Майкл Һарнер

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Майкл Һарнер latin yazuında])
Майкл Һарнер
Туган 27 апрель 1929(1929-04-27)[1]
Вашингтон, Колумбия округы, Америка Кушма Штатлары[2]
Үлгән 3 февраль 2018(2018-02-03)[3] (88 яшь)
Ватандашлыгы  Америка Кушма Штатлары
Әлма-матер Берклидәге Калифорния университеты[d][2]
Һөнәре антрополог, язучы-документалист, археолог
Эш бирүче Ель үнивирситите

 Майкл Һарнер Викиҗыентыкта

Майкл Дҗеймс Һарнер (1929 елның 27 апреле – 2018 елның 3 феврале) антрополог, остаз һәм автор булган. Аның 1980 ел китабы, The Way of the Shaman: a Guide to Power and Healing, (Шаман Юлы: Куәткә һәм Дәвалауга Белешмә)[4] неошаманизм тарафдарлары өчен шәхси үсеш юлы буларак Бәгырь Шаманизмының үсеше һәм популяризациясе өчен нигез булган.[5] Ул шулай ук Шаман Өйрәнүләре Фондын нигезләгән.

Карьера[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Һарнер әфәнде Вашингтонда Колумбия даирәсендә 1929 елда туган булган.[6] Иң элек ул археология тармагында, Түбән Колорадо Елгасы даирәсендә өйрәнүне кертеп эшләгән.[7] 1956-57 елларда тәмамлаучы студент буларак ул Эквадор Амазонкасында Һиваро (Шуар) халкы мәдәнияте буенча кыр өйрәнүләрен алып барган һәм этнолог карьерасына омтыла башлаган. Аның "Machetes, Shotguns, and Society: An Inquiry into the Social Impact of Technological Change among the Jivaro Indians" (U California-Berkeley 1963) ("Мачетелар, Ут Кораллары һәм Җәмгыять: Хиваро Индейләре арасында Технологик Үзгәрешнең Иҗтимагый Йогынтысына Кереш") доктор диссертациясе The Jívaro: People of the Sacred Waterfalls ("Һиваро: Изге Шарлавыклар Кешеләре") китабы өчен нигез булган.[8]

1960-61 елларда ул Перу Амазонкасының Конибо кешеләре белән Амазонка үсемлек даруы айяһуаска белән тәҗрибә үткәргән, аның турында ул "The Sound of Rushing Water" (1968) (Йөгерүче Су Тавышы)[9] һәм "The Role of Hallucinogenic Plants in European Witchcraft" (1973) (Европа Сихерендә Галлюциноген Үсемлекләр Роле) мәкаләсендә язган.[10] Һарнер Һивароларга 1964, 1969 һәм 1973 елларда кайткан, анда ул энтеоген майкуа (Datura brugmansia) кулланышын өйрәнгән.

1966 елда, UC-Berkeley-да укытып һәм Лоуи Антропология Музеенда ассоциация мөдире белән хезмәт итеп, Һарнер Йель һәм Колумбия Университетында зиярәт итүче профессор булып киткән һәм 1970 елда Нью-Йорк шәһәрендә Иҗтимагый Өйрәнүнең Яңа Мәктәбе тәмамлау факультетына кушылган. Ул Нью-Йорк Фәннәр Академиясе Антропология Секциясендә сәркатиптәш булган.

1983 елда Һарнер Шаман Өйрәнүләре үзәген нигезләгән, бүгел ул Шаман Өйрәнүләре Фонды буларак мәгълүм. 1987 елда Һарнер академиядән үзен Шаман Өйрәнүләре Нигезенә тулы вакыт багышлау өчен киткән. Уолш һәм Гроб Higher Wisdom: Eminent Elders Explore the Continuing Impact of Psychedelics (Олы Хикмәт: Күренекле Олылар Психеделикларның Дәвам Итүче Йогынтысын өйрәнәләр) китабында шулай дип билгеләп үтәләр: "Майкл Һарнер Шаманизм буенча иң әйдәп баручы абруй буларак танылган һәм академик һәм дөньяви даирәләргә гаять зур йогынтыга ия булган.... Йогананда Һинд дине өчен һәм Д. Т. Сузуки Дзен өчен эшләгәнне Майкл Һарнер Шаманизм өчен эшләгән, атап әйткәндә традицияне һәм байлыгын Көнбатыш игътибарына тәкъдим иткән."[11]

Тормыш юлы 2018 елның 3 февралендә 88 яшендә тәмамланган.[12]

Бәгырь Шаманизмының Үсеше[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Амазонкага барып, анда галлюциноген айяһуасканы кабул иткәннән соң Һарнер монотон барабанда уйнау белән тәҗрибә итә башлаган. 1970-енче еллар башында ул Коннектикутта кечкенә төркемнәргә мастер-класслар бирә башлаган. 1979-ынчы елда ул Коннектикутта Норволкта Шаман Өйрәнүләре Үзәген нигезләгән. 1980-енче елда Һарнер әфәнде The Way of the Shaman: a Guide to Power and Healing. (Шаман Юлы: Куәт һәм Дәвалауга Белешмә) китабын нәшер иткән[4] Америка Кушма Штатларында һәм Европада студентлар хәзер "Бәгырь шаманизмы" дип атаган фән буенча сабак ала башлаганнар[13] (бу антропологик текстларда "шаманизм" дип аталган традицион Эвенк шаманизм яки башка асаба һәм тарихи практикалардан аеру өчен).

Антрополог Һоан Таунсенд Һарнерның Бәгырь Шаманизмын Неошаманизмнан аерган булган.[14] Шулай да, даирәдә күп авторлар, бигрәк тә Һарнерның тәнкыйтьчеләре Һарнерның Бәгырь Шаманизмын Яңа Шаман хәрәкәтенә һәм аның нигезләнүенә төп йогынты дип таный.

Һарнер әфәнде соңрак Шаман Өйрәнүләре Үзәген табышсыз Шаман Өйрәнүләре Фондына керткән. Фонд ул укыткан Бәгырь Шаманизмы остаз сабакларында шәхси бүләк белән тәэмин итүдән финанс тәэминаты кабул иткән. 1980-енче еллардан башлап ул кайбер студентларын халыкара факультетка кайчан булса да күренгәннән киңрәк базарга ирешер өчен чакырган. 1987 елда Һарнер үзен тулы вакыт фонд эшенә багышлау өчен профессор булудан отставкага киткән.[15] Ул нәшер итүне "Шаманизм" басмасында сирәк мәкаләләрдән башка күбесенчә туктаткан. [16][17]

Библиография[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Harner, Michael, Cave and Cosmos: Shamanic Encounters with Another Reality (North Atlantic Books 2013)
  • Harner, Michael (ed,), Hallucinogens and Shamanism (Oxford University Press 1973)
  • Harner, Michael, The Jívaro: People of the Sacred Waterfalls (University of California Press 1972)
  • Harner, Michael, The Way of the Shaman (HarperOne 1990) Orig. 1980
  • Harner, Michael, and Meyer, Alfred, Cannibal. New York: Morrow, 1979. (a novel on Aztecs)
  • Harner, Michael, "The Enigma of Aztec Sacrifice." pp. 46–51. Natural History, Vol.86 (no.4), April 1977.
  • Haviland, William A., Harald E. L. Prins, Bunny McBride and Dana Walrath, "Anthropologist of Note: Michael J. Harner" Cultural Anthropology: The Human Challenge (14th ed.) (Wadsworth 2013)

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Babelio — 2007.
  2. 2,0 2,1 2,2 The Life and Work of Michael Harner
  3. In Memoriam: MICHAEL J. HARNER, 1929 – 2018
  4. 4,0 4,1 Harner, Michael (1980) The Way of the Shaman. San Francisco: Harper & Row. Third edition, 1990.
  5. Noel, Daniel C. (1997) Soul Of Shamanism: Western Fantasies, Imaginal Realities. Continuum. ISBN 0-8264-1081-2
  6. "My Path in Shamanism"- Interview with Michael Harner. Albany State University of New York Press.
  7. E.g., Kroeber, A.L., and Michael J. Harner. (1955) "Mohave Pottery", Anthropological Records, Berkeley: University of California.
  8. Harner, Michael J. (1972) The Jívaro: People of the Sacred Waterfalls. New York: Natural History Press. Second edition 1984, Berkeley and Los Angeles: University of California Press.
  9. Harner, Michael J. (1968) "The Sound of Rushing Water." Natural History 77(6).
  10. Harner, Michael J., ed. and contributor (1973) Hallucinogens and Shamanism. New York and London: Oxford University Press. Калып:OL
  11. Walsh, Roger, and Charles S. Grob, eds. (2005) Higher Wisdom: Eminent Elders Explore the Continuing Impact of Psychedelics, pp. 159, 160. State University of New York Press. Albany.
  12. In Memoriam: Michael J. Harner (1929-2018)
  13. Harner, Michael (2005) "The History and Work of the Foundation for Shamanic Studies," Shamanism 18: 1&2, p. 7.
  14. Townsend, Joan B. (2004) "Individualist Religious Movements: Core and Neo-shamanism" Anthropology of Consciousness vol. 15(1), pp. 1-9. Калып:Doi
  15. Harner, Michael (2005) "The History and Work of the Foundation for Shamanic Studies", Shamanism 18: 1&2, p. 5.
  16. Harner, Michael, and Sandra Harner (2000) "Core Practices in the Shamanic Treatment of Illness". Shamanism 13 (1&2), pp. 19-30.
  17. Harner, Michael (2010) "A Core Shamanic Theory of Dreams." Shamanism 23, pp. 2-4.

Тышкы сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Шулай ук карарга мөмкин[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]