Люсьен Оливье

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Люсьен Оливье latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Люсьен Оливье
фр. Lucien Olivier
Оливье Люсьен.jpg
Туган телдә исем фр. Lucien Olivier
Туган 1838(1838)
Париж
Үлгән 14 ноябрь 1883(1883-11-14)
Мәскәү
Күмү урыны Введен зираты[d]
Милләт француз
Ватандашлыгы ФранцияFlag of France.svg Франция
Русия империясеFlag of Russia.svg Русия империясе
Һөнәре кулинар
Tomb Lucien Olivier.JPG

Commons-logo.svg [[commons:Category:Lucien Olivier|Люсьен Оливье
фр. Lucien Olivier]]
Викиҗыентыкта

Люсьен Оливье, фр. Lucien Olivier (1838, Париж1883 елның 14 ноябре, Мәскәү) — билгеле кулинар, XIX гасырның 60нчы елларында Мәскәүдә (Мәскәү сәүдәгәре Яков Пегов белән бергә) «Трактир “Эрмитаж” Оливье» исемле Париж кухнясы ресторанын нигезләүче һәм тотучы, атаклы «Оливье» салатын уйлап чыгаручы.

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

«Эрмитаж» рестораны. 1900
«Эрмитаж» рестораны салаты
Кабер ташы

1838 елда Парижда нәселдән килүче аш-су осталары - кулинарлар гаиләсендә туган. Оливье гаиләсе XIX гасыр башында ук Парижда майон соусы (яки майонез)[1] ясау белән атаклы булган. Гәрчич һәм берничә тәмләткеч кушу юлы белән майонезны гел яхшыртып торганнар, шуңа күрә гаиләнең кереме зур булу өлкән бертуган Оливьеларга Парижда, кече Люсьен Оливьега Мәскәүдә ресторан ачарга мөмкинлек биргән.

«Эрмитаж» рестораны[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1860 елда Люсьен Оливье Мәскәүгә килә, мәскәүлеләрнең француз әйберләренә мөкиббән икәнен аңлый, Париж кухнясына нигезләнгән ресторан ачу уе килә. Мәскәү сәүдәгәре Яков Пегов белән танышуга икесенең дә бергамотлы тәмәке тартуы һәм аны бер үк будкадан сатып алулары сәбәпче була. Мәскәүнең начар даны чыккан трактирлары («Кырым» һ.б.) урнашкан Трубная мәйданыннан җир алып, тиз арада ак колонналы заллары, аерым кабинетлары булган мәһабәт бина (хәзерге Петр булвары, 14нче йорт, Неглинная почмагында) төзелә, җәй буе сазы кипми интектергән мәйданга һәм урамга таш җәелә. «Эрмитаж» рестораны исеменә ул вакыттагы урыс гадәте буенча «трактир» сүзе дә өстәлә: «Трактир “Эрмитаж” Оливье». Париждан аермалы буларак, яңа ресторанда фрак кигән официантлар урынына, билләрен ефәк кушак белән буган половойлар хезмәт күрсәтә. Кухняда француз аш-су остасы Дюге эшли, асыл кунакларны француз Мариус каршы ала[2]. Деликатеслар чит илдән китерелә, өстәлләргә Людовик XVI сараеның идән астында сакланган, «Трианон» винолары гына куела.

Ресторан баштарак Мәскәү асылзатлары арасында популяр була. Алар күпләп ресторанга килә башлый, залдагы өстәлләрне тутырып утыралар. Акчага бай сәүдәгәрләр килсә дә, залга керергә кыймыйлар, аерым кабинетта гына тукланалар. XIX гасырның азагында чит илдән килгән коммерсантларның (Кноп, Вогау, Гоппер, Марк һ.б.) зур залда үз өстәлләре барлыкка килә. Алар артыннан урыс сәүдәгәрләре дә ресторанның төп клиентларына әйләнә.

Ресторанда күренекле урыс язучыларның юбилейлары (1879 елда И.С. Тургенев, 1880 елда Ф.М. Достоевский, 1899 елда А.С. Пушкинның 100 еллыгы) уздырыла[3].

«Оливье» салаты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Төп мәкалә: Оливье (салат)

«Оливье» салаты Мәскәүнең «Трактир “Эрмитаж” Оливье» ресторанының төп сые булып торган, аны ясау рецепты озак вакытлар сер булып кала. Салат ясау рецепты көтелмәгәндә килеп чыккан, дигән версия бар. Баштарак Л. Оливье салатны «Иттән ясалган майонез» (рус. Майонез из дичи) дип атый. Л. Оливье һәр төрле азыкны бер савытта бутап чыгара башлаган. Шулай итеп, яңа төр ризык килеп чыккан һәм бик популяр булган. Л. Оливье салат рецептын сер итеп саклый, үзе вафат булгач (1883), салатка аның исеме берегеп калган.

«Мәскәү» рестораны (1936 елда ачылган) хуҗасы И.М. Иванов (яшь чакта «Эрмитаж» ресторанында эшли) салат рецептын матбугатка чыгарган, дигән версия бар[4]. Л. Оливье кулинария шпионажына рецептларын үзгәртеп, сыйфатын яхшыртып җавап бирә.

Вафаты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1883 елның 14 ноябрендә Мәскәүдә вафат. Мәскәүнең Введение зиратында җирләнгән.
Вафатыннан соң, «Трактир “Эрмитаж” Оливье» рестораны белән «Оливье рестораны иптәшлеге» (рус. Товарищество ресторана Оливье) идарә итә башлый.

Кызыклы факт[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Язучы Владимир Гиляровскийның «Мәскәү һәм мәскәүлеләр» (рус. Москва и москвичи) китабында («Торбада» (рус. На Трубе) очеркы) «Эрмитаж» рестораны һәм аның хуҗалары турында бәян ителә.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]