Ләйләгөл Гыймадиева

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Ләйләгөл Гыймадиева latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Ләйләгөл Гыймадиева
Ләйләгөл Гыймадиева.jpg
Туган 1974(1974)
Татарстан, Кайбыч районы, Борындык авылы
Үлгән 2001(2001)
Татарстан, Борындык
Милләт татар
Һөнәре шагыйрә
Гыйльми дәрәҗә: филология фәннәре кандидаты[d]

Ләйләгөл Илмас кызы Гыймадиева Татарстанның Кайбыч районы Борындык авылында колхозчы гаиләсендә туган. Әнисе Пилнә районы Сафаҗай авылыннан.

1996 елда Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты, көнчыгыш телләр фәкүлтәсен тәмамлый. 1996–2000 елларда – шул ук фәкүлтә каршында аспирантурада укый. 2000 нче елны «Исмәгыйль Гаспралы һәм аның «Тәрҗеман» гәҗите теле» дигән темага кандидатлык диссертациясе яклап филология фәннәре кандидаты дигән исемгә лаеклы була.

Татарстан республикасында ике теллелекне тормышка ашыру юлында күп хезмәт куя. Фәнни конференцияләрдә чыгышлар ясый, «Фән һәм тел» журналында мәкаләләре бастырыла. Мәктәптә рус балаларына татар телен өйрәтү белән шөгыльләнә. Фаҗигале үлеме саллы хезмәте, утызлап шигыре, ике хикәясе һәм балалар өчен әкияте мирас булып калган.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]