Ләбиб Ибраһимов
Ләбиб Ибраһимов | |
---|---|
![]() | |
Туган телдә исем | Ләбиб Исмәгыйль улы Ибраһимов |
Туган | 6 август 1933 СССР, РСФСР, Татарстан АССР, Әлмәт районы, Яңа Кәшер |
Үлгән | 15 август 2007 (74 яшь) РФ, ТР, Әлмәт |
Милләт | татар |
Ватандашлыгы | ![]() ![]() |
Әлма-матер | Бөгелмә педагогия укуханәсе, Татар дәүләт гуманитар-педагогика университеты һәм Одесская национальная академия пищевых технологий[d] |
Һөнәре | укытучы, техникум директоры |
Эш бирүче | Әлмәт политехник техникумы |
Бүләк һәм премияләре | ![]() ![]() ![]() ![]() |
Ләбиб Ибраһимов, Ләбиб Исмәгыйль улы Ибраһимов (1933 елның 6 августы, СССР, РСФСР, Татарстан АССР, Әлмәт районы, Яңа Кәшер ― 2007 елның 15 августы, РФ, ТР, Әлмәт) ― мәгариф эшлеклесе, Әлмәт политехник техникумына нигез салучы һәм аның 42 ел дәвамында алыштыргысыз җитәкчесе. РСФСР (1983) һәм Татарстанның (1994) атказанган укытучысы
Тәрҗемәи хәле
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]1933 елның 6 августында Татарстан АССР Әлмәт районы Яңа Кәшер авылында туган. 1951 елда Әлмәт шәһәренең 1нче санлы урта мәктәбен тәмамлаган. «Математика һәм физика укытучысы» белгечлеге буенча Бөгелмә дәүләт укытучылар институтын (1954), «урта мәктәптә математика укытучысы» белгечлеге буенча Казан дәүләт педагогия институтын (1962), «төзүче-техник» белгечлеге буенча Одесса нефть һәм газ сәнәгате техникумын (2017 елдан Одесса милли азык-төлек технологияләре академиясенең Нефть-газ технологияләре, инженерия һәм инфраструктура сервисы көллияте[1], 1971) тәмамлаган. 1955―1957 елларда Совет Армиясендә хәрби хезмәттә булган.
Хезмәт юлы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
1954―1955 елларда ― Әлмәт районы Яңа Кәшер авылы җидееллык мәктәбендә башлангыч класслар укытучысы.
1954―1955 елларда ― Зәй районы Чыбыклы мәктәбендә математика һәм физика укытучысы.
1957―1959 еллардла ― Әлмәт районы Иске Михайловка җидееллык мәктәбендә математика, химия һәм биология укытучысы.
1956―1964 елларда ― Әлмәт интернат-мәктәбендә математика укытучысы һәм тәрбияче.
1964 елның 1 сентябреннән 1966 елның августына кадәр ― Казан төзелеш техникумының Әлмәт филиалы директоры (мөдире).
1966 елда Әлмәт газ сәнәгате техникумын оештыруда башлап йөри[2]. 1966 елның 1 сентябреннән 1967 елның июненә кадәр – техникум директоры в. б., 1967 елның июненнән ― техникум директоры.
1972―1993 елларда Әлмәт төзелеш техникумы директоры.
1993 елның 21 ноябреннән 2006 елның июненә кадәр ― Әлмәт политехника техникумы директоры.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- 1974 – «Нефть һәм газ сәнәгате министрлыгы отличнигы» күкрәк тамгасы
- 1976 – «Хезмәттәге батырлык өчен» медале
- 1983 – РСФСР атказанган укытучысы
- 1989 – «Хезмәт ветераны» медале
- 1994 – Татарстанның атказанган укытучысы
- 1991 – «Нефть һәм газ сәнәгате министрлыгының мактаулы хезмәткәре»
- 2001 – Дуслык ордены (Россия)
Хәтер
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]2010 елдан башлап Әлмәт политехник техникумында беренче директор истәлегенә Әлмәт шәһәре һәм Әлмәт районы гомуми белем бирү мәктәпләренең 9нчы сыйныф укучылары арасында математика буенча Л. И. Ибраһимов исемендәге Олимпиада үткәрелә.
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ Колледж нефтегазовых технологий, инженерии и инфраструктуры сервиса Одесской национальной академии пищевых технологий. История, archived from the original on 2021-04-12, retrieved 2021-03-19
- ↑ 50 лет Альметьевскому Политеху.(үле сылтама) «Строители Татарстана», 10.10.2016
Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Техникумның беренче директоры. Әлмәт политехник техникумының рәсми сайты(рус.)
- Ибрагимов Лябиб Исмагилович. Альметьевская энциклопедия(рус.)
Моны да карагыз
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- 6 август көнне туганнар
- 1933 елда туганнар
- Әлифба буенча шәхесләр
- Әлмәт районында туганнар
- 15 август көнне вафатлар
- 2007 елда вафатлар
- Әлмәттә вафатлар
- Укытучылар
- Татарстанның атказанган укытучылары
- РСФСР атказанган мәктәп укытучылары
- Бөгелмә укытучылар институтын тәмамлаучылар
- Казан дәүләт педагогия институтын тәмамлаучылар
- Дуслык ордены (Россия) кавалерлары