Эчтәлеккә күчү

Ләмберә районы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Ләмберә районы latin yazuında])
Ләмберә районы
Герб
Байрак
Ил

Россия

Статус

Район

Республика

Мордовия

Административ үзәк

Ләмберә

Нигезләү датасы

1933

Район башлыгы

Шәмил Фатыйх улы Давыдов[1]

Халык саны  (2010)

32 883 кеше

Мәйдан

880,06 км²[2]

Карта

Автомобиль номерлар коды

13

http://lyambir.e-mordovia.ru/

Ләмберә районы (эрз. Лямбирьбуе, рус. Лямбирский район) — Мордовия Республикасында муниципаль район.

Октябрь революциясенә кадәр Ләмберә районы җирләре Пенза губернасының Саранск өязенә кергән булганнар. 1923 елны Ләмберә, Еремеево, Саловка вулыслары Пензятка вулысынә берләштерелә. 1924 елны вулыс Ләмберә авылына күчерелә. Башта ул Саранск районына керә.

1926 ел җанисәбе чорында Мордовия автономияле өлкәсендә 73 840 татар яши (5,3%). Ленинчыл милли сәясәте милли азчылыкларга үз милли телләрендә эшләүче дәүләт органнарын күздә тота. Шул максатны тормышка ашыру ниятеннән аерым татар районы төзелә. Мәсьәләне өйрәнеп, РСФСР Үзәк башкарма комитеты Президиумы 1933 елның 20 июлендә Милли Ләмберә районын оештырырга боерык бирә. Аңар 11 татар авыл советы (16 авыл, 22866 кеше), 4 рус авыл советы (8404 кеше) керә. Халык санында татарлар өлеше 73% тәшкил иткән. Район үзәге итеп Ләмберә авылы тәгаенләнә. Яңа районга Аксюн, Болотниково, Зур Ялху, Мельцапино, Пензятка, Репьевка, Саловка, Свәрби, Таула, Чирмиш, Алтар (Ләбәжә), Азюрка, Инәт һәм Кырви авыл советлары керә.

Районда Мордовия татарларының милли-мәдәни үзәге – Татар педагогия училищесы эшли (1936-1951 еллар).

1954 елны районга тагын 4 рус авыл советы (Атемар, Белогорка, Берсеневка, Павловка) кертелгән. Шул уңайдан моңарчы дубляж буларак чыккан район гәзитенең татарчасы туктатыла. 1963 елны Ләмберә районы бетерелә. 1967 елны район кабат торгызыла, ләкин бу юлы иң зур татар авыллары – Ләбәжә белән Азюрка Ромоданово районга калдырыла. Нәтиҗәдә райондагы татар өлеше 34%ка төшә.

Хәзерге вакытта Ләмберә районына 53 рус, 11 татар авылы керә.

1959[3] 1970[4] 1979[5] 1989[6] 2002[7] 2010[8]
28 899 28 565 30 139 34 661 33 872 32 883
Милләт 2002[9] 2010[10]
руслар 52,5% 49,9%
татарлар 32,1% 31,6%
мордва 14,3% 17,7%

Танылган шәхесләр

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]