Маврикийда ислам

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Маврикийда ислам latin yazuında])
Маврикий дәүләт флагы
Тру-д'о-Дус бистәсендә Рошан Җәмир мәчете
Ил башкаласы Порт-Луи Зур мәчете

Маврикийда ислам (ингл. Islam in Mauritius, гарәп. الإسلام في موريشيوس‎ ) ― диннәрнең берсе. Мөселманнар ил халкының (1,3 млн кеше, 2019 елга) 17,3 % тан артыгын тәшкил итә[1]. Маврикий мөселманнары, нигездә, Һиндстаннан чыккан кешеләр. Британия идарәсе вакытында, 1834 елдан башлап, Һиндстаннан эшче көчләрнең бер өлеше буларак, күп кенә мөселманнар Маврикийга килгән. 1968 елда бәйсезлек алганнан соң, Маврикий Конституциясендә бер генә дин дә рәсми дин итеп билгеләнми, һәм диннәрнең берсе дә өстенлекле дин буларак исәпләнми.

Христианнар халыкның 1/3 өлешен, һинд дине тарафдарлары ― яртысына якынын, мөселманнар ― калган халыкның күпчелек өлешен тәшкил итә. Кайбер дини төркемнәр, шул исәптән мөселманнар парламент декреты белән танылган, халыкның процент өлешенә карап, дәүләт субсидияләрен ала[2].

Мөселманнарның 80 % ын сөнниләр тәшкил итә, алар арасына сәләфиләр, суфилар, тәүхид һәм Тәблигъ җәмәгате [3] тарафдарлары керә. Аз санлы шигыйлар җәмәгате бар, алар шулай ук Һиндстаннан чыккан мөселманнарның нәселе.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Кайбер галимнәр фикеренчә, мөселманнар Маврикийга голландиялеләр белән Гарәбстаннан коллар сыйфатында килгән, тик бу фикер кире кагылган, чөнки голландиялеләр, нигездә, сәүдәгәрләр булган. Маврикийга мөселманнар 1810 елда башланган Британия хакимлеге вакытында Һиндстаннан, нигездә, Биһар, Уттар-Прадеш, Орисс, Бенгалия штатларыннан, Мумбаи һәм Калькуттадан күп килгән. 1835–1907 еллар арасында, гомумән алганда, 450 000 мөһаҗир китерелгән. 1909 елдан соң иммиграция туктатыла. Алдагы биш ел дәвамында мөһаҗирләрнең бер өлеше Һиндстанга кайтарыла. 1922 елга кадәр Һиндстанга 160 000 кеше генә әйләнеп кайта, калганнары Маврикийда урнашып кала. Моннан тыш, Гөҗәраттан бай мөселман сәүдәгәрләре килгән, алар да ярлы эшчеләр белән бергә урнашкан. 1835 елда мөселманнар Маврикий халкының 33 % ын, 1861 елда 64 % ын, 1909 елда 25 % ын тәшкил иткән. Гадәттәгечә, сөнни мөселманнар күпчелек булып кала, шул ук вакытта сөнни-шәфигыйлар, шигыйлар һәм хохра кебек башка төркемнәр илдәге мөселманнарның гомуми санының 20 % ын тәшкил итә[4]. Кочиннар (Cochin), коҗаслар (Kodjas), бохра һәм низарияләр(ингл.) Маврикийга 1910 елда Көнчыгыш Африкадан килгәннәр. Маврикийда өстенлек иткән тәүхид идеологиясе Һиндстанның ислам дини йолаларына нигезләнгән карашлар белән алмаштырылган. Әлеге тенденция 1970-елларда нефтькә бай гарәп илләре йогынтысы артканнан соң үзгәргән.

Җәмгыятьләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Порт-Луи шәһәрендәге Җамигъ мәчете (шигый)

Мөселманнарның иң зур төркемен сөнниләр тәшкил итә, алар ― Маврикийда ислам динен тотучыларның 80 % ы. Сөнниләр сәләфиләргә, суфиларга, тәүхидчеләргә һәм Тәблигъ җәмәгате тарафдарларына бүленә. Маврикийның күпчелек мөселманнары Хәнәфи мәзһәбенә карый, Шәфигый мәзһәбенә карый торган башка агымнар да бар. Меймоннар ― Порт-Луи шәһәрендәге Җамигъ мәчетен контрольдә тотучы зур булмаган шигый җәмгыяте. Шигыйлар Маврикий халкының гомуми санының якынча 3 % ын тәшкил итә. Аларга шулай ук кочиннар (Cochin) карый.

Мөселман җәмгыятендә өч төрле этник төркем бар, аерым алганда, меймоннар һәм суратлар (Һиндстанның Кач һәм Сурат шәһәрләреннән килгән бай сәүдәгәрләр нәселе), Маврикийга Биһардан ялланган эшчеләр сыйфатында килгән калькутталылар.

Маврикий мөселманнары арасында иң кулланыла торган телләр: гарәп һәм урду, креол, ходжпури, гуджарати телләре.

Хөкүмәт стратегиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Маврикийда дин[5]
Дин %
Һинд дине
  
51.9 %
Христианнар
  
31.4 %
Мөселманнар
  
17.3 %
Башка диннәр
  
1.5 %
Халык, дин буенча % ы; †Буддизмны эченә ала

Маврикийда Конституциядә билгеләнгән дәүләт дине юк. Милләтнең төп халкы да, нинди дә булса җирле кабиләләре дә, диннәре дә юк. Бәйсезлеккә ирешкән вакытта утрауда католицизм, англиканлык, пресвитерианлык, җиденче көн адвентистлары, индуизм һәм ислам диннәре вәкилләре яшәгән. Әлеге диннәр барысы да хөкүмәт декреты белән танылган[6]. Конституция һәм башка законнар дин иреген яклый. Ил бәйсезлек алганга кадәр утрауда яшәгән һәм хөкүмәт тарафыннан танылган дини төркемнәр, тарафдарлары санына карап, ел саен дәүләттән матди ярдәм ала.

Хөкүмәт чит ил миссионер төркемнәренә шәхси нигездә эшләргә рөхсәт итә, прозелитизмны (башкаларны үз динеңә юнәлтү омтылышы) тыя торган бернинди кагыйдәләр дә юк. Миссионерлар вакытлыча яшәп торуга, шулай ук эшләргә рөхсәт алырга тиеш, ул, күп дигәндә, өч елга бирелә.

Маврикийда күбесе дини булган дәүләт бәйрәмнәре бар.

АКШ Дәүләт департаменты тарафыннан бастырылган «2012 елда дин иреге турында» доклад нигезендә, Маврикийда дини эзәрлекләү очраклары булмаган. Докладта шулай ук индуистларның хөкүмәттә күпчелекне тәшкил итүе һәм башка дингә күчүгә каршы көрәш сәясәте алып баруы күрсәтелә.

Мәчетләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1965 елда илдә 65 мәчет исәпләнгән. Маврикийда махсус төзелгән беренче мәчет булып 1805 елда ачылган Camp des Lascars тора. Хәзерге вакытта ул рәсми рәвештә Әл-Акса мәчете буларак билгеле. Порт-Луи шәһәрендәге Җамигъ мәчете 1850-елларда төзелгән һәм илнең туризм министрлыгы белешмәлегендә «Маврикийда иң матур дини биналарның берсе» буларак тасвирланган. Барлык мәчетләр дә хәйрия оешмасы булган Вакыф советы тарафыннан контрольдә тотыла. Маврикийда Вакыф советы 1941 елда оештырыла, ул барлык мәчетләрнең финансларын һәм идарәләрен контрольдә тота. Һәр мәчеттә җәмгыять тарафыннан сайланып куелучы мөтәвәлли (идарәче) бар. Вакыф советы мәрхүмнәрне җирләүдә, мәдрәсәләрдә белем алуда һәм ислам йолаларын үтәүдә ярдәм итә. Илнең барлык зур мәчетләрендә Ураза бәйрәме, Корбан бәйрәме, Мәүлид кебек төп бәйрәмнәр һәм бары тик шигыйларда Мөхәррәм (Гашура) бәйрәм ителә[7].

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Resident population by religion and sex (PDF). Statistics Mauritius. әлеге чыганактан 2013-10-16 архивланды. 2012-11-01 тикшерелгән.
  2. Mauritius 2012 International religious freedom report (PDF) pp. 1–3. United States Department of State, Bureau of Democracy, Human Rights and Labor (2012). 2016-10-24 тикшерелгән.
  3. Islam in Mauritius. Academia (2011). әлеге чыганактан 2014-07-09 архивланды. 2016-10-24 тикшерелгән.
  4. . — ISBN 9789004092396.
  5. Religious groups in Mauritius, Pew Research, Washington DC
  6. . — ISBN 9781452266565.
  7. .