Әхмәтләбиб Каран

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Әхмәтләбиб Каран latin yazuında])
(Ләбиб Каран битеннән юнәлтелде)
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Әхмәтләбиб Каран
Туган телдә исем Әхмәт Ләбиб Каран
Туган 5 гыйнвар 1887(1887-01-05)
РИ, Казан губернасы, Каран
Үлгән 30 июль 1964(1964-07-30) (77 яшь)
Төркия, Истанбул
Милләт татар
Ватандашлыгы Русия империясе байрагы Россия империясе
ТөркияFlag of Turkey.svg Төркия
Һөнәре табиб, шагыйрь, тарихчы
Балалар өч кызы: Лалә, ?, ?

Әхмәтләбиб Каран, шулай ук Ләбиб Каран[1], Әхмәт Ләбиб Каран, Төркиядә: Ahmet Lebib Karan (1887 елның 5 гыйнвары, РИ, Казан губернасы, Каран – 1964 елның 30 июле, Төркия, Истанбул) — табиб, күренекле татар зыялысы, җәмәгать эшлеклесе, татар тарихы буенча хезмәтләр язган галим, шагыйрь. 1950-елларда Төркиядәге беренче татар җәмгыяте — «Сөембикә»не оештыручы. Төркиянең кино һәм театр актрисасы, режиссер Лалә Оралоглуның (Lale Oraloğlu, 1924—2007) әтисе, актриса Алев Оралоглуның (Alev Oraloğlu, 1954) бабасы.

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Кызы Лалә

1887 елның 5 гыйнварында Казан губернасында Каран авылында[2] туган. Башлангыч белемне туган авылында әтисе укыткан мәдрәсәдә алган. Белем алуны Санкт-Петербургта, аннары Төркиядә дәвам иткән. 1909 елда Төркиядә Вафа лицеен(төр.) тәмамлаган. 1912 елда Балкан сугышына(рус.) (1912—1913) алына. Сугыштан кайткач, Истанбул университетының медицина факультетын тәмамлаган. Мостафа Кемаль Ататөрек җитәкчелегендә башланган Төркия бәйсезлеге өчен сугышта(рус.) (1919—1923) кулына корал тотып катнаша, хәрби кыр госпитальләрендә табиб булып эшли. Сугыштан соң Истанбулда Шишли балалар хастаханәсендә ассистент булып эшли. Белемен күтәрү өчен Алманиягә бара. Төркиягә әйләнеп кайткач, Фатса(рус.), Зондалук, Конья(рус.) шәһәрләре хастаханәләрендә, озак еллар Истанбул хастаханәсендә табиб булып эшли.

Җәмәгать эшлеклесе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ләбиб Каран Төркия татарларының мәдәни һәм иҗтимагый тормышында актив катнаша. Төркиядә яшәүче күренекле татар зыялылары белән яшь вакытыннан ук яхшы таныш була. Аның туенда Йосыф Акчура, Гаяз Исхакый кебек олы шәхесләрнең катнашуы шул хакта сөйли. Төркия бәйсезлеге өчен сугышта булганнан соң Алманиягә белемен күтәрергә килгәч, Гаяз Исхакыйның «Милли юл» журналында үзенең мәкаләләрен бастыра.

1955 елда Төркиядә оештырылган «Идел-Урал төрекләре мәдәни һәм социаль ярдәм оешмасы»ның (төр. İdel-Ural Türklerine kültürel ve sosyal destek organizasyonu) җитәкчеләренең берсе.

1957 елда Истанбулда «Сөембикә» мәдәни җәмгыятен оештыра. Төркиядәге татарлар арасында татар мәдәниятен, тарихын пропагандау буенча зур эш алып бара, матбагачылык эшен оештыра: «Сөембикә җәмгыяте язмалары» сериясен чыгара.

1963 елда Инстанбулда «Тукай исемендәге яшьләр җәмгыяте»н оештыруда якыннан торып ярдәм итә.

Иҗаты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ләбиб Каран табиб һәм иҗтимагый эшлекле булудан тыш, шагыйрь һәм галим буларак та билгеле. «Сөембикә җәмгыяте язмалары» сериясендә аның «Яшь вакытымның җырлары», «Төшемчәмнең җырлары», «Сумсиремнең җырлары», «Сөмбикә хан» исемле шигырьләр җыентыклары татар телендә басылып чыга. Төрек телендә медицина буенча популяр «Пеллагра» хезмәте билгеле. Татар халкының килеп чыгышы, язмышы, киләчәге турында «Татарларның төп чыгышы» монографиясе 1962 елда Истанбулда Әхмәд-Сәед матбагасында дөнья күргән. Шиһабетдин Мәрҗани турындагы хезмәте, вафатыннан соң (1964), Истанбулда аерым китап булып басылган. Берничә китабы басылмыйча калган[3].

«Татар хатыннарына киңәш вә үгетләр»[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

...Безнең татар хатын-кызлары телләрене онытырга тырышалар, балаларын һич татарча өйрәтмиләр. Мондый хатын-кызлар белән татарлар тоткынлыктан ничек һәм кайчан котылырлар?
Әй, татар хатын-кызлары! Әй, бу олугъ милләтнең сөекле әниләре! Уяныгыз! Күзләрегезне ачыгыз! Сез күзегезне ачып тиздән котылу юлына кермәсәгез, татар милләте бетә, югала! Бу татар милләте меңнәрчә еллардан бирле сезләр кебек сөекле, газиз әнкәләрнең кочагында яшәп килгәнне онытмагыз! Ул олы милләт моннан соң да сезләрнең кочагында үсеп зураячак! Сезнең пакъ сөтегездән көч алып, дошманнарны җиңәчәк, үз барлыгыгызны саклаячактыр. Бу данлыклы, тарихи татар милләтенең барлыгы, кыямәткәчә яшәп калуы, көче бар да сезнең милли хисләрегезнең көченә таянып сакланачактыр! ... Татар хатын-кызлары үз балаларына милли ирек, милли котылу, милли бер өлкә кору юлында кызыктырып, батыр йөрәкле, дошманнардан курыкмый торган, утлы гайрәтле, Чыңгыз нәселенең балалары булырга лаек батыр татарлар җитештерергә тиешледер! Бу балалар вакыты-көне килгәндә, кан түгүдән, ирек өчен корбан булудан, кирәк булганда дошманнарын туздырудан чигенмәскә кирәк![4]

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Идел-Урал тарихы. matbugat.ru, 26.10.2011
  2. Чыганакта Казан тирәсендә урнашкан авыл дип күрсәтелгән
  3. Ә. Кәримуллин. Язмыш, язмыш. Казан: ТКН, 1996. 148-153нче бит
  4. Ләбиб Каран. Татар хатыннарына киңәш вә үгетләр. «Татарстан яшьләре», 1991 ел, 20 апрель