Македониялеләр (этнотөркем)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Македониялеләр (этнотөркем) latin yazuında])
Македониялеләр
Үз аталышы

Маке́донци

яшәү җире

Македония байрагы Македония:
1,3 млн кеше (2008)

Төркия Төркия:
31 мең кеше (2001)

Италия Италия:
92 мең кеше (2009)

Юнанстан Юнанстан:
1 — 30 мең кеше (1991)

Алмания Алмания:
62 — 85 мең кеше (2006)

Швейцария Швейцария:
61 — 63 мең кеше (2005)

АКШ АКШ:
57 — 200 мең кеше (2009)

Нидерландлар Нидерландлар:
10 — 15 мең кеше


Бөекбритания Бөекбритания:
9 мең кеше

Франция Франция:
2,3 — 15 мең кеше (2003)

Сербия Сербия:
25,8 мең кеше (2002)

Болгария Болгария:
1,6 — 5 мең кеше (2001)

Румыния Румыния:
695 кеше (2002)

Русия Русия:

1 мең кеше
Теле

македон, грек

Дине

православие; ислам (сөнниләр)

Кардәш халыклары:

болгарлар, серблар

Этник төркемнәре

торбәшләр

 Македониялеләр Викиҗыентыкта

Македониялеләр (үзатамалары (мак. Маке́донци — македонци) — көньяк славян халкы, Македония Җөмһүриятенең төп халкы. Македониялеләрнең гомуми саны — 2-2,5 млн кеше (2009, бәяләү буенча). Македониялеләр македон, Грециядә шулай ук грек телендә сөйләшәләр. Диннәреправославие дине, ислам дине (торбәшләр) .

Таралу ареалы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Македониядә македониялеләр. 2002
Македониялеләр Сербиядә
Албаниядә македониялеләр
Македониядә торбәшләр

Македония Җөмһүриятендә македониялеләрнең саны — 1,3 млн (2002, халык исәбен алу саннары буенча). Шулай ук башка илләрдә дә яшиләр:

  • Элладаның (Греция) төньягында Эгей Македониясендә: Төньяк Македония перифериясендә (Флорина һәм Кастория номнары) һәм Үзәк Македония перифериясенең төньягында һәм үзәк өлешендә (Пела, Килкис, Сәләник номнары), халык саны — 41 мең (1951, халык исәбен алу буенча) — 5-50 мең (бәяләү буенча).
  • Болгариянең көньяк-көнбатышындагы Пирин Македониясендә (Благоевград өлкәсе), халык саны — 5,1 мең (2001, халык исәбен алу саннары буенча) — 10 мең (бәяләү буенча).
  • Албаниянең көнчыгышында (Корча өлкәсе, Кукес өлкәсе), халык саны — 4,1 мең (2009, азсанлы халыклар комиссиясе мәгълүматы буенча) — 10-350 мең (бәяләү буенча).
  • Сербиянең төньягында (Воеводина округы, Белград округы), халык саны — 25,8 мең (2002, халык исәбен алу саннары буенча) — 50 мең (бәяләү буенча).

Диаспоралар бар:

  • Австралиядә, халык саны: 84 мең (2006, халык исәбен алу саннары буенча) – 200 мең (Македония Җөмһүрияте тышкы эшләр министрлыгы бәяләве буенча).
  • Италиядә, халык саны: 78,1 мең (2007, Статистика милли институты мәгълүматы буенча).
  • Алманиядә, халык саны: 62,3 мең (2006, Алманиянең статистика буенча федераль ведомствосы мәгълүматлары буенча) — 85 мең (Македония Җөмһүрияте тышкы эшләр министрлыгы бәяләве буенча).
  • Швейцариядә, халык саны: 61,3 мең (2006, халык исәбен алу саннары буенча).
  • Румыниядә, халык саны: 50 мең (бәяләү буенча).
  • Төркиядә, халык саны: 31,5 мең (2001, халык исәбен алу саннары буенча).
  • АКШта, халык саны: 51,7 мең (2006, халык исәбен алу саннары буенча) — 200 мең (Македония Җөмһүрияте тышкы эшләр министрлыгы бәяләве буенча).
  • Канадада, халык саны: 37,1 мең (2006, халык исәбен алу саннары буенча) — 150 мең (Македония Җөмһүрияте тышкы эшләр министрлыгы бәяләве буенча).
  • Аргентинада, халык саны: 15 мең (Македония Җөмһүрияте тышкы эшләр министрлыгы бәяләве буенча).
  • Яңа Зеландиядә, халык саны: 15 мең (Македония Җөмһүрияте тышкы эшләр министрлыгы бәяләве буенча) һ.б. илләрдә.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Охридта бина
Македонияле кызлар милли киемдә

Македониялеләрнең үзаңы һәм милли хәрәкәте баштарак Болгариягә юнәлтелгән була. Эгей Македониясендә Болгария яклы македониялеләр белән Болгария экзархаты кул астындагы чиркәүләрне һәм славян мәктәпләрен ябучы Греция андартлары арасында канлы бәрелешләр була. XIX гасыр азагында — XX гасыр башында Македониядән Болгариягә 100 меңнән артык кеше качарга мәҗбүр була. Пирин Македониясендә македониялеләрнең каршылык (ополчение) төркемнәре барлыкка килә. Алар Эгей Македониясендә һәм, бигрәк тә, Вардар Македониясендә хәрәкәт итә. Эчке Македония инкыйлаби оешмасының (ЭМИО) кораллы төркемнәре икегә бүленә: сул канаты (1925 елда ЭМИО оешмасыннан аерылып, мөстәкыйль берләшкән ЭМИО оешмасы төзи) Коминтерн белән хезмәттәшлек итә, Югославия составында Македония халык җөмһүрияте төзүдә катнаша (соңрак Болгариягә йөз тотуы өчен эзәрлекләнә); ЭМИОның уң канаты хорват усташлары һәм фашистик Италия белән хезмәттәшлеккә йөз тота.
1922 елда АКШта Болгариягә йөз тотучы македониялеләрнең сәяси оешмасы төзелә (1952 елдан Македония патриотик оешмасы). Македониялеләрнең үз асылларын аңлавы XX гасыр башында, бигрәк тә ике бөтендөнья сугышы арасында башлана. 1934 елда Коминтерн мөстәкыйль македон дәүләтен төзү идеясен хуплый.

Македониялеләр Грециядә[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1941-1944 елларда Югославия һәм Грециянең Болгария тарафыннан басып алынган зонасында ЭМИО эшчәнлек алып бара. Грециядә славян халкы вәкилләреннән ССка буйсынган «Саклау» хәрбиләштерелгән төркемнәре (СХТ) оеша. Македониялеләрнең икенче өлеше Греция коммунистлар фиркасе һәм Греция милли-азатлык фронты җитәкчелегендәге Славян милли-азатлык фронтына (СМАФ) берләшә. СМАФ СХТ га каршы көрәшә, аның әгъзаларын үз ягына аудару буенча эш алып бара. 1944 елда СМАФ белән СХТны Македониянең милли бәйсезлеге өчен көрәш берләштерә. 1944 елда СМАФ таратылгач, аның әгъзалары Вардар Македониясендә Каршылык күрсәтү хәрәкәтендә катнашалар.
1945 елның августында Төньяк Грециянең славян халкын яклау масксатында Милли-азатлык фронты (МАФ) төзелә. МАФ хөкүмәт гаскәрләре белән бәрелешкә керә, соңрак 1946-1949 еллардагы Греция ватандашлар сугышында Греция демократик армиясе (ГДА) ягыннан катнаша. ГДА назыйрлык иткән җирләрдә македон мәктәпләре, театрлары һ.б. ачыла. ГДА тар-мар ителгәч, Грециядән меңәрләгән македонияле качарга мәҗбүр бала. Көнчыгыш Европа илләренә 30 мең македонияле бала эвакуацияләнә һәм урнаштырыла. Македониялеләрнең бер өлешен көчләп илнең көньягына күчерәләр. Грециядә македониялеләр этник азчылык итеп каралмый. Эгей Македониясенең славян һәм грек телле халыкларын «македониялеләр» («допияләр» — җирле халык) дип атыйлар.
1993 елда Македониялеләрнең Балкан чәчәк атуы өчен хәрәкәте (MAKIVE), 1994 елда «Виножито» (тат. Салават күпере) фиркасе оеша.

Македониялеләр Болгариядә[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Болгариядә 1947-1958 елларда македониялеләр этник азчылык итеп карала, македон теле Благоевград өлкәсенең рәсми теле исәпләнә, македон телендә «Пирин хәбәрләре» газетасы чыгарыла, ЭМИО әгъзалары эзәрлекләнә. 1956 елгы халык исәбен алу саннары буенча, илдә 187 800 македонияле яшәгән (Благоевград өлкәсендә — 178 900, өлкә халкының 63,6 % ы, хәзер 0,9 %). 1958 елда Болгария коммунистлар фиркасе үзәк комитеты пленумы македониялеләрне болгарларның субэтник төркеме дип санарга дигән карар чыгара. 1989 елда оешкан «ЭМИО-Болгария милли хәрәкәте» фиркасе Пирин македониялеләренең мөстәкыйль халык булуына каршы чыга. 1999 елда оешкан «Илинден-Пирин берләшкән македония оешмасы» фиркасе македониялеләрнең хокукларын якларга алына (фирка 2000 елдан тыелган). Благоевградта македон телендә «Народна воля» газетасы чыгарыла.

Сербиядә, Албаниядә, Румыниядә македониялеләр этник азчылык хокукларыннан файдалана, мәктәпләрдә македон теле укытыла, македон телендә газеталар чыга, радио-телевидение эшли.

Диаспораларда македониялеләр бергә-бергә, кварталлар һәм урамнар төзеп урнашып яшиләр, православие динен тотуны дәвам итәләр, көнкүрештә македон телен кулланалар (мәсәлән, Австралиядә яшәүче македониялеләрнең 80% ы көнкүрештә туган телен куллана). 2004 елда «Берләшкән македон диаспорасы» оешмасы төзелә.

1991 елның 8 сентябренда Югославия составындагы Македония җөмһүриятендә референдум уза һәм македоннарның 74% ы бәйсезлек өчен тавыш бирә. 1992 елның гыйнварында ил үзен Югославиядан тулысынча бәйсез дип игълан итә.

Мәдәният[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Македониялеләрнең мәдәнияте Көньяк-көнчыгыш Европа халыклары мәдәниятенә охшаш. Төп кәсепләре — җир эшкәртү, игенчелек-яшелчәчелек (бодай, арыш, арпа, солы, бәрәңге, кукуруза, яшелчәләр үстерү, XX гасырда виноград, тәмәке, җиләк-җимеш үстерә башлыйлар) һәм көтүчелек. Агач эшкәртү, зәрканчылык киң таралган.

Авыллары кысан (урамнарны әйләнә буенча урнаштыру да очрый), тауларда таралып утыра. Тораклары, гадәттә, 2 – 3 катлы йортлар: беренче катта хуҗалык итү бүлмәләре, икенче катта кухня, җылытыла торган бүлмәләр урнаша, өченче катта — җәйге бүлмәләр. Өске кат аскы катларга караганда тышкарак чыгып тора, балконы була. Керү юлында, гадәттә, терраса (трем) була. Ишегалды койма белән әйләндереп алына.

Кием[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Хатын-кызларның киеме — бастырма якалы, туника формалы чигелгән күлмәк. Кызыл (Өскеп-Скопье һәм Куманово тирәсендә кара һәм зәңгәр) төскә өстенлек бирелә. Кулмәк өстеннән ак төстәге мамык яки постау тукымадан тегелгән, ачык изүле (сәдәфсез), ярымозын, җиңсез (клашник), кыска җиңле (сая, гуня) яки ялган җиңле (Өскеп, Куманово, Тетово, Галичник тирәләрендә) кием кияләр. Аның өстеннән жилет (елек), алъяпкыч (скутина, дипла, фута) киеп, билне көмеш киң аеллы төрле төстәге йон пута (пафтите) белән бәйлиләр. Караңгы төстәге постау кафтан (долама) киелә. Күп санлы тимер түгәрәк бизәгечләр кулланыла. Башка битьяулыкка охшаган яулык ябыла яки яулык өстеннән түгәрәк башлык (фес) кияләр. Аякка чуар, бәйләгән оекбаш һәм чүәк (опинки) киелә.
Ир-ат киеме — күлмәк (кошуля), чалбар, ак төстәге (соңгы вакытта кара төстәге дә) постаудан тегелгән кафтан (долама, җемдан), билдә озынлыгы 5 м, киңлеге 30 см булган йон пута, башта сарык йоныннан башлык (шубара).

Азык-төлек[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Төп ризык — бодай ипие (тауларда арыш һәм кукуруз ипие), сарык, кәҗә һәм сыер сөте, ит, яшелчә.

Гореф-гадәтләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

XX гасыр башына кадәр зур гаиләләр (задруга) гадәти күренеш була. Ата ягыннан туганнарга 9нчы буынга кадәр үзара өйләнешү тыелган. Исем атасы булу, өмә ясау (моба, тлака), кызларның кич утырулары (седенки), елан, җайдак сурәтендәге саклаучы рух-ияләргә (стопан, таласм) һәм явыз рухларга (караконджо, сениште, нави), убырларга (виштици), аждаһага (лами) һ.б. ышану, агачларны, ташларны, чишмәләрне изгеләштерү, халык дәвачыларына йөрү кебек гадәтләре сакланган.

Православие динендәге македониялеләр Раштуада учакка имән утыны салалар. Изге атнада маскалар киеп йөрү, келәү уздыру һ.б. саклана. Олы көнне йомырка ману, атынгычта атыну, түгәрәкләнеп бию (оро) белән билгелиләр. Питрау һәм Элҗен көннәрен һ.б. дини бәйрәмнәрне зурлап билгелиләр.

Халык авыз иҗаты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Фольклор жанрлары башка славян халыклары белән уртак, биюләре һәм җырлары бигрәк тә болгар биюләре-җырларына охшаш. Әкиятләр (каһарманнары хәйләкәр Петр, Хуҗа Насретдин), балладалар, истәлекләр, гөслә уйнап сөйләнелә торган дастан (Марко Кралевич, Кузман Капитан турында), яхшылык теләүче һәм данлаучы лазарь җырлары, туй җырлары, мәетне озатучы кайгы (печалбар) җырлары һ.б. Җырларда лад диатоника, илнең көньяк, көньяк-көнчыгыш, көнчыгыш өлкәләрендә пентатоникага нигезләнә. Ике тавышка җырлау киң таралган.

Музыка коралларында уйнауда Көнчыгышның мөкам элементлары сизелә. Киң таралган кораллардан — өч кыллы сызгычлы уен коралы чемене, гусла, чиртмә уен коралы тамбура, флейта дудук, кавал, зурна, бубен, барабаннар тапан, тарабука. Зурна һәм тапаннан торган ансамбльләр еш очрый.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Большая российская энциклопедия. В 35 томах. Том 18 (Ло-Ма). М.: НИ БРЭ, 2011. ISBN 978-5-85270-351-4

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Цепенков М. Македонски народни умотворби. Кн. 1-10. Скопjе, 1972.
  2. Danforth L.M. The Macedonian conflict: ethnic nationalismin a transnational world. Prinseton, 1995.
  3. Етнологиjа на македонците. Скопjе, 1996.
  4. Macedonia: the politics of identity and difference. L., 2000.
  5. Poulton H. Who are the Macedonians? 2nd ed. Bloomington; Indianapolis, 2000.
  6. Ристески Л.Категорните простор и Време во народната култура на Макендоците. Скопjе, 2005.
  7. Rossos A. Macedonia and Macedonians. Stanford, 2008.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]