Люция Абдуллаева

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Люция Абдуллаева latin yazuında])
Люция Абдуллаева
рәсем
Туганда бирелгән исеме:

Люция Каюм кызы Абдуллаева

Туу датасы:

8 октябрь 1944(1944-10-08) (79 яшь)

Туу җире:

ССРБ, РСФСР, Әстерхан

Һөнәре:

драма актеры

Гражданлыгы:

ССРБ ССРБ
Россия байрагы РФ

Активлык еллары:

1959 – х. в.

Амплуа:

драматик героиня

Бүләк һәм премияләр:

РФ атказанган артисты - 1995

Люция Абдуллаева, Люция Каюм кызы Абдуллаева (1944 елның 8 октябре, ССРБ, РСФСР, Әстерхан) — драма актрисасы, Республика татар күчмә театры, Әлмәт татар дәүләт драма театры, Мирхәйдәр Фәйзи исемендәге Ырынбур дәүләт татар драма театрлары сәхнәсендә хезмәт иткән. РФ атказанган артисты (1995).

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1944 елның 8 октябрендә Әстерханда туган. Балачакта спектакльләр куя, үзе уйный, күрше-тирә балаларны театрга тарта. Артистлык өлкәсенә кадәр ул маляр-штукатур булып эшләргә өлгерә, әмма театр җибәрми: параллель рәвештә Әстерханның һәвәскәрләр коллективында уйный. Әстерхан мәдәният-агарту укуханәсенең халык театры режиссурасы бүлеген тәмамлаган (педагог Шапошшников, 1969)[1]. Аның иҗади үсеше Әстерханның Нариман татар халык театрыннан башлана. Һөнәри актерлык эшчәнлеген 1967 елда Республика татар күчмә театрында (1988 елдан Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры) башлаган. 19711990 елларда Әлмәт татар дәүләт драма театры сәхнәсендә хезмәт куя. Мирхәйдәр Фәйзи исемендәге Ырынбур дәүләт татар драма театрында театр ачылган көннән — 1990 елның сентябреннән эшли.

Иҗаты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Люция Каюм кызы Абдуллаеваның искиткеч рольләре исемлегендә классик һәм заманча драматургия пьесаларында истә калырлык йөзләгән образ: характерлы, комик һәм трагик персонажлар, эмоциональ катлаулы драматик әсәрләрдә төп һәм эпизодик рольләр[2]. Киң диапазонга ия актриса. Сәхнә таланты күпкырлы. Ул искиткеч тавышка ия һәм музыкаль спектакльләрдә әйдәп баручы рольләрне башкара. Җыр репертуарында — «Гөлҗамал», «Тәфтиләү», «Әллүки» һ. б. халык иҗаты энҗеләре. Театр тарафыннан уздырылган концертларда, театральләштерелгән тамашаларда актив катнашып килә. Люция Каюм кызы яшьләр белән дә күп эш алып бара: алар белән актерлык осталыгының серләре белән уртаклаша, концерт чыгышлары өчен пьесалардан өзекләр куя, борынгы милли җырларны дөрес башкарырга өйрәтә[3].

Башкарган рольләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • 1995 — РФ атказанган артисты
  • 1997 — «Театр артистлары җырлый» конкурсы лауреаты — «халык җырларын башкару» номинациясендә
  • 1997 — «ОНАКО» — Оренбургның театр йолдызларына» премиясе лауреаты — «иң яхшы хатын-кыз роле» номинациясендә — «Әбиләргә ни җитми» (Флорид Бүләков) спектаклендәге Сәлимә роле өчен
  • 1999 — «ОНАКО» — Оренбургның театр йолдызларына» премиясе лауреаты — «иң яхшы хатын-кыз роле» номинациясендә — «Кичер мине, әнкәй!» (Рабит Батулла) спектаклендәге Минзифә роле өчен
  • 2019Ырынбур өлкәсенең Почет грамотасы[4]

Гаиләсе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ире Рөстәм Абдуллаев (1946), Ырынбур татар театрының сәнгать җитәкчесе, РФ һәм ТАССР (1984) атказанган сәнгать эшлеклесе.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Люция Каюмовна Абдуллаева // Оренбургская биографическая энциклопедия / сост. Л. Н. Большаков. - М. ; Оренбург, 2000. - С. 6.

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Юбилейга бай ел булды. «Ирек мәйданы», 2019 ел, 26 декабрь, 11нче бит.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Лю(ч)ция Каюмовна Абдуллаева 2020 елның 20 сентябрь көнендә архивланган.. База данных «Актеры России»
  2. РФ атказанган артисткасы Абдуллаева Люция Каюм кызының 75 яшьлеге. Мирхәйдәр Фәйзи исемендәге Ырынбур дәүләт татар драма театры сайты
  3. Люция Каюмовна Абдуллаева. Оренбургская областная универсальная научная библиотека им. Н. К. Крупской(рус.)
  4. Душа театра. Бенефис актрисы Люции Абдуллаевой в Татарском драматическом. 2019 елның 31 декабрь көнендә архивланган. Сайт Министерства культуры и внешних связей Оренбургской области, 14.11.2019(рус.)