Мальта
Байрак
| |
Шигарь | Truly Mediterranean ![]() |
---|---|
Башкала | Валлетта |
Халык саны | 465 292 (2017) ![]() |
Нигезләнгән | 21 сентябрь 1964 ![]() |
Сәгать кушагы | UTC+01:00 |
Рәсми тел | мальта теле, инглиз теле |
География | |
Мәйдан | 316 км² |
Координатлар | 35.9°N 14.5°E ![]() |
Сәясәт | |
Дәүләт башлыгы | Георг Вильям Велла |
Хөкүмәт башлыгы | Роберт Абела |
![]() | |
Crefydd/Enwad | Христианлык ![]() |
Икътисад | |
ТЭП | 17 743 миллион US$ (2021), 17 765 миллион US$ (2022) ![]() |
Акча берәмлеге | евро |
Эшсезлек дәрәҗәсе | 6% (2014)[1] |
Туу күрсәткече | 1.38 (2014)[2] |
КПҮИ | 0.918 (2021)[3] |
Яшәү озынлыгы | 81.79756 ел (2015, 2016)[4] |
Пинсә яше | 62 яшь |
Джини коэффициенты | 31 (2019)[5] |
Башка мәгълүмат | |
Ярдәм телефоннары | |
Электр аергычы төре | BS 1363[7] |
Автомобил хәрәкәте ягы | сул[8] |
Челтәр көчәнеше | 230 вольт[7] |
Телефон коды | +356 |
ISO 3166-1 коды | MT |
ХОК коды | MLT |
Интернет домены | .mt |
Ма́льта – Урта диңгездәге утрау-дәүләт. Исеме финикия телендәге malat (һаван) сүзеннән килеп чыккан.
Европа берлеге әгъзасы.
Тарихы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Европадан Азия һәм Африкага илтүче диңгез юлларының үзәгендә урнашкан Мальта элек-электән басып алучыларны үзенә җәлеп иткән. Б.э.к. VIII гасырда Мальтаны финикиялеләр (һәм алар белән бер үк вакытта диярлек греклар) колонияләштерәләр. Б.э.к. IV гасырдан б.э XIII йөзьеллыгына кадәр утрауны алмаш-тилмәш карфаген, рим, византиялеләр, гарәпләр, норманнар, испаннар басып алалар.
1530 елда Карл V император Мальтаны иоаннитларның ритсер орденына бирә (әлеге орден шул вакыттан бирле Мальта ордены дип атала башлый). 1798 елда утрауны Наполеон җитәкчелегендәге француз армиясе Мисырга барышлый басып ала. 1800 елның 5 сентябрендә инглизләр Мальта башкаласы Валеттаны алалар, утрауның губернаторы булып Александр Болл билгеләнә. 1814 елгы Париж тынычлык килешүе нигезендә Мальта Бөекбританиягә күчә. Инглизләр аны колония һәм хәрби-диңгез базасына әверелдерәләр.
1964 елда Мальта бәйсезлек ала, ә 1974 елдан республика игълан ителә, ләкин 1979 елга кадәр, Мальтада соңгы инглиз базасы бетерелгәнче, дәүләт башлыгы булып элеккечә инглиз патшабикәсе санала.
Сәяси төзелеш[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Мальта - парламент республикасы. Мальта конституциясе 1964 елда кабул ителә. Законнар чыгару хокукы Президент һәм вәкилләр пулатыннан торучы парламентка карый. Вәкилләр пулаты 65 депутаттан тора. Палата әгъзалары гомуми сайлауларда 5 елга билгеләнәләр. Ил башлыгы - президент. Башкарма хакимият Премьер-министр җитәкчелегендәге хакимият тарафыннан тормышка ашырыла.
Дин[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ил халкының (~425 мең кеше) 95 проценты Рим католик чиркәвенә карый. Илдә яшәүче Бөекбритания пенсионерлары — протестантлар. Шулай ук Иегова шаһитләре, мормоннар, баптистлар, евангелистлар, Яһүд динен тотучылар, буддистлар, бахаистлар җәмгыятьләре бар. 2014 елда рәсми саннарда 10 мең мөселман исәпләнә[9]. 2020 елга мөселманнар саны 55 мең. Бер мәчет (Паола мәчете), бер мәктәп-мәдрәсә, берничә намаз уку бүлмәләре бар. Катар илчесе Мальта хөкүмәтенә илнең төньягында икенче мәчет төзү инициативасы белән чыккан.
Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- ↑ http://data.worldbank.org/indicator/SL.UEM.TOTL.ZS.
- ↑ http://data.uis.unesco.org/index.aspx?queryid=239; ЮНЕСКО-ның статистика институты.
- ↑ https://hdr.undp.org/data-center/human-development-index#/indicies/HDI; Отчёт о развитии человечества; чыгару датасы: 2022.
- ↑ http://data.uis.unesco.org/Index.aspx?DataSetCode=DEMO_DS; ЮНЕСКО-ның статистика институты.
- ↑ https://data.worldbank.org/indicator/SI.POV.GINI.
- ↑ 6,0 6,1 6,2 6,3 "International Numbering Resources Database"; ас башлык: ITU-T E.129 National-only numbers linked with emergency services and other services of social value; тикшерү датасы: 10 июль 2016; мөхәррир: Халыкара телекоммуникацияләр береге.
- ↑ 7,0 7,1 "World Plugs"; тикшерү датасы: 10 июнь 2016; мөхәррир: Халыкара иликтер тихникасы кәмисиясе.
- ↑ http://chartsbin.com/view/edr.
- ↑ Il-komunità Musulmana b'xewqa għal żewġ Moskej ġodda u skola akbar (Мөселман җәмгыяте ике мәчет һәм яңа мәктәп булдырырга тели). tvm.com.mt, 29.12.2014(млт.)