Майя Моргенштерн

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Майя Моргенштерн latin yazuında])


Майя Моргенштерн
Туган телдә исем рум. Maia Morgenstern
Туган 1 май 1962(1962-05-01)[1] (61 яшь)
Бүкрәш, Румыния[2]
Яшәгән урын Бүкрәш
Ватандашлыгы  Румыния
Әлма-матер «И. О. Караджиале» милли тиятыр һәм кина үнивирситите[d]
Һөнәре театр актеры, киноактер
Балалар Тудор Истодор[d]

 Майя Моргенштерн Викиҗыентыкта

Майя Моргенштерн (рум. Maia Morgenstern; 1962 елның 1 мае, Бухарест) — Румын театр һәм кино актрисасы. Бөтендөньяга танылуны аңа «Гайсә газаплары» фильмында Гайсә Мәсихнең Анасы Мәрьям роле китерә.

Тормыш юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Майя Моргенштерн 1962 елның 1 маенда Бухарестта яһүд гаиләсендә туа[3]. Аның әтисе Бессарабиянең Рени шәһәреннән, әнисе — Молдавиянең Дорохой шәһәреннән[4][5]. Икенче бөтендөнья сугышы вакытында ике яктан да әби-бабайлары Транснистриягә һәм Освенцимга депортацияләнәләр. 1985 елда Бухарестта театр һәм кино академиясен тәмамлый, аннары Пьятра-Нәмцта Яшьләр театрында уйный башлый. 1988—1990 елларда Бухарест Дәүләт яһүд театрында уйный (идиш телендә), 1990 елдан 1998 елга кадәр — Милли театрда, ә 1998 елда Буландра театрына күчә. 2012 елдан — Дәүләт яһүд театры директоры[6][7].

Моргенштерн күп кенә фильмнарда, нигездә румын телле рольләрдә төшә. «Гайсә газаплары»нда ул арамей телендә уйный, ләкин бу фильмның башка актёрлары кебек үк, ул фонетик рәвештә генә үзенең сүзләрен истә калдырган[8].

Аның фамилиясе, Моргенштерн, алман теленнән тәрҗемә иткәндә «Иртәнге йолдыз» дигәнне аңлата, «Гайсә газаплары»нда уйнаган персонаж — Мәрьям Ана титулы. Католик-традиционист Мел Гибсон бу аның ролен сайлаганда зур әһәмияткә ия дип уйлаган[9]. Интервьюда Моргенштерн «Гайсә газаплары»н антисемитизмда гаепләүләрдән яклый[10], баш рухани Каиафа яһүд халкы вәкиле буларак түгел, ә истеблишмент лидеры буларак сурәтләнә, «хөкүмәт бөтен тарих дәвамында революцион фикерләре булган кешеләрне эзәрлекләгән» дип өсти[11].

2021 елның 29 мартында Румыниядән бер ир-ат Моргенштернга «мин аны газ камерасына ташларга ниятлим» дигән электрон хат килгәч кулга алына[12].

Шәхси тормышы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ике тапкыр кияүдә була. Башта Клаудио Истодор (1983—1999), аннары Думитру Белтетеану (2001—2015) аның ире булган. Аның 3 баласы бар: Тудор Аарон, актёр, Ева Леа Кабирия һәм Ана Исадора[13].

Бүләкләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Актриса буларак берничә бүләк яулый:

  • Иң яхшы актриса (Cei care platesc cu viața фильмындагы роле өчен, 1991, Румын Кинематография Берлеге);
  • UNITER (Румын Театр Берлеге)
  • Люсия Стюрдза Буландра премиясе (Trilogia antică фильмындагы Медея роле өчен, 1990);
  • Иң яхшы актриса (Balanÿa фильмындагы роле өчен, 1992, Европа кинопремиясе);
  • Иң яхшы актриса («Гайсә газаплары»ндагы роле өчен, 2004, EMMA Awards)[14].

Фильмография[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • «Имән» (1992) — Нела;
  • «Нострадамус» (1994) — Хелен;
  • «Гайсә газаплары» (2004) — Мәрьям Ана;
  • «Ева» (2009) — Мария;
  • «Яшел ай» (2010) — Симона

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Discogs — 2000.
  2. 2,0 2,1 Deutsche Nationalbibliothek Record #1021037265 // Gemeinsame Normdatei — 2012—2016.
  3. Gabriela Dumba, Pur şi SIMPLU, Maia Morgenstern 2008 елның 27 май көнендә архивланган., («Pure and simple, Maia Morgenstern», but with a pun, because Simplu is a Romanian musical group with whom she had done a video), Gardianul, December 23, 2006. Accessed online December 20, 2007.
  4. Майя Моргенштерн в Кишинёве.
  5. Страсти по Майе Моргенштерн: детские воспоминания о Кишинёве (её тёти по отцовской линии в советское время жили в Кишинёве и Бельцах). 2013 елның 23 гыйнвар көнендә архивланган.
  6. В. Залевская «Чем живут евреи Румынии?» 2016 елның 4 март көнендә архивланган.
  7. Серго Бенгельсдорф «Тоже хочу поделиться впечатлениями» 2016 елның 4 март көнендә архивланган.
  8. The Passion of the Christ: About the Language, CinemaReview.com. Accessed online December 20, 2007. 2018 елның 2 гыйнвар көнендә архивланган.
  9. Marco R. della Cava, J.C., 'morning star' and Mel Gibson, USA Today, posted 2/22/2004 9:39 PM, updated 2/23/2004 11:21 AM; retrieved March 1, 2005. 2012 елның 28 июль көнендә архивланган.
  10. 'Passion' actress: Film not anti-Semitic 2008 елның 25 июль көнендә архивланган., CNN, February 4, 2004. Accessed 20 December 2007.
  11. Naomi Pfefferman, Jewish Actress Proud to be Mel Gibson’s Virgin Mary 2006 елның 28 июнь көнендә архивланган., The Jewish Journal, November 1, 2003. Reproduced on the New American Media 2008 елның 28 август көнендә архивланган. site, a site focusing on ethnic journalism. Accessed online December 20, 2007.
  12. Romanian Arrested for Sending Death Threats to Jewish Actress, Balkan Insight (2021-03-29). 8 ноябрь 2021 тикшерелде.
  13. Evelyn Badea, Maia Morgenstern, femeia care ştie să aibă succes în toate 2007 елның 20 декабрь көнендә архивланган., Adevărul, 20 October 2007, Accessed online 20 December 2007.
  14. Ethnic Multicultural Media Awards, UK: 2004, IMDB. Accessed 20 December 2007. 2004 елның 15 октябрь көнендә архивланган.