Люксембургта ислам

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Люксембургта ислам latin yazuında])
Мәрьям мәчете проекты
Люксембургта мәчетләр гади торак йортларда урнашкан

Люксембургта ислам (люкс. Den Islam zu Lëtzebuerg, фр. L'Islam au Luxembourg, алман. Der Islam in Luxemburg) — Бөек Люксембург Герцоглыгы территориясендә ислам дине. 2015 елдан юридик яктан танылган дин[1]. Люксембургта мөселманнар дини азчылыкны тәшкил итә: Люксембург халкының (615 000) 3 % ы (18 172) (2020)[2]. Мөселманнарның вәкиллекле органы — Бөек Люксембург Герцоглыгы мөселман җәмгыяте ассамблеясе (фр. Assemblée de la Communauté Musulmane du Grand-Duché de Luxembourg) шурасы. Шура рәисе — Сабахудин Селимович (Sabahudin Selimovic) [3].

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1970-елларга кадәр Люксембургның мөселман халкы зур булмаган. 1970-еллар уртасында ~300 гә якын кеше исәпләнә, ә 1990-еллар уртасында мөселманнар саны 10 000 кешегә кадәр арткан. Шул вакыттан бирле халык элеккеге Югославия илләреннән сыену урыны сорап килүчеләр, нигездә, босниялеләр хисабына, шулай ук Албания, Косово, Сербия, Каратау мөһаҗирләре исәбенә арткан. Люксембург мәчетләре имамнарыБалканнан чыккан руханилар. Вәгазьләр гарәп, хорват, француз, инглиз телләрендә укыла. Илдәге унлап мәчет күзгә ташланып тормый, чөнки гадәти торак йортларда урнашкан[4]. Люксембург Конституциясе ватандашларына дин тоту иреге тәэмин итә. Католиклар Люксембургның диндар халкының төп өлешен (якынча 95%) тәшкил итә. Дини конфессияләр арасында икенче урында — ислам. 1979 елда кабул ителгән канун буенча, ил хөкүмәте дин турында мәгълүмат җыюны тыя[5].

1995 елдан башлап илдә корбан чалу һәм шәригать буенча терлек сую тыела, ит читтән кертелә.

Ислам мәдәни үзәге[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Катар хәйрия фонды(ингл.) (Qatar Charity, QC) 10 мең мөселман яшәүче Люксембург дәүләтендә беренче ислам үзәген — Люксембург Бөек Герцоглыгының Ислам мәдәни үзәген (фр. Centre Culturel Islamique du Grand-Duché de Luxembourg) булдыру турында игълан итә. Үзәкне шәех Хамад бин Насер бин Җассим Әл-Тани (Hamad bin Nasser bin Jassim al-Thani) нигезли. Үзәк Люксембург шәһәрендәге ~3 мең мөселман өчен эшли. Бәясе 2,2 млн евро тәшкил иткән объектка мәчет, мәктәп, юридик үзәк һәм яшьләр өчен белем бирү үзәге керә. Үзәкнең гомуми мәйданы 650 квадрат метр. Катар хәйрия фонды проект бәясенең 75 % ын кертә, үзәкнең проектын Люксембург ислам җәмгыяте тормышка ашыра. Ислам мәдәни үзәгендә аралашу гарәп, серб-хорват(ингл.), француз һәм инглиз телләрендә алып барыла.

Люксембург дәүләте беренче тапкыр 2009 елга үзенең еллык бюджетында мөселман мәдәнияте өчен финанс ярдәмен резервлый (2.480,00 €). 2015 елдан дин юридик яктан танылгач, дәүләт бюджетыннан ел саен ислам җәмгыяте ихтыяҗларына 450 000 евро бүлеп бирү күздә тотыла [1].

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]