Люция Хәсәнова

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Люция Хәсәнова latin yazuında])
Люция Хәсәнова
Туган 3 июнь 1951(1951-06-03) (72 яшь)
Хәсәншәех, Балтач районы, Татарстан АССР, РСФСР, СССР

Люция Бари кызы Хәсәнова – җырчы, Татарстанның атказанган артисткасы (1986).

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1951 нче елның 3 июнендә ТАССР Арча районы Хәсәншәех авылында туа. Кечкенәдән үк җырларга ярата. Районда, мәктәптә үткән җыр бәйгеләрендә катнашмыйча калмый. Мәктәпне тәмамлаганнан соң, Татарстан җыр һәм бию ансамбленә кабул ителә. Анда эшләгән елларда Урта Азиядә, Себердә, Балтыйк буе республикаларында, Русиянең күп кенә шәһәрләрендә була.

1970 нче елда, Ленинград мәдәният институтының Казан филиалы ачылгач, ансамбльнең хор җитәкчесе Җ. Котдусов тәкъдиме белән шушы уку йортында белем ала. Люциянең җырлавы анда тагын да камилләшә, дирижерлык һөнәрен дә үзләштерә, вокал белән шөгыльләнә, күп тапкырлар хорда башлап җырлый. Вуз студентлары белән Германиягә бара һәм, татар халык җырларын башкарып, тамашачыны таң калдыра. Университет капелласы белән студентларның Ригада үткән “Ювениус-79” конкурсында катнаша һәм, “Сибелә чәчәк” җырын башкарып, беренче урынны алып кайта.

Люция Хәсәнова Татар дәүләт филармониясенең концерт бригадаларында да эшли. Ул татар җырын яратуы, милли репертуарны белүе һәм югары культуралы башкаруы белән башкалардан аерылып тора, борынгы халык җырларын да, татар-рус композиторлары әсәрләрен дә яратып башкара. Татар композиторларының вокаль-җыр иҗатын актив пропагандалаучыларның берсе дә әле ул. Татар музыкасына нигез салучы С.Сәйдәшев, Ф.Яруллин, Н.Җиһанов, Җ.Фәйзи җырлары һәм романслары җырчының репертуарында зур урын алып тора.

Л.Хәсәнова Татарстан Композиторлар берлеге пленум һәм съездларының концертларында һәрдаим катнашып килә: Рәсәй Композиторлар берлегенең Омскида узган күчмә съездында, Мәскәүдәге пленум концертларында, Йошкар-Ола, Уфа, Чабаксарда уздырылган Идел-Урал композиторларының регионара фестивалендә. Хәзер Люция ханым Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать академиясендә вокал дәресләре бирә. Ул инде бик күп җырчылар әзерләп чыгарды.

Доцент гыйльми дәрәҗәсе ала. 1986 нчы елда Люция Хәсәновага “Татарстанның атказанган артисткасы” дигән мактаулы исем бирелә.

Люция Хәсәнова табигать биргән байлык – лирик-драматик тавышка ия. Татар җырларын башкару серләрен белеп, аның асылын сизә, милли җыр сәнгате бизәкләренең үзенчәлекләрен белеп башкара. Аның җырчылык талантына халык җырларын тоемлауда уникальлек хас.

Җырлары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

“Татарстан” дәүләт телерадиокомпаниясе фондында Люция Хәсәнованың 60тан артык язмасы саклана. Ул башкара торган “Бөдрә тал”, “Зөлхиҗҗә”, “Зиләйлүк”, “Сүнмәс дәрт”, “Сибелә чәчәк”, “Гөлләр үсә” һ.б. кебек җырлар җыр сәнгатенең җәүһәрләре булып саналалар.

Укучылары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Асылъяр, Дилә Нигъмәтуллина, Рәсүл Салихов,Энҗе Әхмәтҗанова. Алсу Шәйдуллина һ.б.

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • “Бөек Тукай Ватаны син, Арча. Казан: “Яңалиф” нәшрияты.-2009.-344 бит.
  • Арслан Ф. Моңлы тавыш – халыкчанлык нигезе// Ватаным Татарстан. – 2001, 28 декабрь.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]