Макыл авыл җирлеге

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Макыл авыл җирлеге latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Макыл авыл җирлеге
Дәүләт Flag of Russia.svg Россия
Башкала Рус Макылы[1]
Административ-территориаль берәмлек Югары Ослан районы
Халык саны 1576 (1 гыйнвар 2018)[2]

Макыл авыл җирлеге (рус. Макуловское сельское поселение) — Россия Федерациясе Татарстан Республикасы Югары Ослан районындагы муниципаль берәмлек.

Административ үзәге булып Рус Макылы авылы тора.

Тарихы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Авыл җирлегенең статусы һәм чикләре «Югары Ослан муниципаль районы "муниципаль берәмлегенең һәм аның составындагы муниципаль берәмлекләрнең территорияләре чикләрен билгеләү һәм аларның статусы турында" 2005 елның 31 гыйнварындагы 19-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы белән билгеләнгән.[3]

16 гасырның беренче яртысында җирлек территориясе Казан ханлыгы составына кергән. 1552 елда Рус дәүләте составында. 1553 елдан башлап кушылган җирләр уездларга бүленә башлый: тау ягы Свияжск уездына керә. Шул килеш алар 18 гасырның 20 елларына кадәр торалар.

Югары Ослан районының Казан ханлыгы чорыннан соң беренче унъеллыкларында салынган рус авылларының күбесе татар, чуваш, мордва җирлекләрендә барлыкка килүе мәгълүм.

1917 нче елгы вакыйгалардан соң Советлар власте урнаша. Бөек Октябрь революциясе нәтиҗәсендә пролетариат диктатурасы эпохасы башлана. Авылларда авыл советлары оеша. Советларның барлык берләшмәләре гомуми тигез туры сайлаулар аркылы яшерен тавыш бирү нигезендә барлыкка килә.

Урындагы власть авыл территориясендәге дәүләт власте статусын йөртә. Ул мәдәни, икътисадый, хуҗалык, төзелеш эшләрен җитәкли, үзенә буйсынган идарә органнарының эшчәнлеген контрольдә тота, авыл җирлегендәге тәртипне оештыра. Ә авыл Советлары һәрбер торак пунктының үзендә булда, Сәет авылында да. Аның башлыгы булып 1932-1941 елларда Маслов Владимир Петрович, ә 1941-1962 елларда Мәскәү шәһәрендә узган 1нче колхозчылар съездында катнашучы Носова Анастасия Михайловна тора. Ул 8 ел буе ТАССР ның Югары Советы депутаты булып сайланган кеше.

Аннан соң Сәет авыл Советы Макыл авыл Советы белән кушыла, 1992 елда аларга Келәнче авыл Советы да килеп кушыла. Б

Хәзерге вакытта авыл җирлеге башлыгы булып Нуруллин Рашат Галимҗан улы эшли.[4]

Халык саны[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Халык саны
2010[5]2011[6]2012[7]2013[8]2014[9]2015[10]
168716841679163716501639

Авыл җирлеге составы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Торак пунктТорак пункт төреХалык саныМилли составы
1 Рус Макылы авыл, административ үзәк 1239 руслар, татарлар
2 Татар Макылы авыл 165 татарлар
3 Исәй авыл 7 руслар
4 Келәнче авыл 175 руслар
5 Сәет авыл 105 руслар

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. ОКТМО
  2. 26. Численность постоянного населения Российской Федерации по муниципальным образованиям на 1 января 2018 годаФедераль дәүләт статистикасы хезмәте.
  3. Закон Республики Татарстан от 31 января 2005 года № 19-ЗРТ «Об установлении границ территорий и статусе муниципального образования "Верхнеуслонский муниципальный район" и муниципальных образований в его составе».
  4. Макыл авыл җирлегенең килеп чыгу тарихы.
  5. Численность и размещение населения республики Татарстан. Итоги всероссийской переписи населения 2010 года
  6. Оценка численности постоянного населения Республики Татарстан на 1 января 2011 года. әлеге чыганактан 2015-04-04 архивланды. 2015-04-04 тикшерелгән.
  7. Численность населения Российской Федерации по муниципальным образованиям. Таблица 35. Оценка численности постоянного населения на 1 января 2012 года. әлеге чыганактан 2014-05-31 архивланды. 2014-05-31 тикшерелгән.
  8. Численность населения Российской Федерации по муниципальным образованиям на 1 января 2013 года. — М.: Федеральная служба государственной статистики Росстат, 2013. — 528 с. (Табл. 33. Численность населения городских округов, муниципальных районов, городских и сельских поселений, городских населённых пунктов, сельских населённых пунктов). әлеге чыганактан 2013-11-16 архивланды. 2013-11-16 тикшерелгән.
  9. Численность населения муниципальных образований Республики Татарстан на начало 2014 года. Территориальный орган Федеральной службы государственной статистики по Республике Татарстан. Казань, 2014. әлеге чыганактан 2014-04-12 архивланды. 2014-04-12 тикшерелгән.
  10. Численность населения муниципальных образований Республики Татарстан на начало 2015 года. әлеге чыганактан 2015-04-17 архивланды. 2015-04-17 тикшерелгән.