Ләйсән Юнысова

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Ләйсән Юнысова latin yazuında])
Ләйсән Юнысова
Туган телдә исем Ләйсән Рәфыйк кызы Юнысова
Туган 24 август 1970(1970-08-24) (53 яшь)
СССР, РСФСР, ТАССР, Казан ,
Милләт татар
Ватандашлыгы ССБР байрагы СССР
Россия байрагы РФ
Һөнәре шагыйрә, журналист

Ләйсән Юнысоважурналист, шагыйрә.

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ләйсән Рәфыйк кызы Юнысова 1970 елның 24 августында Казанда туган. Казан дәүләт университетының журналистика факультетында белем алган. Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының аспирантурасын тәмамлаган. Француз телен үзләштергән.

Хезмәт эшчәнлеге[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1989-1991 елларда – "Ялкын" журналы хезмәткәре.

19962000 елларда – Казан районнарының берсендә мәдәният бүлеге методисты.

20002005 елларда – "Татэнерго" оешмасында матбугат бүлеге хезмәткәре, 20052009 елларда – матбугат бүлеге җитәкчесе.

2009–2014 елларда "Сөембикә" журналында баш мөхәррир булып эшли.

Ләйсән Рәфыйк кызы Юнысова Язучылар берлеге, Иҗтимагый палата әгъзасы (2011–2012).

Ул «Сөембикә» журналының җәмгыятьтәге ролен янә күтәрү, басманың кыйбласын саклап калып, замана хатын-кызлары мәнфәгатьләренә яраклы итеп үзгәртү өстендә эшли. Журнал тагын бер мәртәбә «Бәллүр каләм» иясе була. Республика матбагалары арасында үткәрелгән биш бәйге җиңүчесе дип табыла, ике тапкыр «Ел иганәчесе» буларак бүләкләнә.

Ләйсән Юнысова шигърият дөньясына бик иртә аяк баса. Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты шагыйрь Мөдәррис Әгъләмов унсигез яшендә үк аны шагыйрь дип таный. Ә татар һәм рус телләрендә иҗат ителгән шигырьләр җыентыгына фатиха биргәндә, Гавриил Державин исемендәге бүләк иясе шагыйрь Сергей Малышев аның күңел һәм акыл тамчылары турында болай яза: “Хисләрнең көчен, тирәнлеген, нечкәлеген сүз аша җиткерә алу сәләте бик азларга бирелгән. Ләйсән сүз уйнату белән мавыкмый, ул шигъриятнең мәгънәсе – үз кичерешләрен башкалар йөрәге аша үткәрә алу осталыгы белән сокландыра. Менә шул шигъри талант дип атала да инде”.

Чыганак[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

http://adiplar.belem.ru/junisova.htm 2021 елның 1 декабрь көнендә архивланган.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]