Ләперә

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Ләперә latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Ләперә
Сурәт
... хөрмәтенә аталган Герхард Хансен[d]
Саклык белгечлеге инфектология[d]
Симптомнар Полинейропатия[d], hypoesthesia[d], Депигментация[d], Парестезия[d], muscle atrophy[d], Контрактура[d], увечье[d], Лагофтальм, Кератит, nasal septal perforation[d], носовое кровотечение[d] һәм Дистрофия[d]
Дәвалау юллары фармакотерапия[d] һәм антибактериальный препарат[d]
Дәвалануда кулланыла торган дару clofazimine[d][1], Дапсон[d][2][1], Офлоксацин[d], Рифампицин[d][3], Миноциклин[d], Азитромицин[d], Кларитромицин[d] һәм преднизолон[d]
Авыру тудыргычны тапшыру процессы тию белән йоктыру[d]
Кеше эчендә иң кечкенә инкубацион дәвер озынлыгы 1 ел[4][5]
Кеше эчендә иң зур инкубацион дәвер озынлыгы 20 ел[4][5]
Генетик бәйләнеш RPS6KA4[6], RIPK2[7] һәм TNFSF15[8]
Очраклары саны 173 358[5]
Таралганлык 2,413966E−5[9]
ICD-9-CM 030[10] һәм 030.9[10]
NCI Thesaurus идентификаторы C84824[10]
Commons-logo.svg Ләперә Викиҗыентыкта

Ләперә (Һансен чире) — тудыручысы күзәнәк эчендәге әчелеккә тотрыклы, тире төзелешләрен, периферия нервларын һәм күзнең алгы бүлеген зарарлаучы бактерияләр Mycobacterium leprae булган хроник гранулематоз инфекцион чир. Тапшыру ысулы тулаем билгеле түгел, тик «керү капкасы» мөгаен өске сулыш юллары була.

1. Ләперәсыман төр — тире, периферия нервлары, өске сулыш юллары, ретикуло-эндотелиаль системаның, күз, сөякләр һәм күкәйлекләрнең киң колачлы зарарлануы белән таралган инфекция. Төп симптомнары түбәндәгеләр була ала.

•     Күпсанлы кызыл төстәге авыртулы төерләрдән торган ләперәле төерлесыман эритема.

•       Битнең «арыслан чырае» төрендәге үзгәрүе, ул тире һәм колак яфрагының калынаюы, җыерчыклар ясалу һәм борын киңәюе белән сыйфатлана (рәс. 24.27a).

•      Перифериядә тире төерләре һәм төерчәләре.

•      Лайланың калынаюы һәм борынның иярсыман деформациясе.

•      Моторлы нейропатия терсәк нервы парезы өчен учның «тырнаклы тәпи» кебек деформациясенә китерә (рәс. 24.27б).

•      Сенсорлы нейропатия җәрәхәтләнүгә китерә, бу бармаклар кыскаруга һәм бармаксыз калуга китерә ала. (рәс. 24.27в).

•     Автоном нейропатия коры, ватулучан, инфекциягә бирелүчән тире ясалуга китерә; бу очракта тукымаларның киң колачлы зарарлануы белән икенчел йоктыруы була.

2.     Туберкулоидлы төр тире һәм периферия нервлары зарарлануы белән чикләнә.

•     Боҗрасыман авыртусыз күтәренке чикләр белән гипопигментацияләнгән чыганаклар.

•      Тиренең сизгер нервларының калынаюы.

3.     Лепрамин сынавы тире эченә ләперә бактерияләре сыгынтысын кертүдән гыйбарәт. Туберкулоидлы төрдә сынау кискен уңай һәм ләперәсыман төрдә тискәре булачак.

4.     Дәвалау. Дапсон, рифампицин һәм клофазимин.

5.     Офтальмологик күренешләре. Алгы увеит, кератит, мадароз, трихиаз, конъюнктивит, эписклерит һәм склерит.

Ләперәле ләперә (24 нче бүлекне кара) төсле катлауга турыдан-туры бацилла инвазиясе өчен хроник алгы увеит белән билгеләнә ала.

1.   Билгеләре

•     Сүлпән баручы ялкынсыну белән синехияләр ясалу.

•     Төсле катлауда үле бациллалардан ясалган «энҗеләр» булу үзенчәлекле билге санала (рәс. 14.52а). Ясалулар әкренләп зурая һәм кушыла, аякта үсә һәм алгы камерага эләгеп аерыла, аннары юкка чыга.

•    Бәбәкне киңәйтүче симпатик иннервация бозылу өчен миоз (рәс. 14.52б) һәм төсле катлау атрофиясе үсеш ала (рәс. 14.52в).

2.   Дәвалауга системалы антибиотикотерапия һәм стероидларны урынлы куллану керә.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Джек Кански. Клиник офтальмология. Системалаштырылган караш. / редакторлар: Еричева В.П.. — 2009. — Б. 944. — ISBN 83-7609-034-8.