Макаода ислам

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Макаода ислам latin yazuında])
Макаода ислам
Дәүләт  Кытай
Административ-территориаль берәмлек Макао[d]
Макао мәчете

Макаода ислам (кыт. 伊斯兰教在澳门; порт.  O Islão em Macau) — Макао территориясендә ислам дине. Рәсми мәгълүматлар буенча, Макао халкының (647 мең кеше) 1,50 % ы (10 мең кеше) — Ислам дине тарафдары (2020)[1]. Макао мөселманнары — сөнни ислам агымы вәкилләре.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Макао, яки, рәсми рәвештә, Кытай Халык Республикасының Макао административ районы Көньяк Кытай диңгезе ярында Энҗе елгасы(ингл.) тамагыннан көнбатышка таба урнашкан.

Макао булган төбәккә беренче тапкыр кешеләр безнең эрага кадәр 206 елдан алып безнең эраның 220 елына кадәр яшәгән Кытайның Хань династиясе вакытында килеп урнашкан, дип санала, Макао XVI гасырда португаллар килгәнгә кадәр эре торак пункт булмаган.

1557 елда Мин династиясе тарафыннан сәүдә посты сыйфатында арендага алынган элеккеге Португалия колониясе.

1840 елларда Гонконг төзелгәннән соң, Макао эре порт буларак үз урынын югалта.

1887 елда турыдан-туры Португалия контроленә эләккән.

1920, 1930 һәм 1940-елларда Кытайда гражданнар сугышы(ингл.) сәбәпле Макаога бик күп Кытай качаклары килә. Әлеге хәл Макаода күп санда эшче көчләр барлыкка китерә. Шәһәрнең чәчәк атучы икътисадына үзенең текстиль, туристик һәм уен сәнәгатен киңәйтергә мөмкинлек бирә.

1966 елдагы колониягә каршы чыгышлардан соң, Португалия Макао өстеннән контролен югалта. 1974 елда әлеге колониясеннән бөтенләй баш тарта. 1986 елда Кытай хөкүмәте Португалия белән Макаоны Кытай кул астына кире кайтару турында сөйләшүләр башлый.

1999 елда 442 елдан соң Кытай Макаода тулы контролен торгызган. 1999 елда Макао Кытай милкенә кайткан вакытта 107 000 кеше Португалия паспортларына ия булган.

2020 елга БМО Бөтендөнья демографик хезмәтенең соңгы бәяләмәләре буенча Макао халкы 649 335 кеше тәшкил итә[2].

Рәсми демографик мәгълүматлар буенча, Макаоның этник составы түбәндәгечә:

Макао халкының зур өлеше — Португалия гражданнары, Португалия колониаль идарәсе мирасы. Макаодагы төп тел — кантон теле[калыпны мәкаләдән алып куярга]. Ил халкының 87,5 % ы кантон диалектында, 2,3 % ы бүгенге көнгә кадәр рәсми тел дип саналучы португал телендә аралаша[3].

Макаода ислам[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Макао мөселман зираты
Макао мөселман җәмгыяте штаб-фатиры

Ислам — Макаода азчылык дине. Макао Ислам җәмгыяте дип атаган оешмада 400 гә якын мөселман исәпләнә[4]. Барлык чит ил мөселман эшчеләре белән бергә (мәсәлән, Бангладеш, Һиндстан, Индонезия һәм Пакистан), Макао мөселманнары 10 000 нән артык кеше тәшкил итә[5].

Ислам Макао шәһәрендә Юань династиясе(ингл.) чорыннан урнашкан. Чиң династиясе чорына кадәр ислам Якын Көнчыгыш һәм фарсы диңгез сәүдәгәрләре тарафыннан китерелгән. Макао мәчете янындагы мөселман зиратында кайбер кабер ташлары йөзәр ел элек булдырылган.

Португалия идарәсе вакытында Макаога Португалия армиясе белән күп кенә Көньяк Азия мөселманнары килә. 1880-елларда алар беренче мәчеткә нигез сала.

1935 елда Португалия Макаосында Макао ислам берлегенә (ингл. Islamic Association of Macau, IAM; кыт. 澳門伊斯蘭會; порт. Associação Islâmica de Macau) нигез салынган.

Икенче бөтендөнья сугышы вакытында күп кенә Кытай мөселманнары — хуэйлар Португалия Макаосына кача. Аларның күбесе тумышы белән Квантун провинциясеннән. Күбесе Икенче бөтендөнья сугышы тәмамланганнан соң Гонконгка күченгән.

1949 елда Кытайда гражданнар сугышы тәмамланганнан соң кайбер мөселманнар Төньяк-Көнбатыш Кытайдан шулай ук Макаога килә.

1999 елда Макао Португалиядән Кытайга тапшырылганчы, Гонконгның ислам берлеге(ингл.) Макао мөселман җәмгыятенә ярдәм итү өчен ел саен 150 000 гонконг доллары бүлеп бирә торган булган[6].

Соңгы ун елда Макаодагы мөселман җәмгыяте Макао икътисадының төрле секторларында эшләүче Көньяк һәм Көньяк-Көнчыгыш Азиядән килгән мөселман эшчеләре белән тулылана бара. Мәсәлән, 2014 елның августында Макаода Индонезиядән 3 955 мөселман эшләгән [7].

Макаодагы кайбер мөселманнар Корбан бәйрәмендә чикне уза һәм Гуанчжоуда Хуайшэн мәчетенә (шулай ук Нурислам мәчете буларак билгеле) бара. Макаода корбанга сыер гына суеп була, Гуанчжоуда башка вак терлек тә сатыла, корбанлык итне таратырга мохтаҗ кешеләр Гуанчжоуда күбрәк, дип аңлаталар Макао мөселманнары.

Мәчет[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Макао мәчетенә һәм мөселман зиратына керү капкасы
Төп мәкалә: Макао мәчете

Макаода беренче мәчеткә Португалия идарәсе вакытында Макаога Португалия армиясе белән килгән Көньяк Азия мөселманнары тарафыннан 1880-елларда нигез салынган.

Хәзерге вакытта Макаода бер мәчет бар. Мәчет 1980-елларда Макаода Португалия идарә иткән чорда икенче буын мөселманнары тарафыннан төзелгән.

1996 елда Макао мөселман җәмгыяте Португалиянең Макао хөкүмәтенә мәчетне реконструкцияләү планын тәкъдим итә, ләкин план хупланмаган.

Макаодагы мөселманнарның арта барган санын канәгатьләндерү өчен, 2006 елда Макао мөселман җәмгыяте хәзерге мәчет бинасы янында яңа зур мәчет төзүгә хөкүмәт рөхсәтен сорап мөрәҗәгать иткән.

2007 ел ахырында Макао мәчете реконструкцияләнә.

Киләчәктә ~600 дин тотучыны сыйдыручы заманча мәчет төзү планлаштырыла. Аның янында ислам мәдәни үзәге, арзанлы хәләл ресторан, 30 бүлмәле хостел һәм Коръән өйрәнү класслары төзеләчәк.

Мәчет ихатасы Макао мәчетеннән, аның каршындагы мөселман зиратыннан, Макао Ислам берлегенең штаб-фатирыннан, юыну урыныннан, бадминтон өчен мәйданнан һәм балалар мәйданчыгыннан тора.

Мәчетнең мәйданы якынча 6,5 х 12 метр тәшкил итә, ул 100гә якын дин тотучыны сыйдыра ала.

Макао мәчете һәм зиратының керү капкасын Хәлимә Бинте Шәйх 1973 елның 27 июнендә Адәм Шәйх истәлегенә бүләк иткән[8][9][10].

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Muslim Population By Country 2020(ингл.)
  2. Macau Population 2020 (Live), archived from the original on 2020-05-07, retrieved 2020-04-25 
  3. 2019 Revision of World Population Prospects. United Nations population estimates and projections
  4. Mosques in Macau(ингл.)
  5. "Being a Muslim in Macau: Indonesian community holds triple celebration". 2013 елның 16 октябрь көнендә архивланган. Macau Daily Times, 16.10.2013(ингл.)
  6. Islamic Union of Hong Kong(ингл.)
  7. Local Muslim community celebrates Eid al-Adha. macaudailytimes.com.mo, 6.10.2014(ингл.)
  8. Muslims gather to celebrate Eid al-Adha in Macau(ингл.)
  9. Macau's Muslims celebrate 'Festival of Sacrifice 2013 елның 16 октябрь көнендә архивланган.(ингл.)
  10. Local Muslim community celebrates Eid al-Adha(ингл.)