Малавида ислам

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Малавида ислам latin yazuında])
Илнең элекке башкаласы, халык саны зурлыгы буенча дүртенче урындагы шәһәре Зомба(ингл.) мәчете

Малавида ислам (ингл. Islam in Malawi, гарәп. الإسلام في مالاوي‎ ) ― тарафдарларының саны буенча христиан диненнән соң икенче урында торучы дин. 2018 елгы халык санын алу мәгълүматлары буенча, ил халкының (19 млн кеше, 2020 елга) 13, 8 % ы (2 426 754 кеше) — мөселманнар [1]. Христианнар – 82,3 % (протестантлар 58,5 %, католиклар 17,2 % һ.б. христиан диннәре). Мөселманнарның зур күпчелеге ― сөнниләр, калганнары ― аз санлы шигыйлар.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ислам Малавига гарәп һәм суахили[калыпны мәкаләдән алып куярга] сәүдәгәрләре белән килгән, алар фил сөякләре, алтын һәм XVI гасырдан алып XIX гасырга кадәр коллар белән сәүдә иткән. Шулай ук Малавига ислам динен Килва(ингл.) солтанлыгы сәүдәгәрләре алып килгән, дигән версия бар [2]. Ике мөселман укытучысының – шәех Абдаллаһ Мкванда (Abdallah Mkwanda) һәм шәех Сабити Нгауньеның (Sabiti Ngaunje), шулай ук, ислам йогынтысын таратуда мөһим роль уйнаганы мәгълүм [3].

ЮНЕСКО мәгълүматларына караганда, Малавида иң беренче мәчетне фил сөяге белән сәүдә итүче гарәп – суахили сәүдәгәрләре төзегән [4].

Колониаль чорда ил хакимияте, каршылык идеологиясе буларак ислам аларның идарә итүенә зур куркыныч тудыра, дип курка [5] . Әлеге фикерне христиан миссионерлары да хуплаган [6].

Ньяса күле яр буенда яшәүче Яо(ингл.) кабиләсе ислам динен XIX гасырда кабул иткән һәм шул чордан бирле Малавиның иң эре мөселман этник төркеме булып исәпләнә [7].

1970-елларда бөтен дөнья буенча мөселманнар арасында башланган кебек үк, Малавида мөселманнар арасында Ислам яңарышы күзәтелә [8].

Яңа заман[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Малавида миссионерлык эше белән үзәге Күвәйтта урнашкан Африка мөселман агентлыгы(ингл.) (АМА) шөгыльләнә [9]. Күвәйтта АМА Коръәнне Малавиның рәсми телләреннән берсе булган Чева[калыпны мәкаләдән алып куярга] (Chinyanja) теленә тәрҗемә иткән [10] һәм илдәге башка миссионерлык (дәгъват) эшләрендә катнашкан.

Илдә 800 гә якын җамигъ мәчете исәпләнә[11]. Илнең барлык зур шәһәрләрендә мәчетләр [12], шулай ук берничә Ислам мәктәбе (мәдрәсә)[13], «Ислам радиосы» исеме астында радиостанция [14] эшли[15].

Илнең финанс һәм сәүдә үзәге булган, башкала Лилонгведан(ингл.) кала икенче зур шәһәре Блантайр(ингл.) читендәге Мпемба (Mpemba) микрорайонында, нигездә, Согуд Гарәбстаны һәм Күвәйт акчалары хисабына финанслана торган эре мөселман уку үзәге бар[16].

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 2018 Population and Housing Census Main Report. Malawi National Statistical Office.
  2. Arne S. Steinforth (2009). Troubled Minds: On the Cultural Construction of Mental Disorder and Normality in Southern Malawi. Peter Lang. p. 78. ISBN 9783631587171. 
  3. Owen J. M. Kalinga (2012). Historical Dictionary of Malawi (revised ed.). Rowman & Littlefield. p. 200. ISBN 9780810859616. 
  4. https://whc.unesco.org/en/tentativelists/5603/
  5. John McCracken (2012). A History of Malawi, 1859-1966 (illustrated ed.). Boydell & Brewer Ltd. p. 142. ISBN 9781847010506. 
  6. Owen J. M. Kalinga (2012). Historical Dictionary of Malawi (revised ed.). Rowman & Littlefield. p. 201. ISBN 9780810859616. 
  7. Brenner, Louis (1993) (in en). Muslim Identity and Social Change in Sub-Saharan Africa. Indiana University Press. pp. 79. ISBN 978-0-253-31271-6. https://books.google.com/books?id=gwSgv7FFCAgC. 
  8. Klaus Fiedler (2015). Conflicted Power in Malawian Christianity: Essays Missionary and Evangelical from Malawi (illustrated ed.). Mzuni Press. p. 202. ISBN 9789990802498. 
  9. Prayer Times, Salah (Salat) Time in Malawi | IslamicFinder. IslamicFinder. 2018-06-08 тикшерелгән.
  10. Proseletysation in Malawi, archived from the original on 2017-10-04, retrieved 2021-12-03 
  11. Klaus Fiedler (2015). Conflicted Power in Malawian Christianity: Essays Missionary and Evangelical from Malawi (illustrated ed.). Mzuni Press. p. 202. ISBN 9789990802498. 
  12. David Mphande (2014). Oral Literature and Moral Education among the Lakeside Tonga of Northern Malawi (illustrated, reprint ed.). Mzuni Press. p. 132. ISBN 9789990802443. 
  13. Islamic organisations in Malawi
  14. Harri Englund (2011). Christianity and Public Culture in Africa. Ohio University Press. p. 168. ISBN 9780821443668. 
  15. The Malawi Religion Project (MRP) | Malawi Longitudinal Study of Families and Health (MLSFH). malawi.pop.upenn.edu. әлеге чыганактан 2018-06-12 архивланды. 2018-06-08 тикшерелгән.
  16. Owen J. M. Kalinga (2012). Historical Dictionary of Malawi (revised ed.). Rowman & Littlefield. p. 201. ISBN 9780810859616.