Мамадыш районы флагы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Мамадыш районы флагы latin yazuında])
Мамадыш районы флагы
Нигезләнү датасы 2006
Сурәт
Дәүләт  Россия
Юрисдикциягә карый Мамадыш районы

Мамадыш районы флагыТатарстан Республикасы «Мамадыш муниципаль районы» муниципаль берәмлегенең рәсми символы булган танып-белү-хокукый билгесе. Флаг 2006 елның 2 ноябрендә Мамадыш халык депутатлары берләштерелгән Советының 11-8 нче карары белән расланган.[1] Флаг 2735 нчы номер белән Россия Федерациясе Дәүләт геральдика регистрына кертелгән.

Тасвирлама[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

«Киңлеге озынлыгына 2:3 нисбәттәге өч — яшел (габарит киңлеге — тукыманың 7/9 өлеше), дулкынлы ак — киңлекнең 1/10 өлеше һәм күк горизонталь буйлардан торучы туры почмаклы тукыма; яшел буй уртасында район гербы фигуралары сурәтләнгән: кызыл тасма белән бәйләнгән сары көлтә һәм ян-якта очлары көлтәгә каратылган ике ак урак».

[2]

Символиканы нигезләү[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Мамадыш районы флагы, 1781 елның 18 (29) октябрендә расланган Мамадыш өяз шәһәренең тарихи гербы нигезендә эшләнгән гербны исәпкә алып, барлыкка килгән. Тарихи гербның чын тасвирламасы: «Въ верхней части щита гербъ Казанскій, въ нижней — два серебряные серпа и въ срединѣ оных золотой снопъ пшеницы въ зеленомъ полѣ, въ знакъ изобилія сей страны всякого рода житомъ». «Калканның өске өлешендә — Казан гербы, аста — ике көмеш урак, алар уртасында яшел җирлектә бодай көлтәсе — бу илнең ашлык муллыгы»

Кырның яшел төсе табигатьне, өмет, яз һәм сәламәтлек символлаштыра.

Алтын (сары) көлтә — көчләрнең һәм рухи омтылышларның, уңдырышлылык һәм байлыкның традицион символы. Кызыл тасма белән бәйләнгән көлтә шулай ук район составына керүче шәһәр һәм авыл җирлекләренең аерылгысыз бәйләнешенә аллегорик рәвештә күрсәтә.

Алтын (сары төс) — байлык, ныклык, киң күңеллелек, тотрыклылык символы.

Кызыл төс — көч, батырлык, Хезмәт, матурлык һәм бәйрәм символы.

Көмеш (ак) ураклар Мамадыш районының авыл хуҗалыгы юнәлешен һәм аның халкының хезмәт сөючәнлеген символлаштыра.

Район тормышында су ресурслары зур роль уйный, бу зәңгәр һәм көмеш (ак) буй белән чагылдырылган. Зәңгәр билбау Кама елгасын һәм башка кече елгаларны символлаштыра. Зәңгәр төс — намус, намуслылык, рухият символы. Көмеш буй Нократ елгасына аллегорик рәвештә күрсәтә: Нократ — татар телендә «көмеш елга» дигәнне аңлата.

Көмеш (ак төс) — чисталык, камиллек, тынычлык һәм үзара аңлашу символы.

Флагны эшләүче авторлар коллективы: Р.Хәйретдинов, Р.Салихов һәм И.Миңнуллин (Казан), К.Мочёнов (Химки), О.Афанасьева (Мәскәү), К.Переходенко (Конаково), П.Смирнов һәм Р.Миңнеханов (Мамадыш).

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Мамадыш районы гербы

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Решение Совета Мамадышского муниципального района от 02.11.2006 № 11-8
  2. Онлайн - энциклопедия Tatarica

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]