Майкоп җәмигъ мәчете

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Майкоп җәмигъ мәчете latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Мәчет
Майкоп җәмигъ мәчете
адыг. Мыекъуапэ йы гупчэ мэщыт
Мәчетнең мәйданнан күренеше
Мәчетнең мәйданнан күренеше
Ил РФ
шәһәр Майкоп
Дин Ислам
Кайсы дини агымга карый сөнни, хәнәфи
Бина төре җәмигъ мәчете
Төзелеш еллары 19992000 еллар
Төп даталар:
2000 (ачылу)
Халәте гамәлдә

Майкоп җәмигъ мәчете (адыг. Мыекъуапэ йы гупчэ мэщыт) — Адыгея башкаласы Майкоп шәһәрендә урнашкан ислам гыйбадәтханәсе, җәмигъ мәчете. XXI гасыр башында төзелгән. Бинада Адыгея һәм Краснодар крае мөселманнары диния нәзарәте урнашкан. Имам — Ибраһим Шхалахов. Вәгазьләр адыгэ, рус, гарәп телләрендә укыла[1].

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Майкоп җәмигъ мәчете урнашкан сквер

XIII гасырда Төньяк Кавказ Җүчи Олысы дәүләте составына керә, аның күпчелек халкы, шул исәптән, адыгэлар, Үзбәк хан идарә иткәндә (13121342) Ислам динен кабул итә.

XVII гасырда госманлы сәяхәтчесе Әүлия Чәләби(рус.) тауларда яшәгән адыгэлар янында булып, «адыгэлар Аллаһ дине эшләрендә артык тырышмыйлар, дуңгыз итен ашыйлар», - дип билгели.

XIX гасырдаXX гасыр башында күпчелек адыгэ авылларында берничә мәчет эшләгән.

Совет чорында, дингә каршы кампания кысаларында, тарихчылар һәм публицистлар исламның Адыгея тарихына һәм мәдәниятенә йогынтысын минималь итеп күрсәтергә тырыша. Мистик күзаллауларга һәм кешеләрнең гап-гади наданлыгына нигезләнгән борынгы мәҗүсилек диннәрен өйрәнүгә өстенлек бирелә. Атеистик максатларда, адыгэларның ислам диненең көчле тарафдарлары булмавы турында ялган теория эшләнә. Бу миф җәмәгать аңында һәм бер өлеш галимнәр арасында бүгенге көнгә кадәр яши[2].

Адыгеяда 40, Краснодар краенда 7 мәчет эшли (2019). Мөфти (2012 елдан) — хаҗи Аскарбий Карданов(рус.)[3].

Беренче Майкоп мәчете[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Майкопның беренче җәмигъ мәчете 1911 елда чиркәс сәүдәгәре һәм химаячесе Лю Трахов(рус.) (18541914) акчасына төзелгән булган. Мәчет Майкоп тирәсендәге 12 чиркәс авылы кешеләре, шәһәрдә яшәүче дагстанлылар һәм сәүдәгәр татарлар өчен төзелгән. 1920-еллар ахырында мәчет бинасы тартып алынган. Мәчет бинасына терәп, зуррак бина корылган, ул бина озак еллар Саклану министрлыгы карамагында булып, гарнизон кинотеатры, Офицерлар йорты һ. б. буларак кулланылган, мәчет бинасы административ бина булып хезмәт иткән. 2019 елда элекке мәчет бинасы мөселманнарга кайтарылган, ләкин якындагы йортларда яшәүче халык мәчетне торгызуга каршы чыккач, анда Адыгея һәм Краснодар крае мөселманнары диния нәзарәте архивы урнаша[4].

Майкоп җәмигъ мәчете[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Майкоп шәһәрендә яңа җәмигъ мәчете төзелеше өчен финансларны Берләшкән Гарәп Әмирлекләре шәехе, Рәэсел-Хәймә әмирлегенең тәхет варисы шаһзадә Халид бин Сакр-әл-Кассими бүлеп биргән. Шәех мәрхүм әнисенең үтенечен үтәгән. Төзелеш эшләрен 18 айда «Белореченскстрой» АҖ белгечләре башкарган. Бинаның проекты Адыгея Республикасының атказанган рәссамы Абдуллаһ Берсиров тарафыннан әзерләнгән. 2000 елның 2 ноябрендә мәчет мәхәллә кешеләре өчен тантаналы рәвештә ачылган.

Тасвирлама[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Мәчетнең тышкы ягы ак таштан ясалган. Гөмбәз һәм манараларның түбәләре күкне гәүдәләндерүче ачык зәңгәр төстә. Барлыгы 5 гөмбәз, шуларның иң зурысы бина үзәгендә урнашкан һәм күләме буенча кечерәк булган 4 гөмбәз белән әйләндереп алынган, алар артыннан 4 манара бастырылган.

Мәчетнең эчке диварлары хәзерге заман (кырлы, почмаклы) шрифты белән язылган Коръән сурәләре белән бизәлгән.

Урыны[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Майкопның Дуслык мәйданында, шәһәр скверларының берсендә, Совет һәм Пионер урамнары арасында урнашкан. Мәчетнең рәсми адресы — Совет урамы, 200.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]