Ләйлә вә Мәҗнүн (Фөзүли)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Ләйлә вә Мәҗнүн (Фөзүли) latin yazuında])
Ләйлә вә Мәҗнүн (Фөзүли)
Нәшрият
Жанр:

Лиро-эпик әсәр

Автор:

Мөxәммәт Фөзүли

Язылу датасы:

1536

Әсәр тексты Викитекада

Ләйлә вә Мәҗнүн (әзери. Leyli və Məcnun, لیلی و مجنون) — XVI гасырның бөек шагыйре Мөхәммәт Фөзүли тарафыннан 1536 елда әзери телендә иҗат ителгән лиро-эпик шигъри әсәр[1]. Шагыйрьнең иң даһи әсәре булып санала[2]. Әсәр Багдадның госманлы хакиме Өвәйс пашага багышланган. Әсәр 3096 бәеттән гыйбарәт. Бу әсәр нигезендә 1907 елда Өзәер Хаҗибәев тарафыннан беренче опера иҗат ителә[1].

Ачыклама[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Фөзүли әсәре әзери халык авыз иҗаты мотивларына нигезләнгән һәм Шәрыкъ классиклары традицияләрен дәвам итә[3]. Бу җәһәттән әдипләрдән беренче булып фарсы классик шагыйре Низами Гәнҗәви исеме ассызыклана[3]. Низами Гәнҗәви беренче булып гарәп легендалары нигезендә "Ләйлә вә Мәҗнүн" әсәрен иҗат итә.[4] Мөхәммәт Фөзүли әсәренең төп аермасы буларак 22 газәл. 2 мөрәббә, 2 мөнәҗәт кертүе билгеләнә.[1]

Әсәрнең төп каһарманы Кәйс исемле шагыйрь тормышының мәгънәсен мәхәббәттә эзли.[5] Сыйнфый-дини кагыйдәләр аның юлында киртә булып баса. Үзе яшәгән даирә кешеләре тарафыннан Кәйс тилергән булып күрелә һәм аңа "Мәҗнүн" дигән кушамат тагыла. Әсәрнең төп бәрешеле буларак, Кәйснең сылу Ләйләгә карата мәхәббәте аркасында нык гаеплүе ята. Әсәр ахырында мистик агымнар көчәйсә дә, автор чын кешелекле мәхәббәт хисләрен тирән тасвирлауга ирешә[2].

Россия Фәннәр Академиясенең Шәркыять институтында «Ләйлә вә Мәҗнүн» кулъязмаларының 12 исемлеге саклана.[6]

Ләйлә вә Мәҗнүн дөньясы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әйләнә-тирә Фөзүли әсәрендә тирән һәм киң сурәтләнә.

Галерея[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 1,0 1,1 1,2 FOŻŪLĪ, MOḤAMMAD – Encyclopaedia Iranica. www.iranicaonline.org. 2019-02-04 тикшерелгән.
  2. 2,0 2,1 Лейли и Меджнун (Физули) — Зур совет сүзлеге мәкаләсе
  3. 3,0 3,1 Физули Мухаммед Сулейман оглы — Зур совет энциклопедиясе мәкаләсе
  4. Ләйлә менән Мәжнүн — Зур энциклопедия сүзлеге мәкаләсе
  5. Мифический камень Йада в литературе и фольклоре тюрских народов www.academia.edu
  6. Дмитриева Л. В. Исторические и поэтические тюркоязычные рукописи и их творцы (по материалам собрания Института востоковедения Академии наук СССР) // Советская тюркология. — 1982. — № 5. — С. 73.

Шулай да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]