Мальтада ислам
Мальтада ислам | |
Дәүләт | Мальта |
---|---|
Мальтада ислам Викиҗыентыкта |
Мальтада ислам (ингл. Islam in Malta) — Мальта территориясендә ислам дине. Әлеге дин Мальтада XX гасырның икенче яртысында гына яңадан ныклап урнашса да, узган гасырларда утрауда кулланылган дин буларак, Ислам бөтен илгә, бигрәк тә аның теленә һәм авыл хуҗалыгына тирән йогынты ясаган. Бүгенге көндә Мальтада төп мөселман оешмалары булып ливиялеләрнең Бөтендөнья ислам чакыруы җәмгыяте (ингл. Libyan World Islamic Call Society) һәм азрак санда Әхмәдия җәмгыяте исәпләнә.
Тарих
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]870 елдан 1091 елга кадәр Мальта утравында бары тик мөселманнар һәм гарәп теле өстенлек иткән. Норманнар утрауны яулап алганнан соң да мөселманнар XIII гасырга кадәр үз динендә кала, чөнки норманнар җирле халыкны үз диненә өндәмәгән. Мальта 1127 елда христианнар идарәсенә әйләнеп кайта. Башта утрауда гарәп администрациясе сакланып кала һәм мөселманнарга үз диннәрен XIII гасырга кадәр ирекле тотарга рөхсәт ителә[1]. Әлеге уңай мохит нәтиҗәсендә, христианнар яулап алганнан соң, ким дигәндә, 150 ел дәвамында мөселманнар Мальтада демографик һәм икътисади яктан өстенлек итүләрен дәвам иткән. Норманнарның утрауны яулап алуы нәтиҗәсендә Мальтада Рим католик дине ныклап урнаша.
1241 елда Мальта һәм Гозо утрауларында 836 мөселман гаиләсе, 250 христиан гаиләсе һәм 33 яһүд гаиләсе яшәгән.
Мальтада ислам дине утрау Испания хакимиятенә күчкәч тыелган. XV гасыр ахырына барлык Мальта мөселманнары христианлыкка күчәргә мәҗбүр була. Әмма гарәп теле аларның туган теле булып кала, исем-фамилияләре шулай ук гарәпчә, Мальтада күпчелек топонимнар да гарәп теленнән алынган. Шулай булса да, кайбер Мальта галимнәре мальталыларның аурупалы һәм христиан булуын һәм гарәпләр белән бернинди дә уртаклыгы булмавын расларга тырыша[1].
XVIII гасыр урталарында Мальтада 9 000гә якын мөселман кол була. Аларга намаз укырга рөхсәт бирелгән. Әлеге коллар өчен 1702 елда мәчет төзелгән булган.
Мөселманнар утрауда сугаруның яңа ысулларын куллана башлаган, алар шулай ук татлы камыр ризыклары, тәмләткечләр һәм яңа культуралар, шул исәптән цитрус, инжир, миндаль, шулай ук берничә йөз ел дәвамында Мальта икътисады терәге булган мамык үстерүне керткәннәр.
Яңа заман
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Хәзерге вакытта Мальтада зур булмаган, әмма уңышлы эшшләүче мөселман җәмгыяте бар. Ул илнең якынча 400 000 халкыннан берничә мең кешене үз эченә ала. Болар — Африка һәм Якын Көнчыгыш, шулай ук Азия һәм Европа илләреннән килгән качак-мөселманнар[2].
Мальтада мөселман җәмәгатьчелеге чагыштырмача зур түгел. Ил халкының (~397 296 кеше) 95 проценты Рим католик чиркәвенә карый. Мөселманнар 2003 елда 3 000 кеше, шуларның 2 250 — чит ил кешеләре, 600 — натуральләшкән Мальта ватандашлары һәм 150 — үз халкы (күпчелеге — мөселманннарга кияүгә чыгып, динен алыштырган хатын-кызлар). 1974 елда йөздән дә кимрәк, 2003 елда 3 мең, 2010 елга 6 000, 2014 елда 10 мең мөселман исәпләнә[3] — аларның күбесе сөнниләр һәм чит ил кешеләре була. Әлеге саннар дөреслеккә туры килмәскә мөмкин, Daily Telegraph мәгълүматы буенча, Мальтада 18 мең качак кына бар — алар күпчелек мөселман ир-атлар[4]. Мөәммәр әл-Каддафи үтерелгәч (2011), 55 мең Ливия ватандашына Мальта виза биргән. Премьер-министр Джозеф Мускат кабинетында Коръән тотып ант иткән дәүләт хезмәткәре дә бар[5].
Ислам мәдәни үзәге
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Мальтада Ислам мәдәни үзәгенә Триполида (Ливия) урнашкан Бөтендөнья ислам чакыруы җәмгыяте тарафыннан нигез салына. Үзәктә мәчет, административ бүлмәләр, башлангыч мәктәп һәм имам йорты урнашкан. 1978 елның 2 июлендә Ливия дәүләте башлыгы һәм революция лидеры полковник Мөәммәр әл-Каддафи әлеге үзәккә нигез салуда катнаша. Ислам мәдәни үзәге Мальта мөселман җәмгыятенә дини йолалар кылу, дини бәйрәмнәр уздыру, шулай ук гарәп телен һәм Ислам мәдәниятен пропагандалау юлы белән ярдәм итүгә йөз тота. Үзәк шулай ук киң Мальта җәмәгатьчелеген Ислам белән таныштыруга, диалогка, барлык кешеләр файдасына хезмәттәшлекне активлаштыруга юнәлтелгән. Үзәк ярлылар, качаклар һәм тоткыннарга ярдәм кулын суза. Ислам үзәге — илдә мөселманнар өчен иң мөһим очрашу урыны[6].
Мәрьям әл-Батул мәчете
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Төп мәкалә: Паола мәчете (Мальта)
Мәрьям әл-Батул мәчете (Паола мәчете) илдә рәсми танылган һәм проект буенча төзелгән мәчет булып тора. Аның каршында мөселман башлангыч мәктәбе (мәдрәсә) эшли[7]. Мәчет 1978 елда дөньяда ислам динен тарату белән шөгыльләнүче Ливия хөкүмәт оешмасы — «Дөнья ислам бергәлеге» (ингл. World Islamic Call Society) тарафыннан төзелә. 1975 елның 21 апрелендә Ливия Мальта хөкүмәтеннән мәчет өчен 6 700 квадрат метр мәйданлы җир кишәрлеге сатып ала. Мәчетнең проектын төзүче — Ливия архитекторы Мөхәммәд Габид әл-Шөкри (Mohammed Abid Elshukri). Мальта инженеры Альфред Бальзан (Alfred Balzan) җитәкчелегендә Gebco International Ltd. ширкәте 1978 елда төзелешне башлаган. Беренче таш 1978 елның 2 июлендә халык алдында тантаналы чара барышында Мөәммәр әл-Каддафи тарафыннан салына. 1982 елда җомга намазлары укыла башлый.
Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Мәрьям әл-Батул мәчете сайты(ингл.)(гар.)
- il-Moskea(млт.)
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ 1,0 1,1 Arab Heritage in Malta (Мальтада гарәп мирасы)(ингл.)
- ↑ Promoting Arab supremacy in Malta? jihadwatch.org, 12.11.2005(ингл.)
- ↑ Il-komunità Musulmana b'xewqa għal żewġ Moskej ġodda u skola akbar (Мөселман җәмгыяте ике мәчет һәм яңа мәктәп булдырырга тели). tvm.com.mt, 29.12.2014(млт.)
- ↑ Alison Gerard. The Securitization of Migration and Refugee Women. New York, 2014(ингл.)
- ↑ International Religious Freedom Report 2003 (Дин иреге турында халыкара доклад. 2003)(ингл.)
- ↑ Мәрьям әл-Батул мәчете сайты(ингл.)(гар.)
- ↑ Islamic Centre of Paola. salatomatic.com(ингл.)
Дәүләтләр | Австрия • Азәрбайҗан • Албания • Алмания • Андорра • Әрмәнстан • Беларусия • Бельгия • Болгария • Босния һәм Герцеговина • Бөекбритания (Англия, Төньяк Ирландия, Уэльс, Шотландия) • Греция • Гөрҗистан • Дания • Ирландия • Исландия • Испания • Италия • Казакъстан • Каратау • Кипр • Латвия • Литва • Лихтенштейн • Люксембург • Маҗарстан • Мальта • Молдова • Монако • Нидерланд • Норвегия • Польша • Португалия • Румыния • Россия Федерациясе • Сан-Марино • Сербия • Словакия • Словения • Төньяк Македония • Төркия • Украина • Финляндия • Франция • Хорватия • Чехия • Швейцария • Швеция • Эстония |
---|---|
Буйсынган территорияләр | Аланд утраулары • Гернси • Гибралтар • Джерси • Мэн утравы • Фарер утраулары • Шпицберген • Ян-Майен |
Танылмаган һәм өлешчә танылган илләр | Абхазия • ДМҖ • ДХҖ • Косово • ЛХҖ • Көньяк Осетия • Таулы Карабаг • ТКТҖ |