Мамадали Мәхмүдов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Мамадали Мәхмүдов latin yazuında])
Мамадали Мәхмүдов
Туу датасы: 12 декабрь 1940(1940-12-12)[1]
Туу урыны: Фаришский район[d], Җиззәх өлкәсе
Үлем датасы: 16 октябрь 2020(2020-10-16)[2] (79 яшь)

Мамадали Мәхмүдов (үзб. Mamadali Mahmudov, псевдонимы – Эврил Турон, 1940 елның 12 декабре, СССР, Үзбәкстан ССР, Сәмәрканд өлкәсе, Фариш районы, Учма ― 2020 елның 16 октябре, Үзбәкстан, Ташкент [3]) ― танылган үзбәк язучысы.

Ул 1940 елның 12 декабрендә Самарканд өлкәсенең Фариш районында туган.

Ташкент дәүләт университетының филология факультетын журналистика белгечлеге белән тәмамлаган. Ул "Саодат" журналында эшли. Эврил Турон псевдонимы белән язган.

Аның беренче "Тау җыры" (Горная песня) 1974 елда, 1975 елда "Богдон бүре" (Богдонский волк) романы дөнья күрә. Мамадали Мәхмүдов Үзбәкстан Мәдәният Фонды һәм 1989 - 1993 елларда булган Төркестан хәрәкәтен җитәкләде.

Мамадали Мәхмүдов 17 ел төрмәләрдә конституцион тәртипне бозарга тырышуда гаепләнеп утырып чыга. Ул 2013 елның 19 апрелендә азат ителә. Төрмәдә утырганда, Мәхмүдов Хелман-Хаммет премиясенә лаек була. Әлеге премия политик эзәрлекләүләр корбаны булган язучыларга бирелә. Сталин репрессияләре корбаннары истәлегенә төзелгән Чулпан премиясе 2008-нче елда Франциядә басылган "Үлемсез кыялар" (Бессмертные скалы) романы өчен бирелә. 2018 елның ноябрендә ул Үзбәкстан Язучылар берлеге әгъзасы итеп торгызылды.

Мамадали Мәхмүдов 2020 елның 16 октябрендә вафат була.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]