Максат Гомәров

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Максат Гомәров latin yazuında])
Максат Гомәров
Төп мәгълүмат
Тулы исеме

Максат Илһам улы Гомәров

Туу көне

1963(1963)

Туу урыны

СССР, РСФСР, ТАССР, Зәй районы, Чыбыклы

Эшчәнлек еллары

1982—х. в.

Дәүләт

ССБР байрагы СССР
Россия байрагы РФ

Һөнәрләр

баянчы, композитор

Кораллар

баян

Жанрлар

баян өчен эшкәртмәләр

Коллективлар

ТДОһБТ

Хезмәттәшлек

Татарстан дәүләт телерадиокомитеты

Бүләкләр

Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе

Милләт

татар

Максат Гомәров, Максат Илһам улы Гомәров (1963 ел, СССР, РСФСР, ТАССР, Зәй районы, Чыбыклы) — баянчы−музыкант, композитор, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе. «Татар халык җыры антологиясе»н төзүче.

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1963 елда Татарстан АССР Зәй районы Чыбыклы авылында музыка сөюче гаиләдә туган. Әтисе Илһамның абыйсы Мизал авылга (Урал шахтасыннан) баян алып кайткан беренче кеше була. Әнисе оста баянчы һәм оста җырчы була. Максат кечкенәдән баянда уйнарга өйрәнә. Авылдан күченгәндә бөтен көйләрне уйный белә.

1972 елда гаиләләре белән Яр Чаллыга күчеп килә. Шәһәрнең 3нче музыка мәктәбенең баян классы буенча тәмамлаган[1]. 1977 елда шәһәр баянчылар конкурсында 1нче урынны ала.

1978 елда Казан музыка училищесына укырга керә. 1981 елда Сембердә узган Идел буе яшь баянчыларының X конкурсында лауреат исемен яулый.

1982 елда Казан музыка училищесын баян классы буенча тәмамлап[2], Казан дәүләт консерваториясенә укырга керә. 1983 елда Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрына баянчы-концертмейстер итеп алына.

Аерым башкаручылар һәм җырчылар белән эшләүче баянчы буларак, 1980-еллар башында сәхнәгә килгән җырчылар Газинур Фарухшин, Айдар Фәйзрахманов, Венера Ганиева, Зөфәр Хәйретдинов, танылган җырчылар Зөһрә Сәхәбиева, Галина Казанцева белән чыгышлар ясый, алар белән радио һәм телевидениеда язмалар эшли.

1991 елда Татарстан дәүләт телерадиокомитетына эшкә урнаша.

Ун елга якын ике томнан торган «Татар халык җыры антологиясе»н төзү белән шөгыльләнә. Казанның 1000 еллыгына «1500 татар җыры» дип аталган проект эшләүдә катнаша.

2020 елдан Яр Чаллыда (үзе тәмамлаган 3нче балалар музыка мәктәбе базасында) музыка мәктәпләрендә белем алучы балалар арасында «Максат Гомәров призына Баянда, аккордеонда һәм гармунда яшь башкаручыларның төбәк фестиваль-конкурсы» уздырыла[3][4].

Китабы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • 1998 ― Максат Гомәров. Баян. Татар һәм башкорт халык көйләре (беренче җыентыгы [5]). Обработкки татарских и башкирских народных мелодий для готово-выборного баяна. Казан, 1998.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Максат Гомәров. // Зәй районының күренекле затлары. (төзүчеләр Ф. Ш. Хуҗин, Ә. З. Әһлиуллина) . Казан: Сүз нәшрияты, 2011 ел, 221нче бит. ISBN 978-5-98356-118-2

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]