Мамык хан

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү

Бу мәкаләнең латин әлифбасындагы игезәге бар.
Мамык хан (?-1498/1499), Себер ханзадәсе, Казан ханы (1495-1496). Себер ханы Ибакның энесе. Абыйсы үтерелгәннән соң (1495), Төмәннән куыла. Үзенә тугърылыклы Төмән олысы сугышчылары һәм Нугай гаскәре белән Казанга килә, башында карачыбәк Колмөхәммәд торган аксөякдәр төркеме ярдәмендә ханлык тәхетен яулап ала (1495). Җирле бәк-түрәләрнең иреген кысрыклавы аркасында ул Казан тәхетеннән төшерелә. 1498 елда бертуганы Агалак белән берләшеп яңадан Казанга яу белән килә, ләкин җиңелә. Эчке чуалышларда һәлак була.

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]