Ләбиб Лерон
Ләбиб Лерон | |
---|---|
Туган телдә исем | Лемон Лерон улы Леронов |
Туган | 11 ноябрь 1961 (63 яшь) СССР, РСФСР, ТАССР, Мөслим районы, Түреш |
Яшәгән урын | Чистай урамы, Казан[1] |
Милләт | татар |
Ватандашлыгы | СССР→ РФ |
Әлма-матер | Казан (Идел буе) федераль университеты |
Һөнәре | балалар язучысы, язучы, шагыйрь, сатирик, журналист, драматург, тәрҗемәче |
Бүләк һәм премияләре | Муса Җәлил премиясе Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Шәйхи Маннур премиясе Абдулла Алиш премиясе |
Сайт | leron.tatar |
Ләбиб Лерон, чын исеме Лемон Лерон улы Леронов — татар язучысы, шагыйрь, журналист, 2013 елның декабреннән «Безнең мирас» журналының баш мөхәррире[2]. Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе (2002), Татарстан Язучылар берлегенең Шәйхи Маннур исемендәге (1994) һәм Абдулла Алиш исемендәге (2000), Муса Җәлил (2007), Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт (2022) премияләре лауреаты.
Тәрҗемәи хәле
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Ләбиб Лерон 1961 елның 11 ноябрендә Татарстан АССРның Мөслим районы Түреш авылында дөньяга килә. Бала чагы Актаныш районының Олы Имән авылында уза. Ләбиб шул авылның эшчән, күркәм кешеләренә, гүзәл табигатенә — Ташлытауга, Шәүлегән болынына, Асаба, Таллык, Умарталык әрәмәләренә, Кызыл Төбәк җиләклегенә, Атнаш чишмәсенә сокланып үсә.
1969—1979 елларда Олы Имәннең башлангыч, Югары Яхшыйның сигезьеллык мәктәпләрендә, Киров авылының урта мәктәбендә белем ала. 1979 елда Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетына укырга керә. Аның журналистика бүлеген 1984 елда тәмамлый. Университетта укыган елларында ук «Яшь ленинчы» (хәзерге «Сабантуй») газетасы редакциясендә эшли башлый. 1986—1988 елларда Татарстан Язучылар берлегендә СССР Әдәби фондының Татарстан бүлеге директоры вазифасын башкара. Берара янә «Яшь ленинчы» газетасы редакциясендә әдәбият-сәнгать бүлеге мөдире, Татарстан телевидениесенең балалар өчен тапшырулар редакциясендә мөхәррир булып эшләп ала. 1989 елдан бирле ул — балалар өчен яңа чыга башлаган «Салават күпере» журналында әдәбият-сәнгать бүлеге мөхәррире хезмәтендә. 2013 елның декабреннән «Безнең мирас» журналының (бер үк вакытта 2024 елның ноябреннән «Мәдәни Җомга» газетасының да [3]) баш мөхәррире.
Иҗаты
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Ләбиб Лерон әдәбиятның төрле жанрларында балалар өчен дә, өлкәннәр өчен дә бердәй актив яза. Ул — балалар өчен «Яңгырның ял көне» (1988) дигән шигырьләр җыентыгы, «Транзистор үч ала» (1989) дигән шаян хикәяләр, «Тәгәрмәчле чана» (1993) дигән әкиятләр, «Таһир маҗаралары» (2000) дигән комикс китаплары, «Кояшны кочкан малай» (2004) дигән шигырьләр, әкиятләр, мәзәкиятләр, җырлар, пьесалар җыентыгы авторы. Аның «Чәпәләй белән Тәпәләй», «Аңгыра сарык җүләре» дигән пьесалары Әлмәт театры сәхнәсендә куела, ә «Урмандагы тамаша», «Без барабыз бәйрәмгә» пьесалары Татарстан телевидениесеннән күрсәтелә. Өлкән укучылар аны шулай ук каләмдәшләренең иҗатларын «чеметкәләп» алган сатирик һәм юмористик эпиграммалары, пародияләре («Күрше тавыгы» җыентыгы), лирик-публицистик шигырьләр («Сине генә сөям» җыентыгы), «Шайтан шаяруы», «Бәллүр төн» кебек каһкаһәле вә көлкеле повесть-хикәяләр авторы буларак та беләләр.
Ләбиб Лерон, «Ватаным Татарстан» газетасы һәм «Идел» журналы уздырган иҗади бәйгеләрдә катнашып, берничә мәртәбә призлы урыннар яулады. 1990 елда аның «Күрше тавыгы» китабы республикакүләм уздырылган «Елның иң яхшы китабы» конкурсында икенче урынга лаек булды, ә «Ел китабы-93» конкурсында беренче урынны яулаган «Тәгәрмәчле чана» җыентыгы беренче дәрәҗәдәге Диплом белән бүләкләнде.
Ләбиб Леронның аерым әсәрләре рус теленә дә тәрҗемә ителгән. 1987 елда Мәскәүнең «Современник» нәшрияты бастырып чыгарган «Середина земли родной» дигән күмәк җыентыкта Ләбиб Леронның да бер бәйләм шигырьләре урнаштырылган.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- 1994 ― Татарстан Язучылар берлегенең Шәйхи Маннур исемендәге премиясе
- 2000 ― Абдулла Алиш исемендәге премия
- 2002 ― Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе
- 2007 ― Муса Җәлил премиясе
- 2016 ― Гамил Афзал исемендәге әдәби премия[4]
- 2022 ― Габдулла Тукай премиясе ― балалар өчен «Җил көймәсе», «Әкиятче малай» китаплары өчен [5].
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ https://jitely.info/kazan?
- ↑ Журналның рәсми сайтында
- ↑ Вахит Имамовны "Мәдәни җомга"дан Бәйрәмова шигырьләре өчен алганнармы? t.me, 9.11.2024
- ↑ Актанышта Гамил Афзал премиясе тапшырдылар. Татар-информ, 28.10.2023
- ↑ Рустам Минниханов: Творчество Тукая — путеводная звезда для татарского народа. Татар-информ, 26.04.2022(рус.)
Тышкы сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Башка телле бүлектә тулырак мәкалә бар: Лерон, Лябиб (рус.) Сез тәрҗемә ярдәме белән бу мәкаләне язып бетереп проектка ярдәм итә аласыз.
|
- 11 ноябрь көнне туганнар
- 1961 елда туганнар
- Әлифба буенча шәхесләр
- Мөслим районында туганнар
- Тукай премиясе лауреатлары
- Татар язучылары
- Балалар язучылары
- Татар шагыйрьләре
- Татар журналистлары
- Шәйхи Маннур премиясе лауреатлары
- Җәлил премиясе лауреатлары
- Абдулла Алиш премиясе лауреатлары
- Мөхәррирләр
- Казан университетын тәмамлаучылар
- Гамил Афзал премиясе лауреатлары