Ләтиф Сәфәров

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Ләтиф Сәфәров latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү


Ләтиф Сәфәров
Latif Safarov.jpg
Туган телдә исем әзери. Lətif Bəşir oğlu Səfərov
Туган 30 сентябрь 1920(1920-09-30)
Шуша[d], Азәрбайҗан Совет Социалистик Республикасы
Үлгән 12 декабрь 1963(1963-12-12) (43 яшь)
Бакы, Азәрбайҗан Совет Социалистик Республикасы, СССР
Үлем сәбәбе утлы коралдан ату ярасы[d]
Ватандашлыгы Flag of the Soviet Union (1923-1955).svg СССР
Әлма-матер С. А. Герасимов исемендәге Бөтенрусия дәүләт кинематография институты[d]
Һөнәре кинорежиссёр, актёр, сценаричы
Җефет Шөвкәт Әләкбәрова

Commons-logo.svg Ләтиф Сәфәров Викиҗыентыкта

Ләтиф Бәшир улы Сәфәров (әзери. Lətif Bəşir oğlu Səfərov; 1920 елның 30 сентябре, Шуша, Азәрбайҗан ССР1963 елның 12 декабре, Бакы, Азәрбайҗан ССР) — Азәрбайҗан совет режиссёры, Азәрбайҗан ССРның атказанган сәнгать эшлеклесе (1960).

Тормыш юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ләтиф Сәфәров 1920 елның 30 сентябрендә Шушада туа. 7 яшендә Л. Мурның «Гилән кызы» фильмында төшә. 1928—1931 елларда Бакыда «Севиль», «Ләтиф», «Көнчыгышка юл», «Алтын куак» фильмнарында төшә[1]. 1931 елда Гәнҗә педагогика техникумына укырга керә. Аны тәмамлаганнан соң Бакыга кайта, дубляж бүлегендә актёр, аннары режиссёр ассистенты булып эшли, «Чапаев», «Ленин Октябрьдә», «Без Кронштадтан» кебек танылган фильмнарны азәрбайҗан телендә яңгырата.

1940 елда Мәскәү кинематография институтының (ВГИК) режиссура факультетына Григорий Козинцев курсына укырга керә. Башланган сугыш укуны туктата. 1941—1946 елларда Бәрдәдә укытучы булып эшли. 1946 елда ул Мәскәүгә әйләнеп кайта һәм ВГИКта белем алуын дәвам итә[2]. Эльдар Рязанов, Виллена Азарова, Станислав Ростоцкий, Вениамин Дорман, Лия Дербышеваның курсташлары була. 1950 елда укуын тәмамлап, Бакы киностудиясендә эшли башлый. 1950 еллар башында берничә документаль фильм куя.

1955 елда ул үзенең беренче «Яраткан җыр» («Бәхтияр») фильмын төшерә. Төп рольгә Рәшит Бәйбутов чакырыла. Фильмда композитор Тофик Кулиев иҗат иткән «Бакы», «Зибәйдә», «Алтын балдак» җырлары яңгырый. 1957 елда Ләтиф Сәфәров Хәсән Сәидбәйлинәң «Авыл табибы» әсәре мотивлары буенча «Эссе һава астында» дигән нәфис фильм төшерә. 1958 елда ул «Бакы һәм бакылылар» киночеркын төшерә. Соңрак мәңгелек мәхәббәт турында «Ләйлә вә Мәҗнүн» фильмын төшерә. 1958 елда аны Аззрбайҗан ССРның Кинематографистлар Берлегенең беренче секретаре итеп сайлыйлар.

1963 елның 12 декабрендә Ләтиф Сәфәров үз-үзенә кул сала.

Гаилә[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Беренче хатыны — Васюкова Фаина Николаевна (1920—2003). 1946 елдан 1956 елга кадәр өйләнешкән булалар.

  • Улы — Сәфәров Ләтиф Ләтиф улы (1949—2004).
    • Оныгы — Сәфәрова Мария Ләтиф кызы (1971 елда туган).
    • Оныгы — Сәфәров Ләтиф Ләтиф улы (1977 елда туган).
  • Кызы — Сәфәрова Анна Ләтиф кызы (хәзер Жедрина) (1951 елда туган).
    • Оныгы — Жедрин Иван Александр улы (1979 елда туган).

Соңрак Ләтиф Сәфәров Азәрбайҗан җырчысы Шөвкәт Әләкбәровага өйләнә. Бу никахта парның улы Бәшир туа. Үз-үзенә кул салганнан соң, аның хатыны Әләкбәрова бүтән кияүгә чыкмаган, тормышын карьерага һәм гаиләгә багышлаган.

Бүләкләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Мастер отечественного экрана
  2. Азербайджанской ССР кинематография. Кино: Энциклопедический словарь / Гл. ред. С. И. Юткевич; Редкол.: Ю. С. Афанасьев, В. Е. Баскаков, И. В. Вайсфельд и др. — Москва: Советская энциклопедия, 1987. — стр. 13.

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • АСЭ. Азербайджанская Советская Энциклопедия.
  • САФАРОВ Лятиф Башир-оглы // Энциклопедия кино. — 2010.