МАССОЛИТ

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/МАССОЛИТ latin yazuında])

МАССОЛИТМихаил Булгаковның «Мастер һәм Маргарита» романындагы уйлап табылган әдәби берләшмә. Аббревиатураның мәгънәсе төгәл ачыкланмаган, ләкин аны «Московская ассоциация литераторов» рус. Мәскәү литераторлары ассоциациясе яки «Мастерская Социалистической Литературы», «Массовая литература» дип аңларга мөмкин.

ССРБда 1920-1930 нчы елларда бик күп төрле иҗат берләшмәләре булган һәм алар тулы исемнәре белән аталмыйча, гел аббревиатуралар белән йөртелгәннәр. Бу МАССОЛИТның прототибы РАПП булырга тиеш, чөнки ул оешма әдәбиятнең партиягә бәйлелеген алга сөргән һәм күп яклары белән уйлап табылган оешмага туры килә. Шулай ук 1932 елда бөтен булган әдәби оешмалар бетерелгәч төзелгән Совет язучылары берлеге (ССП) да МАССОЛИТның прототибы булырга мөмкин.

Әгъзалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

МАССОЛИТта барлыгы 3111 әдип әгъза булып тора.[1] Романда исемнәре аталган әгъзалар исемлеге:

  1. Михаил Александрович Берлиоз
  2. Иван Бездомный
  3. тәнкыйтьче Латунский
  4. Бескудников, беллетрист
  5. Двубратников, шагыйрь
  6. Настасья Лукишна Непременовна («Штурман Жорж» тәхәллүсе белән яза, прозаик-хикәяче)
  7. Загривов, скетчист
  8. Иероним Поприхин, новеллист
  9. Глухарев, сценарист
  10. Денискин
  11. Лаврович
  12. Квант
  13. Желдыбин
  14. Тамара Полумесяц, шагыйрә
  15. Жуколов, романист
  16. Драгунский
  17. Чердакчи
  18. Павианов
  19. Богохульский
  20. Сладский
  21. Шпичкин
  22. Адельфина Буздек

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. кара: романның 5 нче бүлеге