Ләйсән Кәшфи

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Ләйсән Кәшфи latin yazuında])
(Ләйсән Кәшфиева битеннән юнәлтелде)
Ләйсән Кәшфи

Тугач бирелгән исеме: Ләйсән Әмир кызы Кәшфиева
Псевдонимнар: Ләйсән Кәшфи
Туу датасы: 8 август 1966(1966-08-08) (57 яшь)
Туу урыны: СССР, РСФСР, БАССР, Тәтешле районы, Югары Кодаш
Милләт: татар
Ватандашлык: ССБР байрагы СССР
Россия байрагы РФ
Эшчәнлек төре: шагыйрә, журналист
Иҗат итү еллары: 1988 — х. в.
Юнәлеш: поэзия, публицистика
Жанр: поэма, шигырь
Иҗат итү теле: татар теле
Дебют: «Син дә шагыйрь, мин дә шагыйрь» (2002)
Премияләр: Саҗидә Сөләйманова премиясе
Әнгам Атнабаев премиясе

Ләйсән Кәшфи, Ләйсән Әмир кызы Кәшфиева (1966 елның 8 августы, СССР, РСФСР, БАССР, Тәтешле районы, Югары Кодаш) ― шагыйрә, журналист, филология фәннәре кандидаты (1991), Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы (2003 елдан), Саҗидә Сөләйманова (2011), Әнгам Атнабаев исемендәге әдәби премияләр лауреаты.

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1966 елның 8 августында БАССР Тәтешле районының Югары Кодаш авылында укытучылар гаиләсендә туган. Әтисе Әмир, әнисе Земфира Сәгыйть кызы – укытучылар, абыйсы Айдар, сеңлесе Зөһрә. Югары Кодаш урта мәктәбен (1983, бишле билгеләренә), БДУ татар филологиясе бүлеген (1988, кызыл дипломга), Казан дәүләт университетының татар әдәбияты кафедрасы каршында аспирантура тәмамлаган. «Сугыштан соңгы татар сатирик поэзиясе: илленче-сиксәненче еллар» темасына филология фәннәре кандидатлыгына диссертация яклаган (1991, фәнни җитәкчесе профессор Тәлгать Галиуллин).

Әлмәт шәһәрендә «Татнефть» АҖ матбугат үзәгендә – «Хәзинә» газетасында, Әлмәт телевидениесендә эшләгән. «Кызыл каурыйлар» иҗат берләшмәсен җитәкләгән.

2009 елдан Уфада «Кызыл таң» газетасының әдәби бүлегендә эшли башлый.

«Туган Тел» телевидение каналында «Балкыш», «Ихлас» исемле тапшырулар әзерли [1].

Иҗаты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Мәктәптә уку елларында шигырьләр яза башлый. Шигырьләре «Ялкын», «Пионер» журналларында, «Яшь ленинчы», «Башкортстан пионеры» газеталарында басылган [2].

БДУ филология факультетында уку дәверендә әлеге уку йортының «Акчарлаклар» әдәби иҗат түгәрәгенә йөри, студентларның гыйльми конференцияләрендә даими катнаша, «Кызыл таң» газетасында языша, анда әледән-әле шигырьләрен, әдәби язмаларын бастырып тора [3].

Әлмәттә «Хәзинә» газетасында эшләгәндә, һөнәри журналист буларак мәкаләләр яза, Әлмәт телевидениесе өчен татар телендәге тапшырулар, фильмнар әзерли. Әлмәт төбәге әдәбиятын махсус өйрәнеп, ике монография бастыра. Әдәби тәнкыйть белән җитди шөгыльләнә. Шигырьләр, әдәби тәнкыйть мәкаләләре, җыр текстлары («Аймылыш язмышлар», «Кадерле җан», «Сәлам Өфедән», «Сөю теле», «Җырлы гомер», «Җырлы юл» [4]) язуын дәвам иттерә, нефть төбәге язучылары иҗатына багышланган гыйльми докладлары белән республикакүләм фәнни конференцияләрдә катнаша, көндәлек матбугат битләрендә шигъри әсәрләрен, мәкаләләрен бастыра[3]. 2003 елда Татарстан Язучылар берлегенә алына.

Кайбер шигырьләре 2002 елда нефть төбәге шагыйрьләре иҗатын эченә алган «Син дә шагыйрь, мин дә шагыйрь» дигән күмәк җыентыкка урнаштырыла.

2003 елда «Рухият» нәшриятында «Авыл кызы» исемле мөстәкыйль шигъри җыентыгы дөнья күрә. 2007 елда Татарстан китап нәшриятында «Бәхеткә юл» шигырь һәм поэмалар җыентыгы басылган[5].

«Кызыл таң»да эшләгәндә Башкортстандагы татар әдәбиятын өйрәнеп, махсус җыентык чыгара.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • 2006 — «Бәллүр каләм» республика конкурсы җиңүчесе — «Журналистикада исем» номинациясендә
  • 2011 – Саҗидә Сөләйманова премиясе
  • Тәтешле районының Әнгам Атнабаев исемендәге премиясе

Гаиләсе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ире Нәркис, балалары.

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]