Ләйсән Большова

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Ләйсән Большова latin yazuında])
Ләйсән Большова
рәсем
Туганда бирелгән исеме:

Закирова Ләйсән Илдар кызы

Туу датасы:

9 апрель 1998(1998-04-09) (25 яшь)

Туу җире:

Россия Федерациясе, Татарстан, Биектау районы, Биектау

Һөнәре:

драма актрисасы

Гражданлыгы:

Россия байрагы РФ

Активлык еллары:

2018 — х. в.

Театр:

Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры

Бүләк һәм премияләр:

«Тантана» премиясе - 2019

Ләйсән Большова, Закирова Ләйсән Илдар кызы (1998 елның 9 апреле, Россия Федерациясе, Татарстан, Биектау районы, Биектау) — драма актрисасы, Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры артисты (2018 елдан),[1] «Тантана» премиясе лауреаты (2019).[2]

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ләйсән Большова Ренат Әюпов белән бер сәхнәдә
Ләйсән Большова һәм ире
Ләйсән Большова гаиләсе белән

1998 елның 9 апрелендә Татарстанның Биектау районы Биектау авылында туа. Әтисе - Илдар исемле. 2014 елда мәктәпнең 9нчы сыйныфын тәмамлый һәм Казан театр укуханәсенә укырга керә. Аны 2018 елда тәмамлый һәм Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театрында эшли башлый. Шул ук елны читтән торып Казан дәүләт мәдәният институты театраль факультетының режиссура һәм актерлык осталыгы кафедрасына актер белгечлегенә укырга керә.[1]

2019 елның 12 маенда "Җырлыйк әле" тапшыруында кунак буларак катнаша.[3]

Театр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2018 елның сентябрендә Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театрының коллективына кушыла. Әмма театрдагы эшчәнлеген иртәрәк, укханәдә укыганда ук башлап җибәрә. Башта күмәк күренешләрдә чыгыш ясый. Беренче ролен 2018 елда уйный. Ул да булса Нәзифә Кәримова тәрҗемәсендә Кейт диКамиллоның "Куян Эдвардның гаҗәеп сәяхәте" спектаклендәге Лолли һәм Шәһәр биючесе образлары була. Тамашачыга күбрәк Низами Гәнҗәвинең "Ләйлә вә Мәҗнүн"дәге Ләйлә роле буенча таныш.

Гаяз Исхакиның "Кәҗүл читек" спектаклендәге Әхмәдулла роле өчен 2019 елда «Тантана» театр премиясенең "Дебют" номинациясендә җиңү яулый.[4]

Репертуар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Репертуарында 10га якын роле бар.

Гаилә хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ире - Рөстәм Большов (18.09). 2018 елның 24 августында алар никах укыталар, шул ук елның 24 ноябрендә Рөстәм белән Ләйсән өйләнешәләр. 2020 елның 10 августында иртәнге 03:03тә яшьләрнең Мәрьям исемле кызлары дөньяга килә.[5]

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры сайты
  • Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы сайты
  • Матбугат.ру 10.08.2019
  • ТАТМЕДИА

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]