Яшел Үзән суднолар төзү заводы
Яшел Үзән суднолар төзү заводы | |
Тармак | көймәтөзүчелек[d] |
---|---|
Нигезләнү датасы | 1895 |
Оештыру-хокук формасы | гаммәви акционерлык җәмгыяте[d] |
Гомуми керем | 32 135 200 000 ₽[1] |
Штаб-фатирының урнашуы | Яшел Үзән, Россия |
Бүләкләр | |
Рәсми веб-сайт | zdship.ru |
Яшел Үзән суднолар төзү заводы, ААҖ "А.М. Горький исемендәге Яшел Үзән заводы" - Татарстан Җөмһүрияте Яшел Үзән шәһәрендә урнашкан суднолар төзү ширкәте.
1895 елда нигезләнгән. Россиянең төп суднолар төзү ширкәтләренең берсе.
Идел елгасында урнаша, шуңа күрә көймәләрне Кара диңгез, Каспий диңгезе, Балтыйк диңгезе, Ак диңгез бассейнарына су эчке юллары аша тәэмин итә ала.
1917 нче елда завод совет власте хөкүмәте карамагына алына һәм ул вакыттагы атамасы “Паратский суднолар төзәтү эшханәсе” була.
“Кызыл Металлист” суднолар төзәтү белән генә шөгыльләнмичә,авыл хуҗалыгы җитештерелә башлый. 1925-1930 нчы елларда заводның мөмкинлекләре тагын да зурая: компрессор станциясе, суднолар өчен котеллар ясау, агач эшкәртү һәм тимер чүкү цехлары ачыла. Заводка А.М.Горький исеме ТАССР ҮБК карары буенча язучының 40 еллык иҗатын бәяләү уңаеннан бирелә. Суднолар төзү исемлегендә ул суднолар төзүче 340 нчы завод дип искә алына. Беренче оборона заказын алганнан соң елга бронекатерлары төзи башлый. 1941-1945 нче елларда завод ил белән бергә фашизмны җиңүдә катнаша. Заводның 5 мең эшчесе арасыннан 2800 кеше фронтка китә, шуларның 830 ы гына әйләнеп кайта. Сугыштан соң завод яңа техник чаралар белән җиһазландырылган хәрби кораб ларга каршы тора алучы патруль кораблар, пассажир суднолары җитештерә.
2015 елның 21 ноябрендә Зеленодольск Мәдәният йортында А.М.Горький исемендәге Зеленодольск суднолар төзү заводы оешуга 120 ел тулу уңаеннан тантаналы чара уза. Тантанада Татарстан Республикасы Премьер-министры , Россия Федерациясе Оборона министрлыгы вәкилләре, республика министрлыклары һәм ведомстволары, Татарстан Республикасы машина төзү предприятиеләре һәм Зеленодольск районы хакимияте җитәкчеләре катнаша.
“Бүген завод һәм аның зур коллективы Татарстан Республикасының һәм илебез суднолар төзү тармагының горурлыгы булып тора. Предприятие Россиянең бөек диңгез державасы буларак оешуына зур өлеш кертте. Завод соңгы елларда бик тиз алга бара, серияле заказларны үзләштерү темпы үсә”, - диде Татарстан Республикасы Премьер-министры. 2010-2015 нче елларда җитештерү күләме 3,7 тапкыр арта. Завод социаль программа ларны гамәл гә ашыруга зур игътибар бирә. 2010 елдан әлеге максатларга 450 млн. сум бирелә. Завод диңгез һәм елга суднолары, хәрби корабльләр төзү белән данлыклы. Аны бүген Россиядә яхшы беләләр.
Тарих
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]1895 елда Казан округы элемтә юллары министрлыгы карары буенча Паратск суднолар төзәтү эшханәләре нигезләнә.
Паратск (бүгенге Яшел Үзән) Казаннан 40 км арада, Казан-Мәскәү тимер юлы янында, кулай урында урнаша.
1918 елда Паратскийга Балтыйк һәм Ижора суднолар төзәтү эшханәләре эвакуацияләнә һәм Паратск заводы белән берләштерелә.
1922 нче елда завод “Кызыл Металлист” исемен ала.
1932 елда Горький исеме бирелә.
1934 нче елда беренче оборона заказын ала.
1997 нче елдан зур габаритлы металл конструкцияләр төзи башлый.
2003 нче елда завод акционерлар кулына тапшырыла.
2013 елда Яшел Үзән заводы нияте буенча Туполев исемле Казан университетында кораблар төзү үзәге ачыла.
2015 елның 21 ноябрендә Зеленодольск суднолар төзү заводы оешуныӊ 120 еллыгы билгеләп үтелә.
Эшчәнлек
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Үз тарихы дәвамында заводта 1500 артык диңгез һәм елга көймәсе һәм 600 хәрби кораб төзелгән.
Алар арасында:
- махсус максатлар өчен төзелгән кораблар]]
- хәрби кораблар:
- көймәләр һөҗүменә каршы кече кораблар: 122б, 201, 201М, 204, 11451
- ракеталар кече корабы - 21631 проекты
- һава нигезендәге ракеталар кораблары "Бора", "Самум"
- Каспий флотилиясе флагманы - "Татарстан"
- Боз төрендәге чик буе сак корабы, 22100 проекты
- пассажир тиз йөрешле көймәләре, 1961 елдан 300 артык су асты канатларындагы тиз йөрешле "Метеор" җитештерелгән.
Сылтама
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Рәсми сәхифә 2016 елның 29 гыйнвар көнендә архивланган.
- http://rt-online.ru/zelenodolskij-zavod-im-gorkogo-planiruet-sozdat-sovmestnoe-proizvodstvo-s-kazahstanskim-zavodom/ 2019 елның 20 апрель көнендә архивланган.
Бу мәкаләнең сыйфатын арттырыр өчен түбәндәгеләрне эшләргә кирәк?:
|
Бу мәкалә өчен калып-карточка тутырылмаган. Aны өстәп, проектка ярдәм итә аласыз.
|