Мавританиядә ислам

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Мавританиядә ислам latin yazuında])
Мавритания дәүләт флагы. Флагның яшел төсе һәм йолдызлы ярымай рәсеме – илнең төп дине булган исламны символлаштыра
Ил башкаласы Нуакшотта(ингл.) 2004 елда төзелгән Согуд мәчете ― Нуакшоттагы унике мәчетнең берсе
XIV гасырда төзелгән Шингетти җамигъ мәчете(ингл.) ― илнең иң борынгы мәчете
Мәдрәсә шәкертләре

Мавританиядә ислам (гарәп. الإسلام في موريتانيا‎) ― дәүләт дине. Ил халкының (4,4 млн кеше, 2018 елга) 99,2 % ы ― мөселманнар[1][2][3].

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Мавритания территориясендә Ислам VIII гасырда тарала башлый. Ил территориясе аша кәрван сәүдә юллары уза, алар буенча илгә мөселман сәүдәгәрләре һәм вәгазьчеләр үтеп керә. XI гасыр урталарында Мавритания территориясе Мәгъриб илләрен һәм төньякта мөселман Испаниясен яулап алган Әлмүрәбиләр дәүләтен(ингл.) формалаштыру үзәкләренең берсе була. Әлмүрәбиләр дәүләте таркалганнан соң, XII гасыр урталарында Мавритания кабиләләре асылда бәйсез булалар. Урта гасырларда Мавритания Мәгърибтә ислам дине йогынтысын таратуның төп районнарыннан берсе буларак мәгълүм була. Мавританиядә дәрвиш кардәшлекләре аерым йогынтыга ия була; XVI гасырда аларның ролен көчәйтүдә шәех Сиди Әхмәд Беккаи мөһим роль уйный. XIX гасырга Тиҗания, Кадыйрия, XIX гасыр ахыры — XX гасыр урталарында Хамалия һәм Фадилия тәгълиматлары аеруча зур йогынты ясый. XV―XVI гасырларда Марокко хөкүмәте Мавританиядә үз йогынтысын көчәйтергә омтылган. XV гасыр башында Мавританиягә европалылар: португаллар, голландлар, французлар үтеп керә башлый. 1659 елда Сенегал елгасы тамагында Сен-Луи фортына нигез салынганнан соң, французларның илгә үтеп керүе көчәя.

XVIII гасыр урталарында Сенегал елгасы үзәнендә имам Насретдиннең теократик дәүләте барлыкка килә. XVII гасырның II яртысында Мавритания территориясендә Трарза һәм Бракна әмирлекләре формалаша. XVIII гасыр уртасында үзәк Мавританиядә Адрар һәм Тагант әмирлекләре барлыкка килә. 1850-елларда французлар сугышлар нәтиҗәсендә әмирлекләрне отышсыз шартнамәләр төзергә мәҗбүр итәләр, шулар ярдәмендә төбәктә Франция йогынтысы көчәйгән. XIX гасыр ахыры — XX гасыр башында колонизаторларга каршы җиһад игълан иткән Суфичылык кардәшлекләре оеша. XIX―XX гасырлар чигендә Көнбатыш Сахара төбәгенең күп кенә кабиләләренең французларга каршы изге көрәшен шәех Ма әл-Айнин җитәкли. 1901―1904 елларда илнең абруйлы рухи лидерлары ярдәменә таянган француз колониаль эшлеклесе Ксавье Копполани(ингл.) миссиясе нәтиҗәсендә, Франция Мавританияне үзенең протектораты дип игълан итә. 1912 елда Мавритания территориясе тулысынча французлар тарафыннан контрольдә тотыла. Француз администрациясе илнең дини җитәкчеләре – марабутлар(ингл.) һәм шәехләр(ингл.) ярдәменнән файдалана.

1960 елда бәйсезлеккә ирешкәч, Мавритания Ислам республикасы дип игълан ителә. 1985 ел Конституциясе исламны дәүләт дине дип игълан итә һәм Мавританиядә шәригать кануннарын урнаштыра.

Саны[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Мавритания халкының 99,2 % ы – ислам тарафдары. Аларның күбесе Мәлики мәзһәбе сөнниләре [2]. Шулай ук Суфичылык тәгълимате вәкилләре, әхмәдияләр бар [4].

Мәчетләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Мавританиядә 8000 мәчет төзелгән [5]. XIV гасырда төзелгән Шингетти җамигъ мәчете(ингл.) ― илнең иң борынгы мәчете [6]. 2004 елда Согуд Гарәбстаныннан кергән акчага төзелгән Согуд мәчете(ингл.) иң матуры булып санала.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Table: Muslim Population by Country (ингл.), Pew Research Center's Religion & Public Life Project (2011-01-27). 12 февраль 2018 тикшерелде.
  2. 2,0 2,1 Mauritanie. www.axl.cefan.ulaval.ca. 2018-02-12 тикшерелгән.
  3. The World Factbook — Central Intelligence Agency. www.cia.gov. әлеге чыганактан 2018-12-24 архивланды. 2018-02-12 тикшерелгән.
  4. Marloes Janson. . — ISBN 9781107040571.
  5. Мечети Мавритании – платформы для распространения идей толерантности | islam.ru. www.islam.ru. 2018-02-12 тикшерелгән.
  6. Cyril Glassé, Huston Smith. . — ISBN 9780759101906.