Эчтәлеккә күчү

Маджуро

7°05′30″ с. ш. 171°22′49″ в. д.HGЯO
Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Маджуро latin yazuında])
Маджуро
Байрак
Сурәт
Дәүләт  Маршалл утраулары[1]
Нәрсәнең башкаласы Маршалл утраулары
Административ-территориаль берәмлек Маршалл утраулары һәм Majuro Atoll[d]
Диңгез, күл яки елга эчендә яки янында урнашуы Тын океан
Табигый-георафик объект эчендә урнашкан Цепь Ратак[d]
Халык саны 30 000 (2008)
Диңгез дәрәҗәсе өстендә биеклек 3 метр
Кардәш шәһәр Тайпей һәм Һонолулу[2]
Мәйдан 9,7 км²
Почта индексы 96960
Харита сурәте
Спутниковый снимок
Карта
 Маджуро Викиҗыентыкта

Маджу́ро, Маҗуро (маршал.[d] Mājro; ингл. Majuro) ― Микронезиядәге Маршалл утраулары дәүләтенең башкаласы һәм иң зур шәһәре. 2021 елгы җанисәп мәгълүматлары буенча, анда 23 156 кеше яшәгән[3].

Шәһәр 64 утраудан торган шул ук исемдәге атоллда төзелгән. Башкалага аэропорт һәм диңгез порты хезмәт күрсәтә. Халыкара аэропорттан[d] Гавайга, Микронезия Федератив Штатларына, Кирибатига, Гуамга, Науруга даими халыкара рейслар, шулай ук бөтен ил буйлап эчке юнәлешләр буенча рейслар китә[4]. Төп халкы Д-У-Д[d] утрауларында тупланган (Делап-Улига-Джаррит, Delap-Uliga-Djarrit; көньяктан төньякка саналган, атоллның көнчыгыш очында). Улига ― төп эшлекле район, банк һәм туристлык үзәге. Улигада Маршалл утраулары көллияте, урта һәм башлангыч мәктәпләр урнашкан. Хөкүмәт учреждениеләре Делап утравында урнашкан. Делапта шулай ук берничә эре кибет бар. Джарритта нигездә торак корылмалар, башлангыч һәм урта мәктәпләр урнашкан. Атоллның көнбатыш өлешендә, Д-У-Дтан 30 км ераклыкта Лаура бистәсе ― популяр пляжлы үсеп килүче торак район урнашкан. Маршалл утрауларының урта мәктәбе Маджуроның төньяк очында, Рита утравында урнашкан.

Атоллның үз мәйданы ― нибары 9,71 км², лагунаның мәйданы ― 295 км². Туристлар арасында утрауда спорт балыкчылыгы һәм дайвинг популяр. Маджуро Маршалл утраулары өчен һава һәм диңгез элемтәсе өчен мөһим транспорт төене булып тора.

Җирле тораклар белән лагуна яры

Маджурога австронезиялеләр[d] 2000 ел элек килеп урнашкан[5].

1869 елда Америка чит ил миссияләре буенча вәкаләтле вәкилләре шурасының протестант миссионерлары Маджурода мәктәп һәм чиркәүгә нигез салган.

1885 елда Германия империясе Маджуро атоллын үзенең Маршалл утраулары протекторатының бер өлеше дип игълан иткән. Маджуро белән Маршалл утраулары 1914 елга кадәр Германия империясе протектораты булган, ул вакытта Беренче бөтендөнья сугышы башында алар Япония император флоты тарафыннан басып алынган һәм 1920 елда Япония империясе хакимиятенә тапшырылган.

Икенче бөтендөнья сугышы вакытында, 1944 елның 30 гыйнварында АКШ гаскәрләре моңа кадәр Япония гаскәрләре тотып торган Маджуроны алган.

1986 елда, Маршалл утраулары бәйсезлек алгач, Маджуро яңа дәүләтнең башкаласы булган.

Маджуро кооператив мәктәбе укучылары Маршалл Утраулары флагын күтәрә

Маджурода «Маршалл утраулары колледжы» һәм «Тын океанның көньяк өлеше университеты» урнашкан, шулай ук Маджурода берничә урта һәм башлангыч мәктәп урнашкан.

Маджуродагы лагуна, 1973 елның феврале

Маджурода җылы яңгырлы пассатлы климат. Температура беркайчан да +20 °С тан төшмәгән.

Халыкның күпчелек өлеше ― христианнар.

Исламның йогынтысы арта. Илдә шактый күп Әхмәдия мөселманнары яши. Маджурода беренче Бәйтүл-Әхмәд мәчете 2012 елның сентябрендә ачылган[6].

  1. archINFORM — 1994.
  2. https://www4.honolulu.gov/docushare/dsweb/Get/Document-92707/4j3nxs45.pdf
  3. Republic of the Marshall Islands 2021 Census Report, Volume 1: Basic Tables and Administrative Report. Pacific Community (May 30, 2023). әлеге чыганактан 2023-09-27 архивланды. 2025-09-19 тикшерелгән.
  4. Majuro Marshall Islands International Airport (MAJ) Routes - Destinations | Airportia (en).
  5. The Natural history of Enewetak Atoll. Internet Archive. Oak Ridge, Tenn. : U.S. Dept. of Energy, Office of Energy Research, Office of Health and Environmental Research, Ecological Research Division (1987).
  6. First Mosque opens up in Marshall Islands by Radio New Zealand International, September 21, 2012