Максим Шакиров
| Максим Шакиров | |
|---|---|
| Туган телендәге исеме | Максим Фатыйх улы Шакиров |
| Туган | 21 ноябрь 1967 (58 яшь) Мәскәү өлкәсе Ногинск шәһәре |
| Милләт | татар |
| Ватандашлыгы | |
| Һөнәре | альпинист, мөхбир |
| Җефет | Елена Анатолий кызы Борзенкова, табиб |
| Балалар | улы Кирилл (1993), кызы Варвара (2004). |
| Ата-ана |
|
Максим Шакиров (Максим Фатыйх улы Шакиров, рус. Максим Фатекович Шакиров) – «Красная звезда» (Мәскәү) газетасының спорт бүлеге хәбәрчесе[1], альпинист, тренер.
Тәрҗемәи хәле
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]1967 елның 21 ноябрендә Мәскәү өлкәсе Ногинск шәһәрендә туган. Физик тәрбия институтының тренерлык факультетын «пятиборье буенча тренер» белгечлеге буенча (1990), тау чаңгысы спорты инструкторлары мәктәбен (1991) тәмамлаган.
Хезмәт юлы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Альпинизм
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
1996 елдан альпинизм белән шөгыльләнә. Тауга менүләрне фото һәм видеога төшереп бара. Тау чаңгысы спорты нигезләренә өйрәтә. Яңа елларны дөньяның иң биек тау башларында каршылау идеясе авторы. Кыйтгаларның, илләрнең һәм тау массивларының абсолют биек тау башларында Яңа елны каршылау («New Year on the Summits») проекты җитәкчесе.[2]
Яулаган биеклекләре
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- 2001 – Эльбрус (Россия)
- 2002 – Монблан (Альп)[3]
- 2003 – Килиманджаро (Африка)
- 2004 – Аконкагуа (Япония)
- 2005 – Фуджи (Япония)
- 2006 – Чимборасо (Эквадор)
- 2007 – Олимп (Греция)[4]
- 2008 – Охос-дель-Саладо (Чили)
- 2009 – Цуг Шице (Алмания)
- 2010 – Тубкаль (Атлас таулары, Марокко)[5]
- 2011 – Аибга (Россия, Краснодар крае)
- 2012 – Говерла (Карпат, Украина)
- 2013 –
- 2014 – Тейде вулканы (Тенерифе, Канар утраулары, Испания)
- 2015 – Олимпус (Кипр, 1 900 м)[6]
Сочи шәһәрен Олимпиадага (2014) тәкъдим итү максаты белән Сочи флагын 5 кыйтганың иң биек тау башларына кадау белән шөгыльләнә:
Максаты
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]БМО әгъзасы булган 194 илнең һәркайсында булып, иң биек булган тау башына менү, шул исәптән өч 8 меңлеккә (Эверест, К2, Канченджанга). Соңыннан 194 3D панорама, 194 видеороликны берничә чит телдә аңлатмаларын язып, интернетка урнаштыру.[8]
Кызыклы факт
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Бүләкләре, мактаулы исемнәре
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Альпари рәсми сайты(үле сылтама)
- Тауга менүчеләр турында портал
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ «Красная звезда» сайтында
- ↑ Альпари сайтында
- ↑ «Үз тәҗрибәң турында сайт»та, archived from the original on 2013-05-12, retrieved 2015-02-11
- ↑ Бурятия-онлайн сайтында, archived from the original on 2016-08-05, retrieved 2015-02-11
- ↑ Яңа елны - Африкада
- ↑ «7 биеклек» клубы сайтында
- ↑ «Красная звезда», 21.03.2007
- ↑ alp.org.ua сайтында, archived from the original on 2015-01-21, retrieved 2015-02-11
- ↑ climbing.ru сайтында
- ↑ Россия альпинизм федерациясе сайтында, archived from the original on 2016-03-05, retrieved 2015-02-11