Люция Җәлилова

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Люция Җәлилова latin yazuında])
Люция Җәлилова
Туган телдә исем Люция Муса кызы Җәлилова
Туган 18 май 1936(1936-05-18) (87 яшь)
СССР, Үзбәкстан ССР, Ташкент
Милләт татар
Ватандашлыгы ССБР байрагы СССР
Россия байрагы РФ
Һөнәре кинорежиссер
Җефет Гурам Наврозашвили
Балалар кызы Лилиан Наврозашвили
Ата-ана

Люция Җәлилова, Люция Муса кызы Җәлилова (Люция Мусаевна Джалилова [1], 1936 елның 18 мае, СССР, Үзбәкстан ССР, Ташкент) ― мәдәният эшлеклесе, Мәскәү кинематография институтын тәмамлаган кинорежиссер. Каһарман-шагыйрь Муса Җәлилнең кызы. Муса Җәлилнең яшьлек елларын тасвирлаучы «Рожденный революцией» исемле документаль фильм (1966) авторы.

Тышкы рәсемнәр
Люция Муса кызы Җәлилнең Казандагы һәйкәле янында. 2022.
Тышкы рәсемнәр
Люция Муса кызы Җәлилнең Ырымбурдагы һәйкәле янында. 2023.
Тышкы рәсемнәр
Әнисе Зәкия, абыйсы Альберт һ. б. белән төшкән фоторәсемнәре.

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әти-әнисе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1936 елның 18 маенда [2] Ташкентта туган. Әнисе ― Зәкия Садыйкова Казанда типографиядә эшләгән, матур җырлаган, үзешчән сәнгать түгәрәгенә йөргән, шигырьләр дә язган, тәүгеләрен мөхәррире Муса Җәлил булган «Октябрь баласы» журналына, Мәскәүгә юллаган. 1940 елда Зәкия Садыйкованың Татполитиздат нәшриятында «Гөлкәй» исемле шигырьләр җыентыгы басылган. Шигырьләре Муса Җәлил белән танышуга сәбәп булган, алар очраша башлаган. 1936 ел башында Муса Җәлил Мәскәүгә киткәч, юллары аерылган. Зәкия Садыйкова Усман Әлмиев һәм Фәхри Насретдинов белән бергә Урта Азиядә гастрольләрдә чагында, Люция туган. Казанга әйләнеп кайткач, әнисе Югары Ослан ягындагы дачада бер йортка фатирга кергән. Люциягә 6 ай булган вакытта, Муса Җәлил Идел аръягына чыгып, шунда кызын беренче мәртәбә кулларына алган. Берничә ел гаиләсе янына килгәләгән. Ике арада хатлар да йөргән. 1940-еллар башында әнисе Зәкия Садыйкова Татарстан өлкә комитетында эшләүче Галимҗан Шәфиевка кияүгә чыккан, ире шигырь язудан тыйгач, тәрҗемә белән шөгыльләнгән. [3]

«

Зәкия!.. Люцияне бик күрәсем килә! Ул үсеп зур булыр.. Минем шигырьләрем белән танышыр, үзендә миңа карата бик тирән якынлык сизәр. Ул мине йөрәгендә саклар. Ник сакламасын? Мин әти бит аңа!.. Мин бик теләр идем Люцияне үземә алырга! Син бир миңа Люцияне! Сездә болай да өч бала, сезгә авырдыр. Мин Люцияне синнән ким тәрбияләмәм. Аннан соң Зәйнәп (сеңлем) Казанга күчә бит! Ул инженер. Ирсез, баласыз. Ә бала бик ярата. Ул карар. Миңа да якын булыр.. Тәкъдимне кире каксагыз, миңа үлем белән бер.. Хуш, акыллым! Теләсәң нишлә, ихтыяр синдә! Сәлам белән Муса [3]

Муса Җәлил язган хаттан
»

1956 елда Муса Җәлилгә (вафатыннан соң) Советлар Союзы Герое исеме бирелә, 1957 елда «Моабит дәфтәрләре» Ленин премиясенә лаек була. Премияне тапшыру тантанасына Муса Җәлилнең өч баласын да: Чулпан, Люция, Альберт Җәлиловларны чакыралар. Җәлил балалары менә шул тантанада таныша. 100 мең сум күләмендәге премияне өч балага һәм Мусаның законлы хатыны Әминә Котдус кызы Сәйфуллинага 25 әр мең итеп бүлеп өләшәләр. Өч бала да хөкүмәт тарафыннан тигез бәяләнә. [3]

Казанда[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Алты яшендә Люция әнисе - балалар тапшырулары режиссеры Зәкия Садыйкованың радиотапшыруында катнаша. 11 яшендә ишегалды балалары белән «Морозко» әкияте буенча спектакль куя. Мәктәп хорында ул башлап җырлаучы була.

1955 елда гомуми белем бирү һәм музыка мәктәпләрен тәмамлап, Казан музыка училищесының вокал һәм дирижер-хор бүлегенең 2 курсына укырга керә. 1957 елда музыка мәктәбенең хисап концертында Люция яңа гына ачылган Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры сәхнәсендә хорда җырлый. 1958 елда туган музыка мәктәбенең юбилей кичәсендә симфоник оркестр белән дирижерлык итә. Казанның 68нче гимназиясендә балаларга театр сәнгате дәресләре бирә. [4]

Мәскәүдә Бөтенсоюз дәүләт кинематография институтының кинорежиссура факультетында (Е. Л. Дзиган остаханәсе) укый. Щепкин исемендәге Югары театр училищесының татар студиясе студентларының «Тукай» исемле диплом спектакле турында үз сценарие буенча «Яшьләр иҗаты» телевизион фильмын төшерә. Диплом эше итеп, «Мосфильм» киностудиясендә Муса Җәлилнең яшьлек елларын тасвирлаучы «Рожденный революцией» исемле документаль фильм әзерли. Режиссер ярдәмчесе буларак, 1957 елда «Ленфильм» киностудиясендә «Моабит дәфтәре» документаль фильмын төшерүдә катнашкан. [5] Титрларга Җәлилова фамилиясен куярга рөхсәт итмәгәч, Люция Муса кызы фамилиясен үги әтисенең Шәфиев фамилиясенә алыштыра. Әлеге документаль фильм патриотик фильмнар катнашкан 12 фестивальдә җиңү яулаган, әмма автордан моны яшергәннәр, аңа тиешле премияләр дә кулына эләкмәгән. Хезмәтенең нәтиҗәсен белмәгәнгә, унике ел буе диплом яклый алмый, унике ел үз профессиясе буенча Казанда эш таба алмый.[3] 1978 елда кинорежиссёр Сергей Герасимов(рус.) һәм аның хатыны актриса Тамара Макарова(рус.) ярдәме белән диплом алуга ирешкәч, Казан киностудиясенә пропаганда буенча редактор итеп кабул ителә. Камал театры артистлары Ринат Таҗетдинов, Ирек Баһманов, Шәүкәт Биктимеров катнашкан берничә спектакль һәм документаль фильм төшерә. [3]

ВГИК тәмамлагач, илнең төрле киностудияләрендә эшли, киносценарийлар, рецензияләр яза, Казан мәдәният һәм сәнгать институтында «Журналистика нигезләре», «Кино сәнгате», «Сценар осталык», «Кино тарихы», «Сөйләм культурасы», «Этикет» дисциплиналарыннан укыта. Казан шәһәренең Мәдәният үзәгендә киносалон оештыра, анда «Дөньякүләм экран йолдызлары», «Дөнья киносы шедеврлары», «Авторлык киносы» дигән фильмнар карау белән әңгәмәләр үткәрә. Аның педагогик тәҗрибәсе Кече сәнгать академиясендә дә файдалы була, анда ул балаларга яңа – «Катнаш сәнгать», «Нәфис сүз» фәннәрен өйрәтә, балалар белән мюзикл куя.[6]

Гомеренең күп өлешен Казанда үткәрә, 1958-1970 елларда Мәскәүдә яши. Кызы Казаннан Санкт-Петербурга укырга китеп, шунда төпләнеп калгач, Люция Муса кызы да 2005 елда Петербургка күчеп киткән. [3]

Гаиләсе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ире Гурам Наврозашвили, милләте буенча грузин, һөнәре буенча рәссам, Яр Чаллыга күргәзмәсен алып килгәч, танышканнар. 1974 елның 2 октябрендә Казанда туган кызы Лилиан Наврозашвили [7] Санкт-Петербургта Россия дәүләт сәхнә сәнгате институтын тәмамлаган, Брянцев исемендәге Санкт-Петербург яшь тамашачылар театры актрисасы. [8] :Оныклары: Баграт Мирослав улы Наврозашвили (2005), Макар Игорь улы Шичко.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Личное дело Джалиловой Люции Мусаевны. spbarchives.ru
  2. Мамочке любимой исполнилось 86, а ощущает она себя на 36!
  3. 3,0 3,1 3,2 3,3 3,4 3,5 Вахит Имамов. Җәлил кызы Люция. Мәдәни Җомга, 3.02.2022, 12-14нче бит.
  4. Зиля Мубаракшина. Люция Джалилова – о герое-поэте Мусе Джалиле: Отец всегда у меня в сердце. Татар-информ, 17.01.2023
  5. В «Татарской гостиной» прошла встреча с дочерью легендарного поэта-героя Мусы Джалиля Люцией Джалиловой. Всемирный конгресс татар, 21.01.2019
  6. Творческий портрет кинорежиссера Люции Джалиловой. 2023 елның 14 февраль көнендә архивланган. Постоянное представительство Республики Татарстан в городе Санкт-Петербурге и Ленинградской области, 23.01.2019(рус.)
  7. Лилиан Наврозашвили ВКонтакте
  8. В Казань на фестиваль мусульманского кино ожидают Андрея Кончаловского, Дмитрия Певцова, Сергея Шакурова и внучку Мусы Джалиля. Бизнес-онлайн, 23.07.2012

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Жизнь прожить-не поле перейти! (жизнь и творчество внучки М. Джалиля Л. Наврозашвили). «Нур» (Санкт-Петербург), 2002 ел, N 1-2 (январь-февраль).
  2. Нәбирә Гыйматдинова. Муса гына гаепле түгел. «Идел», 1996 ел, N 1-2.
  3. Нәбирә Гыйматдинова. Лилиан-Җәлил оныгы. «Идел», 1996 ел, N 7-8.
  4. Нәбирә Гыйматдинова. Давай поговорим, родная. «Идел», 1999 ел, N 4.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]