Ләйсән Рәхимова

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Ләйсән Рәхимова latin yazuında])
Ләйсән Рәхимова
Туган телдә исем Рәхимова Ләйсән Нәүфәл кызы
Туган 22 март 1977(1977-03-22) (47 яшь)
Казан шәһәре
Милләт татар
Бүләк һәм премияләре Татарстанның атказанган артисты
Дамир Сираҗиев премиясе

Рәхимова Ләйсән Нәүфәл кызы - Татарстанның атказанган артисты (2007), Дамир Сираҗиев премиясе лауреаты (2022) [1].

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Рәхимова Ләйсән Нәүфәл кызы 1977 елның 22 мартында Казан шәһәрендә дөньяга килә. Кечкенәдән үк публика ярата. Кунаклар килгәч тә, сикерә торган бауның тоткасын кулга микрофон сыман тотып, аларга төрле җырчыларга пародияләр күрсәтә. Укыганда да төрле этюдлар уйлап чыгара. Ул татар-төрек лицеенда белем алган. Бу аның өчен зур мәктәп була, шәхес буларак формалашуга йогынтысы ясый. Лицейда укыганда Абдулла Алиш исемендәге балалар иҗат йортына театр түгәрәгенә йөри. Композитор Тәлгать Вәлиевтән җыр буенча дәресләр ала. Ул аны концертларда, төрле чараларда катнаштыра. Әти-әнисе кечкенәдән театрга йөртә. Балачакта караган "Зөләйха", "Казан егетләре" спектакльләре күңеленә кереп кала. Театрга мәхәббәт шулай башлана.

1999 елда Казан мәдәният һәм сәнгать университетын тәмамлаганнан соң Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында эшли башлый. Артистка талант белән бергә сәхнә сөйкемлелеге дә кирәк. Ләйсән Рәхимова берсеннән-берсе кызыклы рольләре белән тамашачының яраткан артистына әйләнә. Ул сөйкемле, сәләтле, җырлау осталыгы булган артистка. Сәхнәдә тормышчан, эмоциональ. Нинди генә рольгә тотынса да, аны халык күңеленә кереп калырлык итеп уйный. Шулай да тамашачы аны комедияләрдә аеруча яратып кабул итә. Мәсәлән, «Диләфрүздә ‐ Саҗидә, «Зәңгәр шәлдә ‐ дүртенче абыстай, «Гөргөридә ‐ Анук...

Рольләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Хәния – «Йөрәк маем» (Т.Миңнуллин);
  • Гөлгенә — «Шәҗәрә» (Т.Миңнуллин);
  • Нурсия — «Эзләдем, бәгърем, сине» (Т.Миңнуллин);
  • Җәмилә - «Җанкисәккәем» (Т.Миңнуллин);
  • Вера – «Илгизәр+Вера» (Т.Миңнуллин);
  • Заһирә — «Зәңгәр шәл» (К.Тинчурин);
  • Саҗидә - «Казан сөлгесе» (К.Тинчурин);
  • Ания — «Мин төш күрдем» (З.Хәким);
  • Асия — «Казан егетләре» (М.Гыйләҗев);
  • Зәйтүнә - «Яра» (А. Гыйләҗев, М. Гыйләҗев);
  • Зәңгәр сыер – «Тимер борчак» (Р.Бухараев);
  • Гөләндәм – «Талак, талак!..» (Х.Вахит);
  • Ирина - «Өч сеңел» (А.Чехов);
  • Фәрхинур – «Гөлҗамал» (Н.Исәнбәт);
  • Алсу - «GO! Баламишкин» (Ф.Бүләков) һ.б.

Гаиләсе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Тормыш иптәше - Илтөзәр Мөхәммәтгалиев, Камал театрының тәҗрибәле актеры. 2 кызы бар. Олы кызы – Ләйлә, кечесе – Зилә.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Премия им.Д.Сиразиева. 2022 елның 29 март көнендә архивланган. Министерство культуры Республики Татарстан, 28.03.2022

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • ЛӘЙСӘН РӘХИМОВА: "ӨЛКӘН АРТИСТНЫҢ МӘХӘББӘТЕН - ЯУЛАУ БЕЗНЕНҢ ӨЧЕН ЗУР ДӘРӘҖӘ". Шәһри Казан. 21.05.2015 ел.
  • ЛӘЙСӘН РӘХИМОВА "ТАНТАНА" ПРЕМИЯСЕН АЛДЫ. Акчарлак. 12.04.2013 ел
  • ЛӘЙСӘН РӘХИМОВА: "ҺӘР КЕШЕНЕҢ ҮЗ ШҮРӘЛЕСЕ". Ватаным Татарстан. 27.03.2013 ел.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]