Магадан өлкәсе татарлары

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Магадан өлкәсе татарлары latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Магадан өлкәсе татарлары
Үз аталышы

татарлар

яшәү җире

Россия: Магадан өлкәсе

Теле

татар теле, рус теле

Дине

мөселманнар

Бүтән халыкка керүе

татарлар

Магадан өлкәсе татарларытатарларның Магадан өлкәсендә яшәүче территориаль төркеме.

Тарихлары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Татарларының (шул исәптән махсус күченүчеләрнең) өлкә территориясенә күчүе 20 йөздә әлеге төбәкне актив үзләштерү белән бәйле рәвештә башлана. Өлкәдә танылган шурфчы Б. Шәфигуллин исеме белән 1916 елда Колымадагы сәнәгать алтыны запаслары ачылу бәйле.

Таралышлары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2010 елда Магадан өлкәсендә 1 415 татар кешесе яшәгән[1][2] (1959 елда – 2 517,[3] 1989 елда – 2 752,[4] 2002 елда - 2 006 кеше[5]).

Алар нигездә Магадан, Ола, Сокол эшчеләр бистәсендә («Магадан шәһәре» муниципаль берәмлегенә керә) яшиләр.

Мәдәният[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1992 елдан башлап Магадан өлкәсенең «Алтын Ай» татар‑башкорт иҗтимагый оешмасы эшли. 2003-2008 елларда «Якты Нур» татар һәм башкорт өлкә оешмасы эшли. Магаданда ел саен Сабантуй һәм мөселман бәйрәмнәре үткәрелә. 2006 елда «Алтын Ай» базасында җирле мөселман дини оешмасы «Магадан шәһәре мәчете мәхәлләсе» оештырыла, 2016 елда мәчет төзелешенә таш салу тантанасы була. 2009 елда «Алтын Ай» Бөтендөнья татар конгрессы белән берлектә Магаданда татар телен өйрәнү буенча якшәмбе мәктәбе проектын тормышка ашыра.

Күренеле кешләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • М.Р. Шәрипова — биология фәннәре докторы,
  • И.Л. Измайлов — тарих фәннәре докторы,
  • И.К. Ваһапов — техник фәннәр докторы,
  • Д.А. Мостафина — тарихчы.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Регионы компактного проживания татар в Российской Федерации: справочник / Отв. ред. Л.М.Айнутдинова, Б.Л.Хамидуллин. – Казань: ОП «Институт татарской энциклопедии и регионоведения АН РТ», 2016. – 336 с.