Эчтәлеккә күчү

Ләйсән Нургалиева

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Ләйсән Нургалиева latin yazuında])
Ләйсән Нургалиева
рәсем
Туганда бирелгән исеме:

Ләйсән Фирдәвес кызы Нургалиева

Туу датасы:

24 апрель 1980(1980-04-24) (45 яшь)

Туу җире:

СССР, РСФСР, ТАССР, Яр Чаллы

Гражданлыгы:

ССБР байрагы СССР
Россия байрагы РФ

Активлык еллары:

1999―х.в.

Бүләк һәм премияләр:

ТР атказанган артисты (2017)

Лейсан Нургалиева

Ләйсән Нургалиева, Ләйсән Фирдәвес кызы Нургалиева, кыз фамилиясе Шәяхмәтова (Лейсан Фирдависовна Нургалиева; 1980 елның 24 апреле, СССР, РСФСР, ТАССР, Яр Чаллы) ― драма артисты, 1999 елдан Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театры актрисасы, Татарстан Республикасының атказанган артисты (2017).

1980 елның 24 апрелендә[1] Чаллы шәһәрендә туган. Әтисе Минзәлә районы Наратлы Кичү, әнисе Шикәрле Каен авылыннан (бергә яшәмиләр). Чаллыда укыган лицеенда үзешчән түгәрәккә дә, шәһәрдәге театр мәктәбенә дә йөргән. 1995―1999 елларда Казан театр училищесының актерлык бүлегендә укыган (остазы Әмир Камалиев). Диплом спектаклен күрсәткәч, бөтен курслары белән Казан татар дәүләт яшь тамашачылар театрына эшкә алганнар. Остазы Аманулла тәкъдиме белән, туган шәһәрендәге татар драма театрына эшкә кайткан. 1999 елдан Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театры сәхнәсендә хезмәт итә. 2005 елда читтән торып Мәскәү дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетының (рус. МДУКИ, 2014 елдан мәдәният институты[d]) Чаллы филиалын тәмамлаган[2].

Лирик пландагы, кичерешләргә бай артистка[3]. Чаллы дәүләт татар драма театрында башлта күмәк күренешләрдә катнашкан. Тәҗрибә туплагач, зуррак рольләр биргәннәр. Беренче баш роле ― Гаяз Исхакый әсәре буенча куелган «Кәләпүшче кыз» спектаклендә (режиссер Ренат Әюпов) Камәр. Аны уйнап, ул елларда «Иң яхшы хатын-кыз роле» исемен алган.

Башкарган рольләре

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
  • Дуняша (Н. Гоголь. «Өйләнү»),
  • Айсылу (Р. Корбанов. «Патша кызы һәм җырчы»),
  • Камәр (Г. Исхакый. «Кәләпүшче кыз»),
  • Әнисә (Ф. Галиев. «Корт»),
  • Илсөяр (Т. Миңнуллин. «Без бит авыл малае»),
  • Хәмди (Г. Камал. «Банкрот»),
  • Сеңел (Б. Сәлахов. «Җәмилә авылы»),
  • Айзирәк (Б. Сәлахов. «Яр»),
  • Кадрия (Р. Батулла. «Яшь аралаш көлү»),
  • Әфсәния Арчинская (Р. Батулла. «Ярым ятларга кала»),
  • Алисә (Р. Куни[d]. «Ике хатынлы таксист»),
  • Хатын (К. Абэ. «Ком ял итми»),
  • Мөнирә (З. Кадыйрова. «Язмыш сынавы»),
  • Галимә (З. Кадыйрова. «Сагынырсың, мин булмам»),
  • Зәйнәп (Я. Шәфыйков. «Хуш, Агыйдел!»),
  • Зәмзәмия (Р. Шарт[d]. «Башыңа төшсә…»),
  • Хәмдия (А. Шәйдуллин. «Җаның ниләр тели»)
  • Хәбирә әби (Т. Миңнуллин. «Сөяркә»)
  • Галимә әби (Ф. Бурнаш. «Яшь йөрәкләр»)
  • Жанна (О. Кинҗәгулов. «Хәсән Туфан»)
  • Зәкия (А. Әхмәтгалиева. «Муса Җәлил») һ.б.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Чаллы татар театры

Кияүдә. Ире Салават Нургалиев[5] (Минзәлә районы Әтрәкле авылыннан) театрда ут куючы, сәхнә яктыртучы булып эшли. 2013 елда никах укытканнар. Гаиләдә 4 бала: игезәк уллары (2004 елгы) Ринат, Ришат (Вәлиевлар)[6] Кама дәүләт автомеханика көллиятен тәмамлаганнар, Рязаньда десантчы булып хәрби хезмәт үткәннәр, автосалонда эшлиләр, спорт (футбол) белән актив шөгыльләнәләр. Кызлары Ильвина (2014 елгы, хореография белән кызыксына), Самира (2020 елгы)[7][8].

Мәкаләләр
  • Лилия Йосыпова. «Әниемнең хыялын чынга ашырдым». «Ирек мәйданы», № 43 (786), 30.10.2025. ― Б.6-7.