Магҗан Җомабаев

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Магҗан Җомабаев
каз. Мағжан Жұмабай
200px
Тулы исем:

Әбелмагҗан Бекен улы Җомабаев
каз. Әбілмағжан Бекенұлы Жұмабай

Һөнәре:

шагыйрь, тәрҗемәче, мөгаллим

Туу датасы:

25 июнь 1893(1893-06-25)

Туу җире:

Сасыккүл, Сарыайгыр, Кызылъяр, Акмола, Дала генерал - губернаторлыгы, Русия

Милләт:

казакъ

Үлем датасы:

19 март 1938(1938-03-19) (44 яшь)

Үлем җире:

Алматы

Әтисе:

Бекен

Әнисе:

Гөлсем

Хатыны:

I Зәйнәп,
II Зөләйха

[[commons:Category:Мағжан Жұмабай|Магҗан Җомабаев
каз. Мағжан Жұмабай]]
Викиҗыентыкта

Магҗан Җомабаев (тулы исеме Әбелмагҗан Бекен улы Җомабаев, каз. Мағжан (Әбілмағжан) Жұмабай Бекенұлы (1893-1938) — казакъ классик шагыйре, мөгаллим, сәясәтче, яңа казакъ әдәбиятына нигез салучы.

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1893 елның 25 июлендә Дала генерал - губернаторлыгы Акмола өлкәсе Кызылъяр (Петропавел) өязе Сарыайгыр волосте (хәзерге Магҗан Җомабай районы) Сасыккул ягасында туган.

1938 елның мартында вафат.

Кызылъярдагы (Петропавел) мәдрәсәне (1910) тәмамлый.

1911-1912 елларда УфадаГалия” мәдрәсәсендә укый. Андагы мөгаллиме, татар әдәбияты классигы Галимҗан Ибраһимов киңәше белән, Омскидагы укытучылар семинариясен(1913-1916 еллар) тәмамлый.

1912 елда Казанда Кәримовлар матбагасында “Чулпан” (“Шолпан”) исемле җыентыгы чыга. Китап казакъ укымышлылары арасында киң тарала. “Садақ” журналын чыгаруда катнаша.

1917 елда Ырымбурда бөтенказакъ корылтаенда казакъ дәреслекләре эзерләүче төркемгә кертелә.

1918 елда Омскида 7 ай төрмәдә утыра. Анда хатыны Зәйнәпкә багышланган “Җан-ярымны бер сөйимче төшемдә” шигырьләр шәлкеме яза.

1918 елда Омскида һәм Кызылъярда казакъ мөгаллимнәре әзерләүче курсларны җитәкли.

1922 елда Ташкентта казакъ - кыргыз мәгариф институтында укыта. “Бостандық туы”, «Акжол» гәҗитләрендә, «Сана», «Шолпан» басмаларында катнаша. Ташкентта шигырьләр җыентыгын һәм Ырымбурда “Педагогика” фәнни хезмәтен бастыра.

1923 елда Мәскәүдә Көнчыгыш хезмәтчәннәренең коммунистчыл университетында укыта.

1923-1926 елларда Мәскәү әдәбият-сәнгать институтында укый. Тәрҗемә белән шөгыльләнә.

Сәяси эшчәнлеге[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1917 елда, Акмола өлкәсе вәкиле буларак, Ырымбурда ике Бөтенказакъ корылтаенда да катнаша, “Алаш” фиркасен һәм Алаш-Урда хөкүмәтен төзүдә катнаша.

Казакъ әдәбияты чишмә башында[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Кызылжардагы һәйкәле

1923 елда Мәскәүдә В. Брюсов институтындагы язучылар оешмасына охшатып, казакъ язучыларының «Алка» оешмасын төзергә уйлый, шул турыда хатлар яза. Соңыннан бу гамәле өчен җаваплылыкка тартыла.

М. Җомабаевны «пантөркичелек» (пантюркизм) да гаепләп, япон шпионы дип, 10 елга хөкем итәләр.

Максим Горькийның тырышлыгы белән азат ителә. Ләкин 1,5 елдан яңадан кулга алына һәм 1938 елның 19 мартында атыла. Хатыны Зөләйха аның архивын саклап кала[1].

1960 елда аклана.

Астанада шагыйрь исеме белән урам, Казакъстанда район аталган.

Кызылъярда, Булаево шәһәрендә һәйкәлләре бар.

Китаплары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Рәдиф Гаташ. Безгә дә кадерле Магҗан ул. Чын мирас, 2013 ел, 6 сан. 72 бит

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Қазақ әдебиеті. Энциклопедиялық анықтамалық. — Алматы: «Аруна Ltd.» , 2010 ел. ISBN 9965-26-096-6
  2. Қазақ тілі. Энциклопедия. Алматы: 1998 ел, 509 бит. ISBN 5-7667-2616-3