Максим Горький исемендәге Дөнья әдәбияты институты

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Максим Горький исемендәге Дөнья әдәбияты институты latin yazuında])
Максим Горький исемендәге Дөнья әдәбияты институты
Институтның Повар урамындагы бинасы
Элеккеге исем
Максим Горький исемендәге әдәби институт (1932-1934)
А. М. Горький исемендәге Әдәбият институты (1934-1938)
Нигезләнгән 1932
Ректор В. В. Полонский
Адрес Мәскәү, Повар урамы, 25а
Сайт imli.ru

Язучылар әзерләүче А. М. Горький исемендәге Әдәбият институты белән бутамаска

Максим Горький исемендәге Дөнья әдәбияты институты (рус. Институт мировой литературы имени Максима Горького) — Мәскәү шәһәрендә урнашкан фәнни-тикшеренү институты. РФ Фәннәр академиясенә карый. Пушкин йорты (Петербург) белән берлектә дөнья әдәбияты үсеше, аның тарихы, теориясе мәсьәләләре буенча эзләнүләр алып баручы әйдәүче фәнни югары уку йорты. А. С. Пушкин, А. М. Горький, В. В. Маяковский, Л. Н. Толстой, А. П. Чехов һ. б. рус язучыларының, ССРБ халыклары язучыларының, шулай ук чит ил (антик, Көнбатыш һәм Көнчыгыш Европа, Азия, Африка) язучыларының тормышын һәм иҗатын өйрәнүгә зур өлеш кертә.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1932 елның 17 сентябрендә ССРБ ҮБК президиумының «Максим Горькийның әдәби эшчәнлегенең 40 еллыгын билгеләү чаралары турында»гы карары нигезендә оештырыла. Башта Максим Горький исемендәге әдәби институт дип аталып йөртелә (Мәскәү кичке эшче әдәби университеты нигезендә төзелгән А. М. Горький исемендәге Әдәбият институты белән бутамаска) һәм ССРБ ҮБК каршындагы Гыйльми комитетка буйсынган фәнни һәм уку йортлары системасына керә.

1934 елның 27 августында исеме А. М. Горький исемендәге Әдәбият институтына үзгәртелә. Институтның беренче директоры — Лев Каменев (1883-1936). Ул директор вазифасында озак тормый: 1934 елның 16 декабрендә кулга алына. 1936 елда атып үтерелә (1988 елда аклана). 1935 елның 5 маенда уку йортының яңа директоры итеп ССРБ ФА мөхбир-әгъзасы (1939 елдан академик) Иван Капитон улы Луппол (1896-1943) билгеләнә. Ул да 1940 елда кулга алына (1956 елда аклана).

Институтның беренче елларындагы эшчәнлеге фәнни-матди нигезне булдыруга юнәлдерелә:
— әдәби басмаларны, җыентыкларны, XVIII-XIX гасырларда нәшер ителгән басмаларны, рус һәм чит ил әдәбият белгечләренең хезмәтләрен, чит ил һәм ССРБ язучыларының (шул исәптән ССРБ халыклары язучыларының) әсәрләре тупланган китапханә;
— кулъязмалар һәм әдәбият тарихына һәм язучыларның тормышына, көнкүрешенә кагылышлы төрле материаллар (фотосурәтләр, графика һәм сынлы сәнгать әсәрләре, портретлар, әдәби әсәрләргә ясалган иллюстрацияләр һ. б.) тупланган фонд булдыру. 1935-1937 елларда институт хезмәткәрләренең төп эшчәнлеге — җыю, тасвирлау, тәртипкә салу, каталог төзү була.

А. М. Горький вафатыннан соң (1936 елның 18 июне), 1937 елның 14 февралендә ССРБ ҮБК президиумы карары белән институтта «язучының тормышына һәм иҗатына кагылышлы, кулъязмалар һәм документлар тупланган» А. М. Горький архивы һәм «хезмәт ияләренә язучының иҗаты һәм тормышы белән танышу мөмкинлеге бирүче» А. М. Горький музее оештырыла. Шул ук елның 1 ноябрендә музей ачыла.

1938 елның 4 мартында институтта Тарихи музей бинасында узган Бөтенсоюз Пушкин күргәзмәсе (1937) материаллары нигезендә А. С. Пушкинның дәүләт музее булдырыла (1949 елда Пушкин музее Ленинградка күчерелә).

1938 елның 16 апрелендә институт ССРБ ФА составына кертелә, ССРБ ФАның (1991 елның декабреннән РФ ФА) А. М. Горький исемендәге дөнья әдәбияты институты (рус. ИМЛИ РАН) дип атала.

1937 елның ноябреннән институтта гыйльми-тикшеренү бүлекләре оештырыла башлый. ФА составына кергәндә, институтта 5 бүлек (секция) эшләп килгән була: А. М. Горький иҗатын өйрәнү бүлеге (җитәкчесе — ССРБ ФА мөхбир-әгъзасы И. К. Луппол), совет әдәбияты бүлеге (җитәкчесе — профессор М. И. Серебрянский), XVIII гасыр рус әдәбияты бүлеге (җитәкчесе — профессор Н. К. Гудзий), көнбатыш Европа әдәбияты бүлеге (җитәкчесе — профессор Ф. П. Шиллер), антик әдәбият бүлеге (җитәкчесе — академик М. М. Покровский), М. Ю. Лермонтов иҗатын өйрәнү төркеме (җитәкчесе — профессор В. Я. Кирпотин). Ул елларда А. М. Горький архивы белән Е. Ф. Розмирович, А. М. Горький музее белән С. В. Туманов, А. С. Пушкин музее белән Н. Ф. Карталов, нәфис иллюстрацияләр секторы белән М. Э. Голосовкер, кулъязмалар секторы белән С. Л. Симовский-Вейтков, китапханә белән Е. А. Ключникова җитәкчелек итә.

Институтның гыйльми эшчәнлегенең төп юнәлешләре булып:

  • гыйльми һәм әдәби җәмгыятьне җәлеп итеп, секция һәм төркемнәрнең ачык утырышларын уздыру;
  • фәнни конференцияләр һәм сессияләр уздыру;
  • әдәби-сәнгати иҗатның, әдәбият теориясе тарихының иң актуаль мәсьәләләре буенча һәм ССРБ һәм чит ил язучыларының тормышына һәм иҗатына багышланган монографияләр һәм коллектив хезмәтләр язу тора.

1938 елның сентябрендә ССРБ ФА президиумы институтның беренче гыйльми шурасын раслый: И. К. Луппол (рәис), академик М. М. Покровский, язучылар А. Н. Толстой, М. А. Шолохов, П. А. Павленко, әдәбият галимнәре М. М. Морозов, Н. К. Гудзий, Н. Ф. Карталов, А. А. Канчеев, Л. И. Тимофеев, М. И. Серебрянский, П. Н. Лазич, С. В. Туманов, С. Л. Симовский-Вейтков, М. А. Цявловский, М. П. Венгров. Гыйльми шураның беренче утырышы 1938 елның 4 октябрендә уза. И. К. Луппол, А. Н. Толстой һәм М. А. Шолохов ССРБ ФА әгъзалыгына тәкъдим ителә һәм алар 1939 елның 28 гыйнварында узган ССРБ ФА гомуми җыелышында академик итеп сайлана.

1939 елның 27 августында институт карамагына барлык филиаллары белән Л. Н. Толстойның дәүләт музее күчерелә (1944 елдан әлеге музей — ССРБ ФА әдәбият һәм тел бүлеге каршындагы мөстәкыйль гыйльми оешма, соңрак мәдәният министрлыгына тапшырыла).

1939 елда институтның фәнни-тикшеренү эшчәнлеге киңәя: июнь аенда инкыйлаби демократларның мирасын өйрәнү буенча төркем (җитәкчесе — профессор Б. П. Козьмин), декабрь аенда тагын 3 төркем — әдәбият теориясе төркеме, А. С. Пушкин иҗатын өйрәнү төркеме, Л. Н. Толстой иҗатын өйрәнү төркемнәре оештырыла.

1939 елда институт хезмәткәләре әзерләгән беренче фәнни хезмәтләр дөнья күрә. «А. М. Горький архивы» басылып чыга башлый (2нче томы 1941 елда басыла). «Рус әдәбияты тарихы», «Совет әдәбияты тарихы», «Инглиз әдәбияты тарихы», «Грек әдәбияты тарихы» буенча схема-планнар басыла. 1940 елда «Горький укулары» дип аталган конференцияләр (1938, 1939) материаллары дөнья күрә.

Бөек Ватан сугышы еллары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Бөек Ватан сугышы елларында институның 42 хезмәткәре (штатның яртысы) сугышка китә. Калган хезмәткәрләр белән институт Ташкәнткә эвакуацияләнә. Ташкәнткә һәм Тумга музейның фондлары, А. М. Горький архивы, кулъязмалар һәм иллюстрацияләр секторлары күчерелә, Мәскәүдә китапханә генә кала. 1940-1944 елларда институның директоры — Леонид Ипполит улы Пономарев (1885-1963). Институттта шулай ук Ленинградтан күчеп килгән галимнәр ССРБ ФА мөхбир-әгъзалары В. Ф. Шишмарев, В. М. Жирмунский, Н. К. Пиксанов, шулай ук В. П. Адрианова-Перетц, Б. С. Мейлах һ. б. хезмәт куя. Ташкәнттә вакытта совет, инглиз, рим әдәбиятлары тарихын язу дәвам итә. Урта Азия (үзбәк, төрекмән, казакъ, кыргыз, таҗик) әдәбиятлары, шулай ук украин һәм белорус әдәбиятлары тарихын язу башлана. А. С. Пушкин, Л. Н. Толстой, А. П. Чехов иҗаты буенча хезмәтләр языла. Бөек Ватан сугышы вакыйгалары чагылган әсәрләрнең библиографиясе төзелә, сугыш чоры әдәби тормышының елъязмасы алып барыла. Ташкәнттә институт хезмәткәрләре укытучылык эшен дә алып бара: рус әдәбияты тарихы кафедрасы мөдирләре булып Д. Д. Благой, Б. В. Михайловский эшли, Н. Л. Бродский, Л. И. Пономарев, М. А. Цявловский һ. б. махсус курслар укый. Институт хезмәткәрләре мәдәни-агарту эшендә катнаша: һоспитальләрдә, хәрби бүлгеләрдә төрле аудиторияләрдә 750 лекция укыйлар. Авыл хуҗалгы эшәрендә катнашалар.

1943 елның җәендә институт Мәскәүгә әйләнеп кайта. Әкренләп үз эшчәнлеген җанландыра һәм фәнни-тикшеренү эшләрен киңәйтә. 1944 елда институтта 4 сектор (совет, рус, көнбатыш, антик әдәбиятлар бүлекләре) һәм 2 төркем (А. М. Горький иҗатын өйрәнү, хәзерге заман фольклоры төркемнәре) эшли. 1948-1949 елларда ССРБ хлыклары секторы, 1952 елда әдәбият теориясе һәм эстетика секторы, текстология секторлары оештырыла. 1953 елда хәзерге заман фольклоры төркеме ССРБ халыклары халык иҗаты секторы итеп үстерелә. 1955 елда рус әдәбияты секторы эчендә борынгы рус әдәбиятын өйрәнү төркеме, 1957 елда чит ил әдәбиятлары бүлеге эчендә соиалистик илләр әдәбиятлары секторы оеша.

1975-1976 елларда чит ил әдәбиятлары бүлеге нигезендә XX гасыр чит ил әдәбиятлары, бөтендөнья әдәбияты тарихы, Азия һәм Африка илләре әдәбиятлары бүлекләре оештырыла. Кайбер секторлар бүлек дәрәҗәсенә үстерелә: фольклор (1986), XIX гасыр ахыры - XX гасыр башы рус әдәбияты (1988), борынгы рус әдәбияты (1992), А. М. Горький иҗатын өйрәнү һәм нәшер итү (1996).

1957 елдан институтта (Язучылар берлеге белән берлектә) «Вопросы литературы» журналы нәшер ителә. 1960 елда институтка «Әдәби мирас» (рус. Литературное наследство) нәшрияты тапшырыла, 1990 елда «Наследие» нәшрияты оештырыла.

Институт директорлары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Л. Б. Каменев (1934), ССРБ ФА академигы И. К. Луппол (1935-1940), Л. И. Пономарев (1940-1944), ССРБ ФА академигы В. Ф. Шишмарев (1945-1947), ССРБ ФА мөхбир-әгъзалары А. М. Еголин (1947-1952), И. И. Анисимов (1952-1966), Б. Л. Сучков (1968-1974), филология фәннәре докторы Ю. Я. Барабаш (1975-1977), ССРБ ФА мөхбир-әгъзасы Г. П. Бердников (1977-1987), ССРБ ФА мөхбир-әгъзасы В. Р. Щербина (1966-1968 һәм 1974-1975 елларда директор в.б.), РФ ФА мөхбир-әгъзасы Ф. Ф. Кузнецов (1987-2005), А. Б. Куделин (2005—2015), В. В. Полонский (2015 елдан). Директорның фән буенче урынбасарлары Л. И. Пономарев (1944-1949), В. Я. Кирпотин (1945-1946), С. М. Петров (1948-1954), Н. М. Онуфриев (1950-1953), М. И. Фетисов (1953-1955), А. А. Петросян (1955-1970), А. Л. Дымшиц (1972-1975), П. В. Палиевский (1977-1995), А. С. Курилов (1989-1991), Е. Н. Лебедев (1995-1997) һ. б.

Институтта 74 филология фәннәре докторы һәм 91 фән кандидаты эшли.

Бүләкләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1982 елның 16 сентябрендә «филология фәннәрен үстерүгә һәм гыйльми кадрларны әзерләүгә керткән хезмәтләре өчен» Халыклар Дуслыгы ордены белән бүләкләнә.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]