Максим Зозуля

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Максим Зозуля latin yazuında])
Максим Зозуля
Туган 28 апрель 1905(1905-04-28)
Песчанка[d], Знаменская волость[d], Новомосковский уезд[d], Екатеринослав губернасы, Россия империясе
Үлгән 3 октябрь 1943(1943-10-03) (38 яшь)
Рипкы районы[d], Чернигов өлкәсе, Украина Совет Социалистик Республикасы, СССР
Күмү урыны Мысы[d]
Катнашкан сугышлар/алышлар Алман-совет сугышы
Хәрби дәрәҗә өлкән сержант[d]

Максим ЗозуляСоветлар Союзы герое, Өлкән сержант, Үзәк фронтның 61 нче армиясе 237 нче гвардия укчылар корпусы 76 нчы гвардия укчылар дивизиясенең взвод командиры ярдәмчесе.

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Зозуля Максим Митрофанович 1905 елның 28 апрелендә Украинаның Днепропетровск өлкәсе Новомосковск районы Песчанка авылында крестьян гаиләсендә туа. Украин милләтеннән. Свердловск өлкәсенең Алапаевск шәһәрендә металлургия заводында мастер булып эшли. 1938 елдан ВКП(б) әгъзасы.

Сугышчан юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1943 елның 8 гыйнварында  Татарстанның Тәкәнеш РХК тарафыннан  фронтка алына. Башта – Брянск фронтында, ә 1943 елның 7 сентябреннән – Үзәк фронтта. Өлкән сержант, 76 нчы гвардия Чернигов укчылар дивизиясенең 287 нче гвардия укчылар полкы 9 нчы укчылар ротасында укчылар взводы командирының ярдәмчесе буларак, 1943 елның 28 сентябрендә беренчеләрдән булып Днепр елгасын кичә. Көнбатыш ярда М.М. Зозуля үз взводы белән калган подразделениеләргә Днепрны кичәргә мөмкинлек тудыра. Чернигов өлкәсенең Репки районы Мысы авылы янында дошман ныгытмаларына һөҗүм вакытында сержант Зозуля яраланган взвод командирын алыштыра, беренчеләрдән булып атакага күтәрелә һәм сугышчыларны үз артыннан ияртә. Дошман траншеясына беренче булып бәреп керә һәм фашистларны качарга мәҗбүр итә. Ул шәхсән 15 фрицны юк итә, 3 кул пулемётын кулга төшерә. Гаскәрләр командующие армия генералы Рокоссовский һәм Хәрби Совет әгъзасы генерал-лейтенант Телегин 1943 елның 12 октябрендә өлкән сержант кылган батырлыкның әһәмиятен раслыйлар.

Максим Зозуля Митрофанович 1943 елның 3 октябрендә Днепр елгасын кичкәндә һәлак була. Үлеменнән соң Ленин ордены белән бүләкләнгән.

Бүләкләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Ленин ордены
  • Советлар Союзы Герое (СССР Югары Советы Президиумының 15.01.1944 Указы нигезендә бүләкләнгән (үлеменнән соң))[1]

Чыганак[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

https://wiki2.org/ https://tatfrontu.ru/card/564721

  1. Указ Президиума Верховного Совета СССР «О присвоении звания Героя Советского Союза генералам, офицерскому, сержантскому и рядовому составу Красной Армии» от 15 января 1944 года // Ведомости Верховного Совета Союза Советских Социалистических Республик : газета. — 1944. — 23 января (№ 4 (264)). — С. 1.