Мамады

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Мамады latin yazuında])
Мамады
Халык саны 339 (2010) Edit this on Wikidata
География
АТБ Борай районы
Ил Россия
Координатлар 55°46'44"тн, 55°36'4"кнч
Почта индексы 452968 Edit this on Wikidata
Карта

МамадыБашкортстанның Борай районында урнашкан удмурт авылы. 2010 ел җанисәбен алу буенча биредә 339 кешенең яшәве мәгълүм.

Мамады — Борай районында уртача зурлыктагы авыл. Монда мәктәп, фельдшер-акушерлык пункты, китапханә эшли. Авылда 99 йорт бар, йөзенчесе төзелеп килә. Авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Айрат Мохаяров әйтүенчә, Мамадының киләчәге өметле — 330 кеше яшәүче бу авылда яшьләр күп. Аларның зур күпчелеге шушында төпләнеп, гаилә корып, йорт төзеп, авылын ямьләп яшәүгә өстенлек бирә. Авыл халкы, нигездә, урындагы “Дэмен” кооперативында иген үстерү, ит, сөт һәм башка төр продукция җитештерү белән мәшгуль. Шәхси хуҗалыкларда күпләп мал, кош-корт асрыйлар. Соңгы елларда умартачылык белән шөгыльләнүчеләр дә арта бара. Хәзерге заманда авылда, бигрәк тә яшьләргә эш җитмәү яңалык түгел. Монда да вахта ысулы белән Себердә, башка төбәкләрдә эшләүчеләр байтак.[1]

Демография[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Халык саны
2010[2]
339

Авыл белән бәйле шәхесләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]