Магда Гад

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Магда Гад latin yazuında])
Сурәт
Җенес хатын-кыз[1]
Ватандашлык  Швеция
Туу датасы 17 октябрь 1975(1975-10-17)[1] (48 яшь)
Туу урыны Фалу-Кристине[d], Фалун[d], Даларна[d], Швеция[1]
Язма әсәрләр теле швед теле
Һөнәр төре журналист
Башкарган вазыйфа корреспондент[d] һәм журналист
Бүләкләр Ошибка Lua в Модуль:Sources на строке 206: bad argument #1 to 'format' (string expected, got nil).
Социаль медиаларда күзәтүчеләре 79 291
 Магда Гад Викиҗыентыкта

Магда Гад (швед. Magda Gad; 17 октябрь 1975 ел) — мисыр-швед[2] хәрби журналисты, кичке Экспрессен (Expressen), «Svenska Dagbladet» швед газеталары, Заман Психологиясе һәм Läkartidningen басмалары өчен яза.

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Магда Гад Expressen гәҗите редакциясендә

Магда Гад 1975 елның 17 октябрендә Даларн административ үзәге — Фалун швед шәһәрендә туган. Стокгольм университетында политология өлкәсендә белем алгач, модага, стиль һәм мәдәнияткә юнәтелгән швед айлык Cafe Magazine журналында, аннары — «Экспрессен» кичке гәҗитенең хәрби корреспонденты булып эшли, «Svenska Dagbladet» швед гәҗите, «Заман психологиясе» һәм «Läkartidningen» басмалары өчен яза. Хәрби вакыйгаларга һәм катастрофаларга багышланган репортажларын дөньяның бик күп кызу нокталарыннан яза.

2014-2015 елларда Либериядә эбола геморрагик бизгәге котырган вакытта яши. Кино төшерү группасы белән Конго, Гондурас һәм Украина илләрендә була («Мәгълүмат төтене чаршавы артында Магда Рад дөреслек эзли» репортажлар сериясе)[3].

2016 елның июнендә Иракта Мосулга һөҗумне сүрәтли, Иракта ИГИЛга каршы сугыш турында хәбәр итеп, дөнья билгелелеге ала.

Магда Гад — «Башка тарих» — хатын-кызлар турында әсәрләр антологиясенең автордашы[4].

Бүләкләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • 2015 елда Швецияда Гад ел журналисты дип атала.
  • Корделия Эдвардсон (2016)[5], Wendelas премияләренә лаек була (2016)[6], һәм Европа матбугаты Distinguished Writing Award призын яулый (2016)[7]
  • Румыниядан репортажы белән European Press Prize конкурсының финалисты(2016).

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]