Ләвәш

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Ләвәш latin yazuında])

Ләвәш - Иран, Әфганстан халыкларында һәм Алгы Азия регионнарында таралган бодай оныннан пешкән юка җәймә формасындагы төче икмәк.

Ереванда ләвәш пешерү
Ләвәшне саҗада пешерү, Азәрбайҗан

2014 елның 26 ноябрендә Парижда уздырылган ЮНЕСКОның матди булмаган мәдәни мирасны саклау Конвенциясе хөкүмәт-ара комитетының 9 нчы утырышында ЮНЕСКО-ның матди булмаган мәдәни мирас исемлегендә (теземендә) Әрмәнстаннан "Ләвәш: традицион икмәкне әзерләү, Әрмәнстандагы әһәмияте һәм мәдәни чагылышы" теркәлде.

Ләвәш җәенке, юка гына, 2-5 мм киңлегендәге, стандартка якын размерлы, озынлыгы якынча 90-110 см, киңлеге якынча 40-50 см булган, авырлыгы 250 грамнан артмаган озынча түгәрәк формалы юка. Лаваш, суынганга кадәр, берәмләп эленеп куела, суынгач, 8-10 рәткә өйөп салына. Һавада ул бик тиз кибә һәм коры көйө бик озак саклана ала.