Эчтәлеккә күчү

Максут

57°52′44″ с. ш. 52°29′57″ в. д.HGЯO
Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Максут latin yazuında])
Максут
Дәүләт  Россия
Административ-территориаль берәмлек Дасис авылы җирлеге[d][1]
Халык саны 191 (2012)[2]
Почта индексы 427682 һәм 427686
Карта

Максут, Максөт  (удм. Вениж, рус. Малый Вениж) — Удмуртиянең Юкамен районында урнашкан татар авылы. Дасис авыл поселогы составына керә.

Авыл республиканың төньяк-көнбатышында, район үзәгеннән турыдан-туры көньяк-көнчыгышка таба якынча 15 километр ераклыкта урнашкан.

Максут авылы, бөтен Удмуртия кебек үк, МСК+1 сәгать зонасында урнашкан. Кулланыла торган вакытның UTC-ка карата күчеше +4:0 тәшкил итә.[3]

Татарча атамасы мәк суы дигәнне аңалата дип уйланыла. Удмуртча Вениж атамасы удмуртчадан вень — энә, иж — сулык дигәнне аңлата, ягъни энә кебек туры су буенда урнашканнан килеп чыккан.[4]

Маловенижский (Максют) пүчинкәсе беренче тапкыр 1802 елда телгә алына, ул вакыт биредә 2 йортта 6 ир кеше яшәгән, барысы да бисермәннәр. 1859 елда 97 кеше яшәгән. 1891 елда биредә 28 йортта 263 кеше, татарлар яшәгән. 1959 елда 202 кеше исәпләнгән, татарлар.[5]

Халык саны
2010[6]2012[7]
196191
Милли составы

2002 елгы җанисәп нәтиҗәләре буенча, татарлар 221 кешедән 77 % тәшкил итә.[8]

1907 елда авылда мәчет, аның каршында мөхтәсибәт мәктәбе төзелә, анда балаларны догалар укырга, Коръән укырга һәм гарәп әлифбасына нигезләнеп язарга өйрәтәләр. Беренче мулла итеп Мөхәммәт Харис Әхмәт Вәлиев Таипов раслана. 1930 еллар башында мәчет ябыла. Бөек Ватан сугышына кадәр кече авылда җәйге сезонга татар телендә белем бирүче балалар мәйданчыгы ачылган, башлангыч мәктәп эшләгән, анда 34 бала татар телендә белем алган. Мәктәп мөдире булып 1910 елгы Әмиров Гата (Гатаулла) Габдулла улы, Дасис авылы мулласы Габделхак Идрисов Әмировның улы торган.[4]