Ләйсән Фәйзуллина
Ләйсән Фәйзуллина | |
![]() | |
Туганда бирелгән исеме: |
Фәйзуллина Ләйсән Хөрмәт кызы |
---|---|
Туу датасы: | |
Туу җире: | |
Һөнәре: |
драма актрисасы |
Гражданлыгы: | |
Активлык еллары: |
2008 — х. в. |
Бүләк һәм премияләр: |
Ләйсән Фәйзуллина, Фәйзуллина Ләйсән Хөрмәт кызы (1987 елның 30 июне, СССР, РСФСР, ТАССР, Казан) — драма актрисасы, Камал театры артисты (2008 елдан). Татарстанның атказанган артисты (2018), «Тантана» премиясе лауреаты (2021). Үзенчәлекле, якты талантка ия артистка, башкарган рольләре тирәнлеге һәм табигыйлеге белән аерылып тора.[1]
Тәрҗемәи хәле
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]




1987 елның 30 июнендә Татарстанның Әлмәт шәһәрендә туа. Әтисе Хөрмәт исемле, әнисе - Раушания Фәйзуллина - Әлмәт драма театры эшчесе. Спектакльдә беренче ролен өч яшендә, аннан 12 яшендә уйный. Әмма театрга аның күңелендә чын мәхәббәтне Камал театры кабыза: яшьүсмер чакта алар гастрольләргә килеп, «Кара чикмән» спектаклен күрсәтәләр һәм шул вакыттан Ләйсән тормышын театр белән бәйләргә уйлый.[2]
2005 елда, мәктәпне тәмамлагач, мәдәният-сәнгать университетының актерлык бүлегенә укырга керә, аны 2008 елда тәмамлый һәм Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрында эшли башлый.
Театр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Ләйсән театрда эшчәнлеген башлау белән үзен төрле рольләрдә сынап карый, үзендә яңа амплуа ача. Карьерасы башында Эмиль Талипов һәм Илгиз Зәйниев белән «Зөбәйдә – адәм баласы» һәм «Миркәй белән Айсылу» проектлары кысаларында актив эшчәнлек алып бара. Соңрак үз репертуарын «Мәхәббәт FM»дагы Рәзилә һәм «Җәйнең бер көнендә»ге хатын образлары белән туплый. Бу ике роль капма-каршы булуга кармастан да, Ләйсән аларны бик дәрәҗәле итеп уйный. Соңгы елларда шулай ук олы тамашаларда катнаша, баш рольләрдә уйный.[2]
2021 елның 27 мартында Ләйсән Фәйзуллина «Хатын-кыз ролен иң яхшы башкаручы» номинациясендә «Тантана» премиясе лауреаты була.[3]
Репертуар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Росаура – “Тәкъдир” (П.Кальдерон);
- Наирә – “Бәби”, Рәзилә – “Мәхәббәт FM”, Саҗидә – “Көтәм сине...” (И.Зәйниев);
- Хәдичә – “Курчак туе” (М.Гыйләҗев, Р.Хәмит);
- Миләүшә – “Кыю кызлар” (Т.Гыйззәт);
- Зөбәйдә – “Зөбәйдә адәм баласы” (Ш.Хөсәенов);
- Сәвия – “Ут күршеләр”(С.Юзеев);
- Мариана – “Тартюф” (Ж.-Б.Мольер);
- Заһирә – “Зәңгәр шәл”, Дилбәр – “Җилкәнсезләр” (К.Тинчурин);
- Тәмлетамак – “Авыл эте Акбай (Т.Миңнуллин);
- Гаделмәләк – “Хан кызы Турандык” (К.Гоцци);
- Хатын, яшь чагында – “Җәйнең бер көнендә” (Й.Фоссе);
- Леди Анна – “Ричард III” (У.Шекспир) һ.б.
Театрдан тыш эшчәнлек
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Театрдан кала Ләйсән чигү белән мавыга. Инде 13-14 яшендә ул костюмнар, итәкләр, кофталар бәйләгән, аннан сүтеп шул ук җептән тагын берәр нәрсә чиккән; дус кызларына да бәйләп биргән. Хәтта үскәч тә бу һөнәре кирәк булып чыга аңа: «Зәңгәр шәл» спектакеленә кулдан чигелгән кулъяулыклар кирәк булгач, бу җаваплы эшне Ләйсән үз өстенә ала һәм кыска вакыт эчендә 8 метр тукымадан махсус артистлар өчен өр-яңа кулъяулыклар эшләп бирә.[4]
Фильмография
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- 2016 — "Семейные хлопоты" — Айгөл[5];
- 2017 — "Тапшырылмаган хатлар"[5].
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- 2014 — Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Мактау грамотасы[1]
- 2018 — Татарстанның атказанган артисты
- 2021 — «Тантана» премиясе лауреаты[3]
Шулай ук карагыз
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Ляйсан Файзуллина - ВКонтакте
- МАНЗАРА | ЛӘЙСӘН ФӘЙЗУЛЛИНА | 25.12.2018 - YouTube
- Ляйсан Файзуллина: «Дочки мулл делали аборты, а эта девушка просто открыла свое лицо...»
- "МИРКӘЙ БЕЛӘН АЙСЫЛУ" - СӘХНӘДӘ - YouTube
- Фәйзуллина Ләйсән Хөрмәт кызы
- «Без Тукайлы халык». Ләйсән Фәйзуллина
Чыганаклар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Камал театры сайты
- МАТБУГАТ: 17.08.2012 Мәдәният - Ләйсән Фәйзуллина белән әңгәмә
- Шәһри казан : 18 февраль 2018, Алисә Шәрәфиева - Ләйсән Фәйзуллина
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ 1,0 1,1 https://kamalteatr.ru/about-the-theatre/personalities/troupe/f-1241-yzullina-l-1241-ys-1241-n-kh-1257-rm-1241-t-kyzy/
- ↑ 2,0 2,1 Ләйсән Фәйзуллина: «Мин – ирекле шәхес»
- ↑ 3,0 3,1 Ләйсән Фәйзуллина хатын-кыз ролен иң яхшы башкаручы дип игълан ителде
- ↑ Ләйсән Фәйзуллина: «Аэропортта да чигеп утырдым!» (ФОТО) | Матбугат.ру
- ↑ 5,0 5,1 Ляйсан Файзуллина - актриса - фильмография - российские актрисы театра - Кино-Театр.Ру