Максим Горький музее (Красновидово)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Максим Горький музее (Красновидово) latin yazuında])
Максим Горький музее
 Максим Горький музее Викиҗыентыкта
Максим Горький музее
Нигезләү датасы 1979
Урын 422813 ТР, Кама Тамагы районы, Красновидово, М. Горький ур., 17.
Директор Гөлчәчәк Рәхимҗан кызы Нәҗипова
Ольга Николай кызы Гришукова
(бүлек мөдире)
Сайт Музей сайты
 Максим Горький музее Викиҗыентыкта
Тышкы рәсемнәр
Музейдан фотосурәтләр.

Максим Горький музее (рус. Музей Максима Горького) — Татарстанның Кама Тамагы районы Красновидово авылында урнашкан дәүләт мәдәният оешмасы (музей). ТР милли музее бүлеге. Рус язучысы, җәмәгать эшлеклесе Максим Горький тормышының (Алексей Максимович Пешков, 18681936) Красновидовода узган чоры белән таныштыра. Красновидово музее — ил буенча Максим Горькийның авыл җирлегендә ачылган беренче музее.

Максим Горький

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1972 елның 28 мартында нигез салынган. 1979 елның 10 октябрендә ачылган. Музейга нигез салучылар — тарихчы-археолог Николай Филипп улы Калинин (18881959) һәм язучы, РСФСР атказанган мәдәният хезмәткәре Мария Николай кызы Елизарова (19081995)[1]. Беренче экспозицияне Казан тарихчысы В. В. Чумаков ясый.

19791982 еллардаМаксим Горькийның Казандагы музее филиалы. 1983 елданТР милли музее бүлекчәсе[2]. Беренче директорлар — Валентина Иван кызы Кобзова, Валентина Григорий кызы Останина.

Бина[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Музей бер комплекска берләшкән ике таш бинадан гыйбарәт: кызыл кирпечтән салынган яңа музей бинасы (янкорма) һәм Михаил Антон улы Ромасьның сакланып калган кибете бинасы.

Экспонатлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Күргәзмә мәйданы — 144 кв. м. Экспонатлар саны — 850. Экспозиция Максим Горькийның 1888 елның яз-көз айларында Красновидовода уздырган көннәре мохитен күрсәтә. Музей ике — мемориаль (М. А. Ромасьның торак бүлмәсе, кибете) һәм әдәби өлештән тора. Күргәзмә Красновидово авылының 1732 елдан башлап тарихы белән таныштыра. XIX гасыр рус керәстияны йорты интерьеры торгызылган.

Красновидовода узган көннәре турында язучы «Минем университетларым» әсәрендә телгә ала.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Музей М. Горького. 2019 елның 7 август көнендә архивланган. Кама Тамагы районы сайты
  2. Максим Горький музееның тарихы. Красновидово музее(рус.)