Мандарин (җимеш)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Мандарин (җимеш) latin yazuında])
(Мандарин битеннән юнәлтелде)
Мандарин
Төс кызгылт сары
Чыганагы C. reticulata[d]
 Мандарин Викиҗыентыкта

Мандарин — мандарин агачы җимеше[1][2][3][4](яки куак җимеше)[5][6].

Тышкы күренеше һәм төзелеше[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Мандарин җимешләре зур түгел (4-8 см), 140-150 г авырлыкка кадәр. Төсе сары яки кызгылт сары. Формасы шар рәвешле яки җиңелчә җәенке[7][8][9].

Тышчасы юка, җиңел әрчелә[7][10]. Мандарин кабыгының җиңел әрчелүе башка цитрусларда өстенлеге булып тора, чөнки башка цитруслар авыр әрчелә[10].

Башка цитруслар кебек җимешенең йомшагы пленка белән капланган кисәкләрдән тора, алар үз чиратында күп санлы озынча күзәнәкләрдән тора[11].

Җимешләр орлыксыз яки күп булмаган орлыклар белән[9].

Азык әһәмияте[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Җимеше татлы. Ризык буларак җимеше һәм суты кулланыла[12]. Моннан тыш, мандаринны каклыйлар һәм киптерәләр[13].

Мандарин җимешендә шикәр (10,5 кадәр %) күп, C, B1, B2 витаминнары, A провитамины, ирекле органик кислоталар, фитонцидлар, сальвестрол, шулай ук пектин матдәләр, минераль тозлар  бар.

Җимеш озак сакланганда да С витаминын озак саклый. Мандарин ноябрь—декабрь айларында өлгерә, шуңа күрә кыш көне төньяк ярымшарда яшәүчеләр өчен витамин чыганагы булуы мөмкин..

Мандаринның химик составы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Җимеш йомшагында шикәр, органик кислоталар (лимон кислотасы һәм башка — 0,6–1,1 %), витаминнар (тиамин, рибофлавин, аскорбин кислотасы, рутин) һәм фитонцидлар бар. Тышчасында 1-2 % эфир (мандарин мае) майлары, сары һәм кызгылт пигментлар, алар арасында каротин да бар.

Эфир майлары составына α-лимонен, нитраль, каприл һәм башка альдегидлар, спиртлар, антранил кислотасының метил эфиры бар, ул мандарин маена, җимешенә, яфракларына һәм яшь үсентеләренә үзенчәлекле ис һәм тәм бирә.

Мандарин кыйммәтле диетик азык, аппетитны күтәрә, матдәләр алмашыну процессын яхшырта һәм кышкы вакытта организмны витаминнар белән тәэмин итә. Мандарин һәм мандарин согы организмны ныгыта, аш сеңдерүгә булышлык итә, ә фитонцид үзенчәлекләре аркасында микробка каршы торучанлык сәләтенә ия. Согының фитонцид активлыгы аның кайбер тире авыруларын тудыручы патоген гөмбәләргә тәэсир итүендә күренә.

Хуҗалыктагы әһәмияте һәм кулланылышы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Мандарин җимешен чи килеш һәм сут һәм компотлар әзерләү өчен кулланалар.Тәмләткечләр сыйфатында аны ашамлыклар әзерләгәндә, печенье, соус, балык, кош һәм дөге ашамлыкларына җимеш салатларына кушалар.

Мандарин тышчасын төрле дару препаратлары, төнәтмәләр, сироплар, экстрактлар, шулай ук азык сәнәгатендә померанц кабыгын алмаштыручы буларак кулланалар. Мандарин согын микроспория һәм трихофития белән зарарланган тирегә күп тапкырлар сөрткәндә бу чирдән котылырга мөмкин. Мандарин тышчасының спирт төнәтмәсе аппетитны күтәрә, бронхларда һәм тын юлларындагы ялкынсынуны йомшарта, какырыкны бүлеп чыгаруга булышлык итә. Көнчыгыш медицинасында тышчасының төнәтмәсен бронхит, коско килгәндә, ютәлгә каршы һәм аш сеңдерүне күтәрү чарасы буларак кулланалар.

Мандаринның тәбәнәк буйлы сортлары, мәсәлән, унши, шулай ук декоратив бүлмә үсемлеге буларак үстерелә.

Сулдан уңга: Өй шартларында үстерелгән мандарин.
Чәчәк. Өлгермәгән җимеше. Җыелган мандариннар. Йомшагы

Культивация[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Уңышы югары була, уңайлы мизгелдә һәр агачтан 5-6 меңгә кадәр җимеше була.

Мандарин Кытайда, тропик Азияда, Һиндстанда, Японияда, Урта диңгез буенда һәм АКШ-та Флоридада иң күп үстерелгән культураларның берсе. Салкынга чыдамлы япон төре унши Кара диңгез буенда Кавказда һәм Краснодар краенда үстерелә[10].

Җитештерү күләме[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Танжерин, мандарин, клементина.

Җитештерүче илләр 2011 һәм 2014 елларда (мең тонна)[14]
Кытай байрагы Кытай Халык Җөмһүрияте 18500 (2014 ел)
Испания байрагы Испания 2117 (2011 ел)
Бразилия байрагы Бразилия 1005 (2011 ел)
Төркия байрагы Төркия 960 (2014 ел)
Марокко байрагы Марокко 925 (2014 ел)
Япония байрагы Япония 890 (2014 ел)
Италия байрагы Италия 853 (2011 ел)
Мисыр байрагы Мисыр 848 (2011 ел)
Иран байрагы Иран 800 (2011 ел)
АКШ байрагы АКШ 711 (2014 ел)
Көньяк Корея байрагы Көньяк Корея 688 (2014 ел)
Пакистан байрагы Пакистан Ислам Җөмһүрияте 515 (2011 ел)
Аргентина байрагы Аргентина 450 (2014 ел)
Мексика байрагы Мексика 401 (2011 ел)
Таиланд байрагы Таиланд 300 (2014 ел)
Перу байрагы Перу 236 (2011 ел)
Әлҗәзаир байрагы Әлҗәзаир 218 (2011 ел)
Кытай байрагы Кытай Җөмһүрияте 197 (2011 ел)
Непал байрагы Непал 179 (2011 ел)
Мальдив Республикасы Мальдивлар 152 (2011 ел)
Башкалар 1582 (2011 ел)
Дөньядә барлыгы 26030 (2011 ел)

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Alef—Chamah, 1987.
  2. А. И. Чаховский; Беларуская энцыклапедыя (Фирм) Культура питания: энциклопедический справочник—"Беларуская энцыклапедыя" имя Петруся Броŭки, 1993.
  3. Наука и жизнь—Изд. "Правда", 1969.
  4. Борис Петрович Токин Целебные яды растений: повесть о фитонцидах—Изд-во Ленинградского унив., 1980.
  5. Гл. редактор Горкин А.П. Биология: Современная иллюстрированная энциклопедия—Росмэн, 2007. — Б.263—. — ISBN 978-5-353-02413-2.
  6. Популярный энциклопедический иллюстрированный словарь. Европедия—Олма медиа групп, 2003. — Б.488—. — ISBN 978-5-224-03916-6.
  7. 7,0 7,1 Иван Александрович Бенедиктов. Сельскохозяйственная энциклопедияКалып:Ref-und. — Гос. изд-во сельхоз. лит-ры, 1953.
  8. Венедикт Андреевич Колесников. ПлодоводствоКалып:Ref-und. — Государственное издательство сельскохозяйственной литературы, 1959.
  9. 9,0 9,1 Геннадий Непокойчицкий. Лечение растениями. Энциклопедический справочник(рус.). — АНС, АСТ, Астрель, Харвест, 2017. — С. 588—. — ISBN 978-5-457-27618-5.
  10. 10,0 10,1 10,2 Мороз В. . — ISBN 978-5-86775-471-6.
  11. Справочник товароведа продовольственных товаров(рус.). — Ėкономика, 1987.
  12. . — ISBN 978-5-457-41939-1.
  13. . — ISBN 978-5-457-44211-5.
  14. Производство мандарин в странах в 2014 году.

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]