Майндагы Франкфурт һава аланы
| Майндагы Франкфурт һава аланы Rhein-Main-Flughafen | ||
|---|---|---|
| Майндагы Франкфурт һава аланы күренеше | ||
| IATA коды: FRA ICAO коды: EDDF | ||
| Мәгълүмат | ||
| Ил | Алмания | |
| Төбәк | Майндагы Франкфурт | |
| Тип | граждан | |
| Файдаланучы | Fraport AG | |
| Урын | Майндагы Франкфурт шәһәреннән ераклыгы 12 км | |
| Диңгез өстеннән биеклеге: | +111 м | |
| Координатлар: | 50°02′ т. к. 8°34′ кч. о.HGЯO | |
| Җирле вакыт | UTC +1 | |
| Эш вакыты | тәүлек буе | |
| Сәхифә | ||
| Очып менү-төшү юллары | ||
| Саны | Зурлыгы | Түшәмәсе |
| 07C/25C | 4 000 × 60 м | бетон |
| 07R/25L | 4 000 × 45 м | әсфәлт |
| 07L/25R (утырту) | 2 800 × 45 м | бетон |
| 18 (очып китү) | 4 000 × 45 м м | бетон |
| Нөфус | ||
| Пассажир әйләнеше (ел) |
56,4 млн (2011]) | |
| Йөк әйләнеше (ел) | 1,75 млн. тонн (2004) (117 825 тонн ям]) | |
| Хезмәткәрләр саны | 65 мең (2004) 13 мең Fraport AG | |
Майндагы Франкфурт һава аланы (алман. Rhein-Main-Flughafen, tat.lat. Mayndağı Frankfurt hawa alanı (үле сылтама)) — Алманиянең иң зур һава аланы, Аурупада пассаҗир әйләнеше буйлап өченче һава аланы - 52 810 683 кеше 2006 елда.
Һава аланы тарихы 1936 елда башлана. Икенче дөнья сугышында Лүфтваффе тарафыннан хәрби максатлар өчен кулланыла. 1944-1945 бомбалау нәтиҗәсендә җимерелә. 1945 елда АКШ гаскәре тарафыннан буйсындырыла. АКШ хәрби көчләре Майндагы Франкфурт һава аланын торгыза башлыйлар.
Lufthansa авиаширкәтенең төп күчереп утырту ноктасы (хаб).
Һава аланында 4 очып менү-төшү юлы бар. Берсенең (07L/25R) әсфәлт түшәмәсе, башкаларның — бетон. Өч менү-төшү юлының — 07L/25R, 07C/25C, 18 — озынлыгы 4000 метр, 07R/25L — озынлыгы 2800 метр.

Майндагы Франкфурт һава лиманында ике зур һәм бер кече («VIP») терминалы бар. Майндагы Франкфурт шәһәре үзәгенә кадәр такси белән 50 евродан барып җитеп була.
Тимер юл: һәр 15 минут беренче терминалдан S-Bahn 8 һәм 9 номерлы шәһәрнең баш вокзалына китә, юл вакыты — 12 минут.
Майндагы Франкфурт һава аланы A3 һәм A5 номерлы автобан янында урнаша. Майндагы Франкфурт шәһәренә кадәр автобус белән барып җитеп була.
Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Frankfurt Airport (рәсми сәхифә, (ингл.))
- рәсми сәхифә
- www.frankfurt360.de/flughafen.htm 360°-панорама 2005 елның 21 ноябрь көнендә архивланган
- Fraport.de
- Frankfurt Airport 2005 елның 20 ноябрь көнендә архивланган — Франкфурт һава аланы турында