Маздаизм

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Маздаизм latin yazuında])

Маздакизм белән бутамаска
Маздаизм (маздеизм)Зәрдөштлеккә кадәр рәт борынгы Иран диннәренең атамасы. Кайбер чыганакларда Зәрдөштлек белән ялгыш тиңләнә. Зәрдөштлектән аермалы буларак, маздаизмда Ахура Мазда Митрага тигез Илаһларның берсе. Маздаизм Ведизм белән уртак мифологиягә, ритуалларга һәм кайбер Илаһларның һәм каһарманнарның охшаш төшенчәләренә ия һиндоиран диннәренә карый.

Ахура Мазданың маздаизмда образы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Кайбер Зәрдөштлек тарихчылары фараз иткәнчә, Ахурамазда культы Заратуштра тарафыннан эшләнелгән булмаган, ә пәйгамбәр дәгъвасына кадәр дә булган. Ценер фикере буенча Зәрдөштлеккә кадәр Ахура, һичшиксез хаклык концепциясе һәм ниндидер «Галәмнең тәртипкә салынуы» һәм шул ук вакытта сулар, яктылык һәм Кояш белән бәйле булмаган.

Маздаизмның башка агымнары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Маздаизмның төньяк тармагы хәзерге тарихи фәндә Туран диннәре буларак мәгълүм. Кайбер өйрәнүчеләр маздаизмның башка тармагы – көньяк-көнчыгыш булып – Тибетта колач алган традицион Бон динен күрәләр, шулай да галимнәрнең күпчлеге тарафыннан бу кире кагыла.

Шулай ук карарга мөмкин[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Һиндоиран диннәр
Бон
Һиндукуш дине

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]